Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның аксакаллар шурасы Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәт хан исемен бирүне сорый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның да бу исемне хуплавы әйтелгән.

Татарстанның аксакаллар шурасы Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәт хан исемен бирүне сорап, республика президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов бу атаманың иң уңай вариант булуын Олуг Мөхәммәт ханның татар тарихында әһәмиятле урын тотуы, иң күренекле җитәкчеләрнең берсе булуы, Казан ханлыгының беренче, шул ук вакытта Алтын Урданың соңгы ханы булуы белән аңлаткан.

"Әлеге атама Мөхәммәт Пәйгамбәрнең исеменә дә ишарәләп торачак. Бөек татар ханына нәкъ менә Пәйгамбәребез хөрмәтенә Мөхәммәт исеме кушылган була. Мөхәммәт хан исә үзенең сәяси эшчәнлегендә Мөхәммәт Пәйгамбәрнең хәдис-васыятьләренә таянып эш итә торган булган", - диелгән мөрәҗәгать хатында.

Шулай ук, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның да бу исемне хуплавы әйтелгән.

Аксакаллар шурасы Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәт хан исемен бирүне изге бурыч дип саный. Мөхәммәт хан Казанның зур мөселман шәһәре һәм татар дәүләтчелеге үзәге буларак үсешенә зур өлеш керткән, рәхмәтебезне Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәт хан исемен биреп белдерә алыр идек, диелә хатта.

2022 елның апрелендә Казанда яңа Җәмигъ мәчетенең урыны билгеләнеп, эскиз проектлары төзелә башлаганнан соң, мәчет атамасының язмышы хәл ителә башлады. Җәмәгатьчелектә бу мәсьәләгә карата төрле фикерләр яңгырады. Иң популярлары "Хан", "Казан-Хан", "Мәрьям" исемнәре иде.

20 майда Казанда җәмигъ мәчете төзеләчәк урында истәлек ташы ачылды.

Идел буенда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан салынырга тиешле мәчет Казанның элекке Кырлай паркында, Казансу буенда урнашачак.

Мәчет 10 мең кешене сыйдыра алачак. Бинада музей, китапханә, күргәзмә-лекция заллары да булачак. Моннан тыш, бинада Казанда ислам кулъязмалары чыганакларын саклау, өйрәнү, популярлаштыру һәм фәнни әйләнешкә кертү фәнни үзәге дә урнашачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG