Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада сайлау алдыннан Русия яклы көчләр берләшә: Мәскәү тыкшыну өчен Гагауз төбәген кулланмакчы


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Молдовада октябрьгә президент сайлау һәм илнең Европа берлегенә керүе турында референдум билгеләнгән. Күптән түгел Watchdog.md уздырган фикер белешү нәтиҗәләренә күрә, сораштыруда катнашканнарның 56,5%, ягъни яртысыннан күбрәге Европа берлегенә кушылуны хуплый, 25,2% каршы, 9,5% әле хәл итмәгән.

Президент сайлау һәм референдумга әзерлек кысаларында Русия яклы көчләр актив берләшә башлады. Күптән түгел илдән качкан олигарх Илан Шор "Победа" ("Җиңү") блогын булдырды, анда берничә Русия тарафлы партия керде. Ни гаҗәп, әлеге хәл Кишиневта түгел, ә Мәскәүдә булды. Ә 24 апрельдә Молдованың коррупциягә каршы прокуратурасы килешүне имзалаганнарның берсе - Гагауз автономиясе башканы Евгения Гуцулга каршы җинаять эше ачты. "Шор" фиркасенең 37 яшьлек лидеры Илан Шорны илнең өч банкыннан миллиард доллар урлау эше нигезендә 15 елга хөкем иттеләр. Шор Израильгә качып китә алды, әмма еш кына Мәскәүдә була.

Русиядә ул Молдовада тыелган "Шор" фиркасен үстерә. "Победа" блогын булдыруда качкан олигархка "Возрождение" ("Яңарыш"), "Шанс", "Альтернативная сила спасения Молдовы" ("Молдованы коткаруның альтернатив көче") фиркасе вәкилләре һәм Молдова гагауз автономиясе башканы Евгения Гуцул катнаша.

Гагаузия – Молдованың көньягындагы автоном төбәк, биредә 130 мең кеше яши. Алар күбесе православ христианнары булган төркиләр.

2023 елда Гагаузиядә узган башкан (автономия башлыгы) сайлауда Русияне хуплаучы намзәт – "Шор" фиркасеннән Евгения Гуцул җиңде. Март аенда ул Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин, Федерация Шурасы рәисе Валентина Матвиенко, президент хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Кириенко һәм башка түрәләр белән очрашты.

Евгения Гуцул очрашу нәтиҗәсендә "Путин безнең хокукларыбыз һәм вәкаләтләребез өчен автономия көрәшендә тулы ярдәм күрсәтәчәген белдерде" диде, һәм шулай ук Мәскәүдән Гагаузия халкына Русия хисапларын ачарга һәм Русиянең "Мир" түләү системын кулланырга рөхсәт сорады. Гуцулның идеясе – Молдова ватандашлары – Гагаузия укытучылары, табиблары, пенсионерларның Русия иганәчеләреннән Русия банк карталарына акча алуы. Молдова баш прокуратурасы бу вазгыятьне күзәтәчәген һәм берәр нәрсә килеп чыкса, керемнәрне томалаячагын хәбәр итте. Гуцул моны "үч алу янавы" дип әйтте.

"Кремль Молдова республикасындагы барлык каракларга өметләнә. Аларның ничек берләшкәннәрен күрәбез. Караклар үз ил халкын талау өчен хакимияткә кире кайтырга тели. Русия хакимияте караклар булуын һәм аларның Кремль мәнфәгатьләрен алга сөрүен тели", диде Молдова президенты Майя Санду.

Тиздән Евгения Гуцулны Молдовада хөкем итәчәкләр. Җинаять эше инде мәхкәмәгә тапшырылган, анда ике эпизод бар. Беренчесе Гацулның "Шор" партиясендә секретарь булып эшләгән чорына кагыла. Прокуратура фикеренчә, ул партияне финанслау өчен системлы рәвештә Русиядән акча кертүгә булышкан. Икенче гаепләүгә күрә, Гуцул Кишиневта протестта катнашучыларга акча түләү өчен җаваплы булган. Демонстрацияләрне шул ук "Шор" партиясе оештырган. Гуцул үзе бу гаепләүләрне кире кага.

Мәскәүдә "Победа" блогын булдыруга килгәндә, Молдовага кайткач, тәртип саклау органнары хезмәткәрләре бу чарада катнашучыларның багажларында һәм акча янчыкларында төрле валютада 20 миллионга якын лей тапкан. Долларда бу якынча 1,12 миллион. Прокуратура әйтүенчә, бу акчалар, мөгаен, Илан Шор белән бәйле партияләрне канунсыз финанслау өчен күзалланган. АКШның сугышны өйрәнү институты үз хисапларында оппозициянең "Победа" блогына берләшүе Кремльнең президент сайлау алдыннан Молдованы тотрыксызландыру тырышлыгының бер өлеше дип яза.

"Күрәсең, Молдова юстициясенең дәүләт иминлегенә куркыныч янау, сәяси партияләрне канунсыз финанслау дигән аңлавы юк. Прокуратура озак булса да бик яхшы эшләде. Хәзер мәхкәмә системы реформасы бара. Ул андый эшләрне карарга һәм тиз карарга әзерме, әлегә әйтүе авыр ди", Nokta порталын булдыручы Гагаузия журналисты Михаил Сиркели.

Аның сүзләренчә, берничә ай элек бик аз кеше белгән Гуцул үзе бөтенләй мөстәкыйль шәхес түгел. Аның артында Илан Шор тора һәм ул, әлбәттә, тәҗрибәле адвокатлар такымын җәлеп итәчәк. Алар эшне сузу һәм Гуцулны Гагаузия хокукларын яклау корбаны итеп күрсәтү өчен барысын да эшләячәк. Төбәктә ул җирле халыкның бары Русия һәм Путинга югары ышанычы булганга гына яклауга ия.

"Гагаузия Русиянең Молдовадагы хәлне тотрыксызландыру өчен төп һәм бердәнбер коралы булып калды. Шуңа күрә Путин Гуцул белән очрашты һәм моңа һәммәсе бераз гаҗәпләнде", ди Сиркели. Аның сүзләренчә, Шор җитәкчелегендәге Русия яклы көчләр әлегәчә президент сайлауларына намзәтләрен тәкъдим итмәделәр һәм сайлау кампаниясен алып бармыйлар. Евгения Гуцул намзәт була алмый. Аңа 37 яшь, Молдова канунына күрә президентлыкка 40 яшьтән узган ватандашлар гына бара ала.

Моны исәпкә алып, Сиркели фикеренчә, Русия яклы көчләр кирәкле тавышларны сатып алырга яки хәтта көч куллану юлына барырга мөмкиннәр. "Алар Гагаузиядә ниндидер тотрыксызлык тудырачаклар. Гагаузларны молдованнарга каршы котыртачаклар. Түнтәрелеш әзерләячәкләр. Теләсә нәрсә китереп чыгарулары ихтимал, мондагы кешеләр бик креатив. Аларның бернәрсә дә килеп чыкмас дип өметләнәм", ди ул.

Язманың оригиналы: "Настоящее Время"

  • 2023 язында Молдовага Мәскәү яклы намзәтне якларга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны кертмәделәр.
  • Гагаузлар 1800нче елларда мөселман Госманлы төрекләренең эзәрлекләүләреннән качып, хәзерге Молдовага килеп урнашкан. Ул чакта бу җирләр Русия империясенең бер өлеше булган. Гагаузларның гомум саны 250 мең чамасы дип исәпләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG