Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше 2023 елда башланачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйткән.

Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше 2023 елда башланачак. Бу хакта журналистлар белән ел нәтиҗәләренә багышланган очрашуда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип яза "Бизнес Online".

"Бәйгедә 40 эш катнашты, икесен сайладык. Төзелеш урыны сайланды, әмма анда яңгыр сулары агызу җайланмалары белән бәйле эшләр башкарасы бар", дигән Миңнеханов.

Ул шушы көннәрдә генә Җәмигъ мәчете төзелеше белән бәйле хисап тыңлавын әйткән. "Безнең ике проект бар: берсе - заманча, икенчесе классиграк. Безгә ялгышырга ярамый. Ике проект та 10 мең кешегә. Сайлау җиңел түгел. Тиздән хәл итәрбез дип уйлыйм. Әмма һичшиксез мәчет төзелешен быел башлап, аны төзиячәкбез", дигән Татарстан президенты.

  • Идел буенда ислам динен кабул итүнең 1100-еллыгы уңаеннан салынырга тиешле мәчет Казанның элекке Кырлай паркында, Казансу буенда урнашачак.
  • 20 майда Казанда җәмигъ мәчете төзеләчәк урында истәлек ташы ачылды.
  • Мәчет 10 мең кешене сыйдыра алачак. Бинада музей, китапханә, күргәзмә-лекция заллары да булачак. Моннан тыш, бинада Казанда ислам кулъязмалары чыганакларын саклау, өйрәнү, популярлаштыру һәм фәнни әйләнешкә кертү фәнни үзәге дә урнашачак.
  • Татарстанның аксакаллар шурасы Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәт хан исемен бирүне сорады. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның да бу исемне хуплавы әйтелгән иде.
  • Җәмигъ мәчетенең эскизын ясау бәйгесендә җиңүче дип табылган архитектор Айвар Саттаров әйтүенчә, бүгенге көндә салынган мәчетләр киләчәк буыннарга калачак һәм киләчәк буын шушы мәчетләргә карап, безнең турында фикер йөртәчәк – без ничек яшәгән, нәрсә яраткан, нәрсә белән кызыксынган, шуңа күрә Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете заманча, иҗтимагый үзәк булырга тиеш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG