Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәми Гарипов – тел өчен йодрык белән дә көрәшергә әзер шагыйрь


Рәми Гарипов (1932-1977)
Рәми Гарипов (1932-1977)

Узган ел "Шагыйрь көндәлеге" дип исемләнгән нәфис фильм дөнья күрде. Ул Башкорстанның халык шагыйре Рәми Гарипов турында. Аны ошатучылар да шагыйрьнең совет пропагандасы вакытында тел өчен көрәше күрсәтелмәде дип тәнкыйтьләде. Кем ул Рәми Гарипов һәм аның көрәше бүген ни өчен әһәмиятле?

"Шагыйрь көндәлеге" — башкорт режиссеры Булат Йосыпов трилогиясенең өченче фильмы. Моңа кадәр "Беренче республика", аннары "Бабич" кинофильмы чыкты. Өченчесе — "Шагыйрь көндәлеге" — Хрущев чорында иҗат иткән, башкорт теле, милли үзаңы өчен көрәшкән һәм милләтчелеге аркасында төрле эзерлекләүгә дучар булган талант иясе Рәми Гарипов турында. Фильм башкорт телендә, ул Башкортстан бюджеты акчасына төшерелгән. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та телгә алына.

Фильмда Рәми Гариповның Уфада "Башкортстан" нәшриятында эшләгән чоры, аның мөдире белән еш кына тарткалашуы һәм шәһәрдә яшәргә урын тапмыйча туган якларына кайткан чоры тасвирлана. Кинода аның каләмдәшләре дә бар. Аларның берсе шагыйрь Рафаэль Сафин, икенчесе Марат Кәримовның прототиплары дип аңлашыла.

Премьерада Рами Гариповның улы, Башкорстанда танылган рәссам Азамат Гарипов, кызы Гөлнара Гарипова да булды һәм алар кинофильмга уңай бәя бирде. Кинофильмны төшергән вакытта аларга да, Рами Гариповның иҗатын тирәнтен өйрәнгән галимнәргә дә мөрәҗәгать ителгән, берничә кеше консультант буларак эш иткән.

Кинофильм бер ай элек ул YouTube-ка да куелды, теләгән кеше аны карый алды. Һәм күпләрдә Рәми Гариповның чын тормышы фильм белән никадәр тәңгәл килә дигән сорау туды.


Башлыча режиссер Булат Йосыповның эше мактап телгә алына, башкорт халкы өчен кадерле шагыйрь Рәми Гарипов тарихта калуы мөһим дип бәяләнә. Әмма шул ук вакытта режиссер Рами Гариповны милли җанлы көрәшче итеп тасвирламауда гаепләнә.

"Бөтен низаг, бөтен фаҗига Рәми Гариповка нәшрияттә эш өюләре, акча җитешмәүгә һәм яшәргә фатир булмауга терәлеп калган. Фильм ахырында партия тарафыннан фатир бирелгәч, шагыйрьнең тормышында барысы да ал да гөл булып чыга дигән фикер туа. Чынлыкта эзерлекләнгән, шигырьләре басылмыйча интектерелгән талант иясе ул. Милләтчелеге өчен аннан үч алырга тырышсалар да, башын имәгән шагыйрь була бит, дип фикер белдереде Рәми Гарипов исемендәге башкорт гимназиясен 1995 елда тәмамлаган Ишморат Хәйбуллин.

Башкорт активистф Руслан Габбасов Русиянең сәяси режимы егылгач, Рәми Гариповның чын тарихын, ул узган юлын күрсәткән кинофильм төшерелер әле дип язды.

Режиссерның әтисе Тимербулат Йосыпов вакытында Рәми Гарипов белән дус була. Булат Йосыпов тәнкыйтькә җавап итеп, мин ничек күрәм, Рәми Гариповны шулай тасвирладым, дип аңлатты.

Кем ул Рами Гарипов һәм ни өчен башкортлар өчен ул күңелгә якын шагыйрь? Нәрсә өчен һәм ничек эзерлекләнә ул? Аның исемен ничек оныттырырга тырышалар һәм ул ни рәвешле халыкка кайтарыла? Бу хакта безгә башкорт әдәбияты белгече аңлатты. Аның сүзләренчә, ул Рами Гарипов шигырьләрендә үскән һәм формалашкан шәхес. Берничә тапкыр аның белән очрашкан, шигырьләрен сөйләгәнен тыңлаган.

Әңгәмәдәшнең чын исемен ни өчен атамыйбыз?
Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле, Азатлык әңгәмәдәшнең исемен белсә дә, иминлек максатыннан аны атамый.

Рәми Гарипов "Башкорт теле" шигыре белән танылган шагыйрь. 1957 елда иҗат иткән шигыре аркасында ул камчылана һәм озак еллар буена ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр ителә. Мәскәүдән профессиональ әдәбият белгече булып кайтса да, аны түрәләр читкә этәрә, ул беркемгә дә кирәкми булып чыга. 1977 елда 45 яшендә вафат була. Бары тик 80нче еллар азагында гына аның исеме рәсми таныла башлый.

— Рәми Гарипов башкортларга нык кадерле шәхес. 1955 елда Мәскәүдән Уфага кайта, әдәбият институтында белем ала, бирелеп укый. Тик профессионал белгеч, талант иясе үз илендә кирәкми булып чыга, — дип сөйли галим. — Юньле эшкә урнаша алмый. Акчасызлык. 1957 елда "Башкорт теле" шигырен яза һәм ул вакытта бу бомба шартлауга тиң була.

"Шуңа да мин беләм тел кадерен:
Бер телдән дә телем ким түгел -
Көчле дә ул, бай да, ягымлы да,
Ким күрер уны тик ким күңел",


дигән сүзләр бар анда. Ул бер китабында бысылып та чыга, Рәми Гарипов ул шигырен төрле җирләрдә сөйләп, чыгыш ясап аны популяр итә. Бер ел эчендә бу шигырьне белмәгән, ишетмәгән кеше калмый. "Башкорт теле" шигыре кебек шигырьне Рәми Гариповка кадәр берсе дә язмый. Ул бу теманы беренче булып күтәрә. Телсез башкортның иле була алмый дип ярып әйтә. Бердәм урыс телле, совет милләтен төзеп ятканда башкорт шагыйре каршы чыксын әле!

Ул чакта "Совет Башкорстаны" газеты мөхәррире Гыйлемдар Рамазанов шушы шигырьне тар-мар иткән, Рәми Гариповны юкка чыгарган зур мәкалә чыгара. Кем күрә соң, имеш, башкорт телен ким итеп? Бу нинди сүзләр һәм таш атулар дигән сорау куя ул. Шигырь дөрес түгел, әйтелгән фикерләр зарарлы һәм совет идеологиясенә туры килми дип нокта куела. Бу мәкаләдән соң Рәми Гариповны бастырмауга, эшкә алмауга, эзерлекләүгә юл ачыла.

Ул фикерләреннән, шигыреннән баш тартмый, әмма ялгыз кала. Дуслары да курка, аннан читләшә. Рәсим Низамов — "Агыйдел" әдәби журналы мөхәррире, Рами Гариповның дусты. Эшкә дә алмый, аның шигырьләрен дә бастырмый. Рафаэль Сафин да шулай. Мин гаепләмим аларны. Үз сәбәпләре булгандыр. Кешелеклек өстен чыгасы иде дә бит, кызганычка, булмый, алар Гарипов белән дуслыкларын өзә.

Яза алмаслык дәрәҗәгә җиткерелә

Нишләсен Рәми Гарипов? Яшәү шартлары начар, яшәргә урын юк, торак та бирмиләр, бастырмыйлар, акча юк, ә аңа ике баласын ашатасы бар. Шул вакытта ул үзе иҗат кризисын кичерә. Яза алмаслык дәрәҗәгә җиткерелә. Ул туган Салават районына кайтып китәргә мәҗбүр була. Колхозда комсомол сәркатибе булып урнаша, ике елдан соң район газетында эшли башлый. Анда да аны колач җәеп каршы алмыйлар. Принципиаль кеше булганга күрә җитешсезлекләрне күрмичә, дәшмичә кала алмый. Туры сүзле туганына ярамаган, диләр бит! Шуңа монда да кабул итеп бетермиләр.

1957 елда тагын бер вакыйга була. Башкортларның урыс дүләтенә кушылуның 450 еллыгын каршы алганда кемгә халык шагыйре исемен бирергә дигән сорау туа. Намзәт инде бар. Әмма Рами Гарипов һәм аның дуслары бу кеше лаексыз дип чыгыш ясый, чөнки алар ул шәхеснең 1937 елда кешеләр өстеннән әләк язганын ачыклый, андый кешегә мондый дәрәҗәле исем бирелергә тиеш түгел дип аңлаталар. Исем бирелми кала. Рәми Гарипов һәм башкалар халык шагыйре исемен бирдермәгән кеше Сәйфи Кудаш була. Әмма шулай да аңа берничә елдан соң исем бирелә. Шуңа Рәми Гариповның бу чыгышлары да, чүмәлә өстенә чүмәлә дигәндәй, түрәләрнең ачуын чыгара. Ул гына түгел, мәсәлән, шагыйрь Булат Рәфыйков дигән иҗатчы да әдәбияттан читләштерелә.

Башкорт әдәбияты галиме сөйләвенчә, Рәми Гарипов Уфага берничә елдан кайтса да, Башкортстан Язучылар Берлеге әгъзасы булып сайланып, фатирга ия булса да авыр була аңа. Ул үзе дә көрәшә, төрле мәсьәләгә фикерен әйтми кала алмый.

— 1962 елда ул инде Уфада эшли. Республикада милли телләрдә чыккан газеталарны кыскартырга дигән әмер була. Татарстандагы милли зыялылар шунда ук күнә, ә Уфа килешми. Рәми Гарипов "Совет Башкортстаны"нда эшләп йөри. Димәк ул эшләгән газет редакциясе йә ябыла, йә хезмәткәрләре эшсез кала ала. Ул һәм тагын берничә язучы Мәскәүгә, Үзәк комитетка риза түгеллеген белдереп хат яза. Уфада өлкә комитеты каршында пикет та оештыралар. Рәми Гарипов та шунда, — дип дәвам итә галим. — Милләт язмышы мәсьәләсе турында ул "Табыну" поэмасында да яза. Анда ул 1937 еллардагы вакыйгаларны тасвирлый. Сукырларча табынырга ярамый дип әйтә.

Кисәтүгә колак салмый. Шул очрактан соң аны янә эшсез калдыралар

"Салават батыр" әсәрендә "башкорт патшаларга башны имәгәнне, башкаларга башкорт баш имәс"дигән юллар яза. Ул бу поэмасы белән БАССР радиосы аша чыгыш ясарга тиеш була. 1967 елда Салават Юлаевка һәйкәл куела, шул уңайдан радиотапшыру әзерләнә. Рәми Гарипов та чакырыла. Аңа "башкорт патшаларга башны имәгәнне, башкаларга башкорт баш имәс" дигән юлларны укымаска дип кисәтәләр. Әмма ул тыңламый, укый, чөнки әсәрнең төп фикере дә шунда бит. Бу тагын яшен яшьнәгән кебек була. Шушы очрактан соң аны янә эшсез калдыралар, ул ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр була. Өч бала атасы шундый хәлгә кала. Һәм бу даими дәвам итә.

Башкорт әдәбияты галиме фикеренчә, Рәми Гарипов үз чоры кешесе була, ул Совет Берлегенең дә, коммунистлар партиясенең дә җитешсезлекләрен күрмәгән, аны диссидент дип әйтеп булмый. Әмма милли сәясәттә ал да гөл булмавын чамалаган, шуңа да ул шушы шигырен ачынып язаган.

— Ул бит бары тик 45 ел яши. Тагын 10-15 ел гомере булса, никадәр астыртын милли сәясәт барганын күрер иде. Ул аны аңлап бетермәгән, әмма күп нәрсә дөрес түгеллеген чамалаган. Уфада бердәнбер мәктәптә генә башкорт теле укытылган. 1946-1950 елларда ул Уфаның 9нчы урта мәктәбендә белем ала. 1995 елда гына ул уку йортына Рәми Гарипов исеме бирелә, милли кадрларны әзерләүче көчле гимназиягә әверелә ул,— дип сөйли белгеч. — Ә башка мәктәпләрдә ник юк? Башкортча сөйләшү тыелган, кем сөйләшә, шуларны мыскыл итәләр. Көләләр, кисәтәләр. Урыс теле генә өстен иде бит. Башка тел үсмәгән. Авылда бармы башкорт теле Шул җиткән, дигән караш сеңдерелгән. Астыртын сәясәт алып барган Мәскәү.

Бүгенге көннәр белән Рәми Гарипов яшәгән чорны чагыштыру авыр. Шагыйрь бик авыр халәттә булган. Башкорт теле урысныкыннан ким түгел дип әйтү кыюлык таләп иткән, карьерадан ваз кичү дигән сүз. Бүген башкорт теле мескен хәлдә дия алмыйбыз, эшләнә ул, әмма Совет Берлеге вакытындагы кебек телгә формаль караш бар. Әле дә башкорт теле, башкорт үзаңына бәйле проектларның кирәклеген башны вата-вата исбатларга кирәк. Аны дәлилләп йөргәндә кешенең сәламәтлеге какшый, гомере уза. Гел төртеп күрсәтергә, соранып йөрергә кирәк.

Азатлык әңгәмәдәше Рәми Гариповның 1970нче елларда Стәрлетамак шәһәрендә башкорт теле өчен сугышырга туры килүе турында да искә алды. Башкорт телен йодрык белән яклавы факты бар, әмма низаг нәрсәгә бәйле, нәрсәдән чыккан — төгәл мәгълүмат юк.

Рәми Гарипов моны телне, башкортны мыскыллау дип кабул итә һәм ярсый

— Рәми Гариповны берничек тә сугыш чукмары дип әйтеп булмый. Әмма туры сүзле, горур, үз фикерен яклаучы кеше ул. Стәрлетамакта, чыннан да, якалашу очрагы, сугышу була. Әмма бу бердәнбер очрак була. Шагыйрь Вазыйх Салихов белән Рәми Гарипов арасында низаг чыга. Ниләр әйткән Вазыйх Салихов — белмим. Әмма Рәми Гарипов моны телне, башкортны мыскыллау дип кабул итә һәм ярсый. Каршылык йодрыкларга кадәр барып җитә. Бу хәл Башкортстанның өлкә комитетына кадәр җитә, мәсьәләне хәл итү идеология сәркатибе Таһир Ахунҗановка тапшырыла. Бу очракны халыкка чыгармаска тырышалар, йомалар. Телне кимсетсәләр, кем дә ярсыр иде, — ди Азатлык әңгәмәдәше. — Халык телендә һәм хәтерендә ул милли җанлы, кирәк икән милләте, теле өчен сугышырга да әзер булган шагыйрь булып кала.

Рәми Гарипов 1977 елның 20 феврәлендә Уфада вафат була. Шагыйрьгә нибары 45 яшь була. Аның вафат булуы халыкка әйтелми, әмма бу хәбәр бик тиз тарала. Хакимият Рәми Гариповны читкә этәрсә дә халык аны белә, яраткан була. Әдәбият белгече Рәми Гарипов иҗаты рәсми рәвештә 90нчы еллар башында гына таныла дип сөйли.

— Рәми Гарипов капылт китеп бара. Үлеме хакында әйтмик дип тә сөйләшә түрәләр, митинг булмасын дип куркалар. Әмма халыкны тыеп булмый. Хәбәр тиз тарала, аны зурлап озаталар, каберен дә озак еллар дәвамында тәртиптә тотарга туганнарына халык ярдәм итә, — ди галим. — Аны рәсми тану илдә барган үзгәрешләр белән бәйле. 80нче еллар азагында Рәми Гарипов турында матбугатта искә ала башлыйлар. Халык шагыйре исемен бирү мәсьәләсе күтәрелә. Башта 1988 елда аңа Салават Юлаев исемендәге премия тапшырыла. Аннары 1994 елда халык шагыйре исеме дә бирелә. Уфадагы 1 санлы башкорт гимназиясенә аның исеме 1995 елда бирелде. Шагыйрь үзе укыган мәктәп. Туган авылы — Салават районы Аркавылда аның музее эшли. Аның иҗатын, тормыш юлын тасвирлаучы интернет сәхифә бар.

Совет Берлеге чорында аның китаплары бөтенләй чыкмады дип әйтеп булмый. Чыкты, әмма тешсезрәк шигырьләре булды, өзек-өзек иҗаты нәшер ителде. Әмма яңарыш җилләре искәч, аның иҗатының өч томлыгы чыкты, монда хәтирәләре дә керде. Рәми Гарипов 14 яшеннән алып көндәлекләр яза. Кайбер елларда ул туктап калган, минем фаразлавымча, ул язган, фикерләрен теркәп барган, әмма соңыннан кемгәдер каты берелгәнгәнгә күрә ул кайбер дәфтәрләрен юк иткәндер дип уйлыйм.

Рәми Гариповның хатыны Надежда белән дүрт баласы туа, әмма икенче кыз балалары Ләйлә кечкенә чакта вафат була. Азамат Гарипов, Гөлнара Гарипова, Салават Гарипов (инде вафат - ред.) — барысы да милли рухлы, башкортча сөйләшүче шәхесләр.

Рәми Гарипов — шагыйрь, 1932 елның 12 февралендә Салават районы Аркавыл авылында туган. 1977 елның 20 февралеендә Уфада вафат булган. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы (1960), Салават Юлаев бүләге иясе (1988), Башкортстанның халык шагыйре (1992).



🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG