Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО белгечләре: Харьковка һөҗүмдә Төньяк Корея ракеты кулланылган


Харьков прокуратурасы хезмәткәре баллистик ракет калдыклары янында. Украина фикеренчә, ракет Төньяк Кореяда эшләнгән. 6 гыйнвар 2024 ел
Харьков прокуратурасы хезмәткәре баллистик ракет калдыклары янында. Украина фикеренчә, ракет Төньяк Кореяда эшләнгән. 6 гыйнвар 2024 ел

"Хвасон-11" ракеты турында сүз бара диелә.

Русия һөҗүменнән соң, 2 гыйнварда Харьковта табылган ракет Төньяк Кореяда җитештерелгән. Ракет калдыкларын өйрәнеп, БМО белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән.

Reuters агентлыгы белгечләрнең хисабы белән танышкан. Агентлык язуынча, "Хвасон-11" ракеты турында сүз бара. Шул ук вакытта белгечләр "ракетның кайдан очыртылуын, аны кем очыртуын мөстәкыйль рәвештә билгели алмаган".

"Украин хакимиятләре ракетның очып үткән юлы турында мәгълүмат бирде, аннан күренгәнчә, ул Русия җирләреннән очыртып җибәрелгән", диелә хисапта.

Әгәр Русиягә Төньяк Кореядән ракетлар кайтарылуы расланса, бу БМО иминлек шурасының 2006 елда Пһеньянга каршы керткән чикләүләрен бозу булып торачак. Ул чакта Төньяк Кореяга атом программы әзерләгән өчен һәм баллистик ракетлар җитештергән өчен санкцияләр кертелде.

  • Гыйнварда Ак йортның дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби Русия Украинага һөҗүмнәрдә Төньяк Кореядан алынган ракетлар куллана башлаган, дип белдерде.
  • Аерым алганда, ул 2 гыйнвар көнне Украинага һөҗүмендә шундый ракетларны кулланган, диде ул.
  • Февральдә The New York Times Русия сугыш коралларына алмашып, Төньяк Кореянең туңдырылган мөлкәтенең бер өлешен кулланырга рөхсәт биргән, дип язды.
  • БМО Иминлек шурасының җиде әгъза-иле Русияне Пһеньян белән хәрби-техник хезмәттәшлек өчен эмбаргоны бозуда гаепләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG