Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Беренче май бәйрәменең плакатларыннан "Тынычлык" дигән сүзне алып атканнар


Архив фотосы. "Тынычлык. Хезмәт. Май" шигаре
Архив фотосы. "Тынычлык. Хезмәт. Май" шигаре

Быел күп кенә шәһәрләрдә яшәүчеләр Беренче май бәйрәменең рәсми шигаре - "Тынычлык. Хезмәт. Май" плакатларыннан "тынычлык" дигән сүзне алып атуларын сизгән.  Русия хакимиятләре "тынычлык" сүзен кулландырмый, моны сугышка каршы чыгу дип бәяли.

Бүген, 1 май көнне Русиядә Хезмәт бәйрәмен үткәрәләр. Совет чорындагы гадәтләргә ияреп, беренче майда һөнәри берләшмәләр, оешмалар һәм фиркаләрнең вәкилләре шәһәрләрнең үзәк урамнарында йөрешләр үткәрә, ахырдан башка бәйрәм чараларында катнаша.

Быел күп кенә шәһәрләрдә яшәүчеләр Беренче май бәйрәменең "Тынычлык. Хезмәт. Май" дигән шигареннән "тынычлык" дигән сүзне алып атуларын сизгән. Бу хакта төрле мәгълүмат чаралары яза. Мәскәүнең Украинага каршы сугышы барган шартларда, Русия хакимиятләре "тынычлык" сүзен кулландырмый, моны сугышка каршы чыгу дип бәяли.

Русия баш прокуратурасы белән тикшерү комитеты да интернеттагы тәбрикнамәләрендә "Тынычлык" сүзен кулланмаган. Алар "Яз һәм хезмәт бәйрәме" белән котлый. Беренче канал белән Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радио ширкәте (ВГТРК) да шулай эшләгән.

Шул ук вакытта Татарстанның "Татмедиа" агентлыгы үзенең котлавында "Тынычлык" сүзен калдырган әле.

Петербурда "Тынычлык. Хезмәт. Май" урынына "Яз, хезмәт һәм Петербур" дигән бәйрәм баннерлары кулланыла.

Моңарчы "тынычлык" сүзен кулланган өчен Русиядә кешеләрне штрафларга тартулары турында хәбәрләр күп чыкты. Әйтик былтыр 1 майда тоткарланган Наил Мөхәммәтшинга "Дөньяга тынычлык, сугыш булмасын, сәяси тоткыннарга - азатлык" плакаты өчен 15 мең сум штраф салдылар. Бу шигарь белән ул Бауман урамына чыккан иде.

  • Былтыр Русиядә Беренче май чараларында тоткарланучылар булган иде. Әйтик Петербурның Сарай мәйданында "Тынычлык! Хезмәт! Май!" һәм сызып ташланган Z хәрефле сугышка каршы плакат тотканы өчен Сергей Тужиловны тоткарлап, полиция бүлекчәсенә алып киттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG