Төньяк Корея күптән түгел Русиягә баллистик ракетлар ату комплексы һәм берничә дистә шундый ракет җибәргән иде, Русия гаскәрләре аларны Украинага ата башлаган. Бу хакта Ак йортның дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби хәбәр итте.
Вашингтон мәгълүматынча, Русия гаскәрләре бу ракетларны 2023 елның 30 декабрьдәге һәм быел 2 гыйнвардагы һөҗүмнәрендә кулланган.
"2023 елның 30 декабрендә Русия гаскәрләре Төньяк Кореядан китерелгән кимендә бер ракет кулланган. Әлеге ракет Запорожье өлкәсе җирлегенә килеп төшкән дип уйларга мөмкин. Моннан тыш, 2 гыйнварда Русия Төньяк Кореяның берничә баллистик ракетын атты, шул исәптән төнге һөҗүм вакытында", диде Кирби.
2023 елныд октябрендә Кирби Төньяк Корея Русиягә меңнән артык контейнер сугыш кирәк-яраклары һәм корал җибәргән дип белдергән иде. Bloomberg мәгълүматынча, Төньяк Корея Русиягә миллионнан артык артиллерия снаряды җибәргән.
The Wall Street Journal Америка түрәләренә сылтанып язуынча, Русия Ираннан якынга очучы баллистик ракетлар сатып алырга җыена.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум