Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгеч тикшеренүе: сугышка каршы булучылар турында әләкләр язучы русияләр өч төргә бүленә


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

"Фейк" тарату һәм гаскәрне "кимсетү" турындагы 8000 эшне анализлап, белгеч аларның кимендә 500е әләкләр ярдәмендә ачылуын ачыклаган. Кешеләрне телдән әйткән сүзләре өчен дә штрафка тартканнар. Әгәр берәрсе әләкләмәгән булса, куәт оешмалары вәкилләре бу хәл турында белми дә калган булыр иде. 

Антрополог Александра Архипова әләкләр белән бәйле берничә тикшеренү үткәргән һәм аның нәтиҗәләрен "Можем объяснить" басмасы журналистларына сөйләгән.

Аның сүзләренчә, ватандашлары өстеннән әләк язучы русияләр өч төргә бүленә. Алар:

  • мадди керем алу өчен әләкли (әйтик, эштән куылган хезмәттәшенең урынына калу өчен)
  • эмоциональ яктан отышлы булганга (әйтик, әләк язып үч ала)
  • "әхлак полициясе" роленә риза булганга.


Архипова сүзләренчә, Русиядә "золымнар механизмын приватизацияләү" бара: кеше турында "ул - сугышка каршы" дип әләк язгач, полиция тизрәк ярдәм итә, ә бу, мәсәлән, тыныша алмый торган күршеләрен "акылга утырту"өчен уңайлы ди белгеч.

Гаскәр турында "ялган мәгълүмат" тарату һәм "гаскәрне дискредитацияләү" турындагы 8000 эшне анализлап, белгеч аларның кимендә 500е әләкләр ярдәмендә ачылуын ачыклаган. Кешеләрне телдән әйткән сүзләре өчен дә штрафка тартканнар. Әгәр берәрсе әләкләмәгән булса, куәт оешмалары вәкилләре бу хәл турында белми дә калган булыр иде.

Русия медиасында депутатларның әләкләве хакындагы хәбәрләр Путин идарә итә башлаганга кадәр чор белән чагыштырганда өч тапкырга арткан.

Әләкчеләрнең әләк язу өчен башка сәбәпләре дә булырга мөмкин диелә. Мәсәлән, Архипованың үзе өстеннән әләк язган ханым соңрак аның белән сөйләшергә ризалашкан.

"Минем өстән әләк язган ханым сугышны теләсә нинди юл белән җиңеп чыгарга кирәк дип саный. Әгәр сугышта җиңелсә, Русия репарацияләр түләячәк, һәм бу гади халыкның кесәсенә нык сугачак. Шуңа ул сугышка каршы булучыларның санын киметергә тели. Моның өчен бәйсез медианы укый, анда исемнәре телгә алынганнар өстеннән әләкләр яза", дип сөйли белгеч.

  • Соңгы вакытта русияләрнең бер-берсе өстеннән әләк язу очраклары да ешайды. Кешеләр мәхкәмә каршына ешрак мессенджерларда сак эш итмичә язышкан сүзләре өчен баса.
  • Күптән түгел Азатлык Бөгелмәдә 69 яшьлек милләтпәрвәрнең сугышка каршы фикере өчен эзәрлекләнүен язды. "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәсендәге репостлары һәм "2022 елның төп нәтиҗәсе – урыслар Украинадагы "Русский мир"ны юкка чыгарды" дигән язмасы өчен Фазыл Вәлиәхмәтов өстеннән әләк язылган, шуның нигезендә административ эш ачылган. Аңа 30 мең сум штраф салдылар.
  • Башкортстанда да әләкләү очраклары да булып тора. Былтыр июнь аенда башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерде. Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG