Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОВД-Инфо: Айтуган Китиковка каршы ачылган җинаять эше - "Баймак эше"ндә ялган гаепләүләр булуының бер мисалы


Баймактагы каршылык чарасы
Баймактагы каршылык чарасы

Аерым алганда, Айтуганны полиция хезмәткәрен этеп җибәрүдә гаеплиләр. Ул гаебен танымый: полиция хезмәткәре егыла башлагач, үзе өстенә егылмасын өчен егет кулларын алга сузган булган.

"ОВД-Инфо Live" Telegram-каналы "Баймак эшендә гаепләнүче 25 яшьлек Айтуган Китиковның тарихын язып чыкты.

Ул Башкортстанда туган һәм яшәгән. Вахта белән монтажчы булып эшләгән, умартачылык белән шөгыльләнгән, балык тоткан. Күптән түгел өйләнеп машина алган, шәһәр читендә йорт караштырган. Гыйнварда Айтуган активист Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителүе уңайдан Баймак мәхкәмәсе янына барган. Хәзер аны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләп тикшерү изоляторында утырталар.

"Айтуганны полиция хезмәткәрен этеп җибәрүдә гаеплиләр. Ул гаебен танымый: полиция хезмәткәре егыла башлагач, үзе өстенә егылмасын, өчен кулларын алга сузган булган. Аннан соң Айтуганны полиция хезмәткәренә шлем тотып аткан дип тә гаеплиләр. Чынлыкта исә полиция хезмәткәренең башыннан шлемы төшеп киткән, ә Китиков аны җирдән алып кире кайтармакчы булган. Кешеләр күп җыелган булганга ул шлемны полициянең кулына илтеп бирә алмаган,шуңа аны ыргыткан булган", дип яза басма.

Хәзер Китиковка тикшерү барган вакытта берничә ай буе эшләгән адвокатына түләү өчен 216 мең сум акча җыярга кирәк диелә.

"Китиковка ачылган җинаять эше - "Баймак эше"ндә ялган гаепләүләр булуының мисалы. "Киңкүләм тәртипсезлекләр" - ул ешрак куәт оешмалары вәкилләреннән сакланырга мәҗбүр булу һәм ул көч куллану түгел. Күп кенә гаепләнүчеләр дәүләттән билгеләнгән адвокатлары басым ясаганга гаеп таныган күрсәтмәләр бирә. Үзләре өстеннән дә, халык җыенында катнашкан башка кешеләр өстеннән дә", дип искәртә хокук яклаучылар.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG