“Татар иле” гәзитендә яңа баш мөхәррир

“Татар иле” – “Татарские края” гәзите, күп кенә басмалар кебек помдор тызлау, яраткан кешенңне үзеңә карату кебек язмалар белән мавыкмый иде. Мөгаен тиражны да шуңа җыя алмагандыр. Татарлар тормышы Татарстанда бары татар җәмәгатьчелеген генә кызыксындыра бит. Бу милли басма электән үк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы кысаларында чыгып килде. Аны чыгару 2нче Бөтендөнья татар конгрессында хәл ителде. Ләкин аннан соң күпме сулар акты да, күпме җитәкчеләр үзгәрде. “Татар-информ”га да яңа хуҗа - Леонид Толчинский килде. Гәзитнең тиражы аз булуы бу хуҗаны һәрвакыт борчыды. Укучысы булмаган гәзитнең кирәге шул кадәр генә дип белдергән ул хезмәткәрләргә. Ләкин бу хакта гәзит хәбәрчеләре “Азатлык”ка сөйләүдән баш тарттылар.

“Татар иле” гәзитен ябалар икән дигән сүзләр дә булды. Әмма Дәүләт Шурасындагы берничә милли җанлы депутат ярдәмендә ул сакланып калды. Эш мондый юнәлеш алгач, “Татар-информ” үзенең кул астындагы гәзиткә яңа җитәкче эзли башлады. Инде ачылганнан бирле “Татар иле” баш мөхәррире булып эшләгән Шамил Хамматов китәргә мәҗбүр булды. Гәзиткә яңа хуҗаны шыпырт кына билгеләгәннәр күрәсең. Ул бу ишетелмәде. Ә дүшәмбе көнне июль санының “Татар иле” гәзите бөтенләй башка дизайда, башка эчтәлектә чыкты. Һәм иң мөһиме яңа баш мөхәррир исеме белән. Айрат Исламов дип язылган. Бу исем татар җәмәгатьчелегенә бернәрсә дә бирми. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Тәлгать Барыев:

Татар дөньясын яхшы белә торган баш мөхәррир килеп гәзит яхшыланыр дип уйлаган идем. Хәзер татарлар турындагы басмаларда да милләттәшләребез проблемаларын белмәгән кешеләр эшли.

Имеш-мимешләргә караганда, “Татар иле”нең яңа мөхәррире бизнес өлкәсендә әйләнә торган шәхес. Шуңадыр гомер булмаганны беренче битнең иң өстендә үк рекламалар бирелгән.

Гомумән гәзит хәзер башкачарак төсмер алган. Татар һәм рус телләрендә аерым чыкмый, ә берләштерелгән. 8 битле басманың 4се рус, 4се татар телендә. Эчтәлеккә килгәндә, беренче биттә коррупция, сайлаулар турында язмалар басылган – русча. Димәк, гәзитне хәзер читтәге татарларга нигезләнеп чыга дип әйтүе авыр. Шуңа да карамастан, кайбер мөһим вакыйгалар читтә калмаган. Күптән түгел Санкт-Петербургта бер төркем скинхедлар Дамир Зәйнуллин дигән татар егетен кыйнап үтергәннәр иде. “Обыкновенный неофашизм” дигән язмада гади халыкның моңа карата фикерләре басылган. Киләчәктә гәзит нинди юнәлеш алыр. Бу хакта “Татар иле”нең баш мөхәррире Айрат Исламов:

Без хәзер ике - татар һәм рус телләрен белүчеләр өчен чыга башлыйбыз. Безнең җәмгыятьнең проблемасы мөгаен – бүгенге буынның ана телен белмәүдәдер. Төсле булып чыгуның сәбәбе – татар басмасы хәерче булып күренмәскә тиеш. Киләчәктә тиражны 20 меңгә җиткерүне күздә тотабыз, шулай ук битләр саны артачак. Гәзитнең сәхифәләрен махсус үзгәртмәдек, чөнки ул читтәге татарлар өчен чыга. Шулай ук битләр санын да татар телленекен арттырырбыз. Чөнки алар да безнең укучылар.

Бу яңа мөхәррир Айрат Исламов фикерләре булды. “Татар иле” үзенең асылын саклап калыр дип өметләнәсе килә. Бүгенге көндә берничә ел эшләгән гәзитнең хәбәрчеләре әле билгесезлектә. Аларның сүзләренә караганда, киләчәк юнәлеш турында әле сөйләшү булганы юк.

Ландыш Харрасова