Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан активисты Ильяс Байгускаровны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу эше нигезендә тикшерү изоляторына япканнар


Активист Ильяс Байгускаров. 17 гыйнвар, 2024 ел. Башкортстан, Баймак
Активист Ильяс Байгускаров. 17 гыйнвар, 2024 ел. Башкортстан, Баймак

"ОВД-Инфо" хисабынча, Баймактагы каршылык чараларыннан соң 16 кешегә җинаять эше, 123 кешегә административ эш ачылган. Хокук яклау медиапроекты Башкортстанда волонтёрлар һәм адвокатларны эзләвен игълан итте. Idel.Реалии исә 18 кешегә җинаять эше ачылуын яза. Тоткарлаулар һәм  мәхкәмәләр дәвам итә.

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Ильяс Байгускаровны 17 мартка кадәр тикшерү изоляторына җибәргән. Бу хакта аны хуплаучы Telegram-каналда хәбәр ителә.

Байгускаровны Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе 2нче өлешендә - киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаеплиләр.

"ОВД-Инфо" искәртүенчә, башта ирне башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыгарылган көнне, 17 гыйнварда тоткарлыйлар. Ләкин соңрак җибәрәләр.

Ул чакта Байгускаровка инфраструктурада тоткарлыклар китереп чыгарган рөхсәтсез чарада катнашу турында беркетмә төзелгән (Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе 6.1 өлеше). Икенче көнне административ эш Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә кергән, ә мәхкәмә җитешсезлекләрне төзәтеп бетерү өчен материалларны полициягә кире кайтарган.

18 гыйнвар кичендә Байгускаровны кабат тоткарлыйлар - бу юлы Уфада. Аңа анда җинаять эзәрлекләве турында хәбәр итәләр. 22 гыйнварда активистны рөхсәтсез чара оештыру турындагы административ маддә нигезендә җиде тәүлеккә сак астына алалар. Соңрак аны бу маддәдә беренче тоткарланган чагында да гаепләүләре, ә инфраструктурадагы тоткарлыклар турындагы маддәне беркетмәдән "сызып ташлаулары" ачыклана.

"ОВД-Инфо" исәпләүләренә күрә, Баймактагы каршылык чараларыннан соң 16 кешегә җинаять эше, 123 кешегә административ эш ачылган. Хокук яклау медиапроекты бу уңайдан Башкортстанда волонтёрлар һәм адвокатларны эзләвен игълан итте.

Idel.Реалии исә 18 кешегә җинаять эше ачылуын яза. Басма тоткарлаулар һәм мәхкәмәләр әле дәвам итә, дип искәртә.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Медиалар 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә.
  • Бу хәлләрдән соң Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Баймактагы протестларның чит илдән оештырылуын белдергән видео чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG