Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Татарстанда ашлык җитештерүчеләргә субсидияне 2,5 тапкырга киметкән


Архив фотосы
Архив фотосы

Шул ук вакытта чыгымнар 1,5 млрд сумга арткан, ә ашлык бәяләре һаман түбән бәядән сатыла.

Татарстанда язгы кыр эшләре башланды. Бүгенгә республика районнарында мәйданның 38 проценты чәчелгән. Быел чыгымнар 1,5 миллиард сумга арткан, шул ук вакытта федераль үзәктән бүленүче субсидияләр 2,5 тапкырга кимегән. Бу хакта бүген Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

"Быел федераль бюджеттан сатылган ашлыкка 388,5 млн сум бүленгән. Узган ел бу максаттан 982 млн сум бирелгән иде", диде ул.

Шул ук вакытта язгы кыр эшләренең чыгымнары 1,5 млрд сумга арткан.

"Язгы-кыр эшләренә 38,8 млрд сум сарыф ителәчәк. Монда симәнә дә, ашлама да, ягулык материаллары да, (техникага) детальләр дә кергән. Былтыр 37,3 млрд сум тотылды", дип белдерде министр.

Марат Җәббаров ашлыкка бәяләр түбән булып кала ди. Аның сүзләренчә, бодайның 3нче классы — 12 сум, 4нче класс — 10 сум, 5нче класс 8-9 сум тора. Арыш бары үз кыйммәтендә — 6-7 сумнан йөри.

"Бәяләрдә үзгәреш юк дип әйтергә була. Киләчәктә нинди бәяләр булыр — ел саен без аны әйтә алмадык һәм хәзер дә әйтә алмыйбыз. Өметләнеп торабыз. Бүген дә сату юлларын, экспорт мәсьәләләрен карыйбыз. Ашлыкны эшкәртү турында әйтер идем, ләкин әйтерлек сүзе юк. Терлекчелекне арттырыгыз дип аны җиңел генә арттыра торган әйбер түгел. Итнең дә, сөтнең дә бәясе яхшы. Кемнең мөмкинлеге бар, төзелештә, терлек алуда бүген хөкүмәт ярдәме бар. Ашлыктан башка культурага күчәргә теләүчеләргә структураны үзгәртүгә без каршы түгел. Эшләми хәлебез юк", диде ул.

Хәзерге вакытта Татарстан келәтләрендә 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча ята.

Марат Җәббаров кадрлар кытлыгына да тукталды. Ул эшчеләргә Украина сугышына алынудан бронь булмавын әйтте.

Соңгы көннәрдә республикада торган суыклар чәчелгән җирләргә зыян китермәскә тиеш дип саный ул, чөкни салкын көннәр озак тормады.

Быел язын ягулык бәясе тагын арта башлады. Моңа нефть эшкәртү заводларына һөҗүмнәр, санкцияләр йогынты ясый. Ә ашлык бәясе артмый. Игенчеләрнең былтыргы ашлыклары да сатылып бетмәгән. Авыл эшчәннәре язгы чәчүгә зур проблемнар белән төште. Нефть заводларына дрон һөҗүмнәре ягулык дефицитына китерде. Фермерлар төшенкелектә, дип сөйләгән иде Татарстанда фермерлык хәрәкәте башында торган Илшат Гомәров.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG