Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен төзү эшләре яңадан башлана


Төзелеп килүче Әр-Рәхим мәчете, архив фотосы
Төзелеп килүче Әр-Рәхим мәчете, архив фотосы

Шул ук вакытта мәчетне республика акчаларына түгел, меценатлар биргән ярдәм белән төзеп бетерәчәкләр. "Әр-Рәхим" мәчете - Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе, аны инде 16 ел буе төзеп бетерә алмыйлар. 13 мартта Уфада көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе килеп төшкән иде. 

Уфада "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен төзү эшләре яңадан башланган. Бу хакта Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры вазифаларын үтәүче Ридал Сәетов белдерде, дип яза "Башинформ". Түрә әйтүенчә, төзелеш эшләрен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кушуы белән башлаганнар.

Шул ук вакытта мәчет төзелешен республика бюджетыннан түгел, меценатлар биргән ярдәмнән финанслаячаклар диелә. Сәетов төзелеш эшләрен "булдыра алганча кыска вакытта" төгәлләячәкләрен әйткән.

"Әр-Рәхим" мәчете - Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе, аны инде 16 ел буе төзеп бетерә алмыйлар. 13 мартта Уфада көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе килеп төшкән иде.

  • "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен 2007 елда төзи башладылар. Төзелеп беткән вакытында ул Русиянең иң зур мәчете булырга тиеш иде. Башта аны 2015 елда ачарга ниятләделәр. Ләкин Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарате белән "Урал" вакыфы арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.
  • Башкортстанның элекке яшьләр эшләре дәүләт комитеты җитәкчесе Рамил Хисаметдинов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерергә булышуын сораган иде. Ул дини эшләрдә "ярдәм сорау оят түгел" диде һәм татарлар белән башкортларның "гасырлар дәвамында дин ягыннан кардәшләр булуын" искәртте.
  • Уфада төзелеп бетмәгән мәчет мәсьәләсе турында Башкортстан хакимиятләренә даими хәтерләтеп торалар. Әйтик, узган ел июньдә Уфа мэры Ратмир Мәүлиевтан мәчетнең кайчан төзелеп бетәчәге турында сораштылар. "Мин дә сезнең белән бу мәсьәләдә борчылам. Икенче мәсьәлә: мин нишли алам, сез нишли аласыз? Бу проектны башлаган кеше аны төзеп бетерүгә үз көчен куярга тиеш. Инвесторлар эзләргә кирәк, без ярдәм итәргә әзер. Иң мөһиме - башка мондый төзелеп бетмәгән объектлар булмаска тиеш", дигән иде ул.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров берничә тапкыр мәчетне төзергә акча юк дип искәртте. "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип тә белдерде. "Бу мәсьәлә белән миңа 2024 елда килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2023 елда да килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2025 елның беренче яртысында да килмәгез. Акча юк", дигән иде ул.
  • Быел Казанда да Җәмигъ мәчет төзелеше башланачак. Шул ук вакытта халыкка әйтмичә шыпырт кына аның урынын да күчерделәр, инде конкурста җиңгән проектлар да искә алынмый. Җәмигъ мәчет Бишталта бистәсендә Мәскәү архитекторлары тарафыннан төзелергә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG