Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортларны "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерә


Уфадан Украинадагы сугышка җибәрелгән хәрбиләр
Уфадан Украинадагы сугышка җибәрелгән хәрбиләр

Ул Башкортстанны Мәскәү империясе колониясе дип атаган. "Башкортларны нацизм белән көрәш дигән булып, Украинада урыс телен яклау өчен, "урыс дөньясы өчен көрәшергә" сугышка җибәрәләр. Шул ук вакытта Башкортстанның үзендә урыс нацилары мәктәпләрдә башкорт телен тыйды”, дип язган.

Башкортстанда яшәүче кызны ВКонтактеда калдырган фикере өчен полиция тикшерә. Ул башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан. Бу хакта "Кровавая барыня" Telegram-каналы җиткерә.

25 майда Алия А. дигән кулланучы Салават шәһәренең "Чёрно-Белый список Салават" төркемендә, кызының чыгарылыш кичәсенә кайткан хәрби турындагы хәбәр астында фикер калдырган. Канал бу комментарның фотоларын китерә.

Кызның фикере "Башкортстан хәрбие кулына корал тотып чит илдә нәрсә эшли?" дигән сорау белән башланып китә. Башкортстан – Мәскәү империясенең колониясе диелә.

"Безнең ирләрне ит урынына сугышка җибәрәләр. Украиннарның безгә начарлыгы тимәде, алар безнең халыкны үтермәде, динебезне кысмады, башкорт телен тыймады. Башкортларны нацизм белән көрәш дигән булып, Украинада урыс телен яклау өчен, "урыс дөньясы өчен көрәшергә" сугышка җибәрәләр. Шул ук вакытта Башкортстанның үзендә урыс нацилары мәктәпләрдә башкорт телен тыйды, Башкорт дәүләт университеты сайты биш телдә язылган, әмма алар арасында башкорт теле юк", дип язган ул.

Кыз Әр-Рәхим мәчетенең дистә еллар төзелеп бетмәвен, шул ук вакытта эшләп торучы мәчетләрнең ябылуын әйткән.

"Ирләребезне үтерүләренә юл куймагыз, аларны "махсус хәрби операция"гә җибәрмәгез, сугышта эшләгән акчалар сезгә бәхет китермәячәк. Башкортстан азат булырга тиеш. Башкорт иленең азатлыгы өчен көрәшегез, чит җирне басып алу өчен түгел!", дигән ул.

Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган диелә.

Бу уңайдан MKset басмасы эчке эшләр министрлыгыннан комментар сорап мөрәҗәгать иткән, әмма журналистларга җавап бирмәгәннәр.

  • Күптән түгел Башкортстанда яшәүчеләргә моңа охшаш мөрәҗәгать белән Украина саклану министры Алексей Резник та мөрәҗәгать иткән иде. Ул Русиядәге башкортларның һәм башка халыкларның тел ягыннан кысылуын искәртте. Сугышта үлгән башкортлар башкорт субъектлыгын һәм башкорт теле мәсьәләсен хәл итүгә ничек булыша дигән сорау бирде.
  • Моңа җавап мөрәҗәгатендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров башкортларны сугышка җибәрүне үзенең бурычы дип атады. Хәзерге вакытта Башкортстаннан Украинага җибәрелгән "ихтыяри" батальоннар – соңгысы түгел, алар тулыланып торачак, дип тә әйтте.
  • Хәзерге вакытта республикада сугыш өчен дип барлыгы алты батальон төзелгән, алар Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев, Даян Мурзин, Төньяк амурлары һәм Таһир Кусыймов исемнәрен йөртә. Биш батальон инде сугышка китте дә.
  • Башкортстаннан Украинага җибәреләсе төркемнәрнең иге-чиге күренми. Алар арасында хәтта медицина ротасы да бар. Соңгы вакытта һәр атна саен диярлек хәрби әзерлекләргә яңа төркемнәр төзеп җибәреп торалар.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 750 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG