Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның элекке түрәсе Миңнехановтан Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерүдә ярдәм сорый


Төзелеп килүче Әр-Рәхим мәчете, архив фотосы
Төзелеп килүче Әр-Рәхим мәчете, архив фотосы

Рамил Хисаметдинов Миңнехановтан мәчет төзелеше өчен оештыру ярдәме һәм акчалата ярдәм сораган. Ул дини эшләрдә "ярдәм сорау оят түгел" дигән һәм татарлар белән башкортларның "гасырлар дәвамында дин ягыннан кардәшләр булуын" искәрткән.

Башкортстанның элекке яшьләр эшләре дәүләт комитеты җитәкчесе Рамил Хисаметдинов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерергә булышуын сорады. Ачык хатын ул ВКонтактеда чыгарды.

Мондый мөрәҗәгатьне ул мәчет төзелешенең тәмамлавын көтү озакка сузылганга күрә ясаган.

"Татарстанның гайбадәтханәләр һәм тарихи объектлар төзүдә, төзекләндерүдә зур тәҗрибәсе бар: Кол Шәриф мәчете, Зөя, Болгар. Шулай ук сез даими рәвештә дөнья ислам форумнарында катнашасыз, бу сезнең халыкара ислам даирәләрендә абруйлы булуыгызны күрсәтә", диелә мөрәҗәгатьтә.

Хисаметдинов Миңнехановтан мәчет төзелеше өчен оештыру ярдәме һәм акчалата ярдәм сораган. Ул дини эшләрдә "ярдәм сорау оят түгел" дигән һәм татарлар белән башкортларның "гасырлар дәвамында дин ягыннан кардәшләр булуын" искәрткән.

  • "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен 2007 елда төзи башладылар. Төзелеп беткән вакытында ул Русиянең иң зур мәчете булырга тиеш иде. Башта аны 2015 елда ачарга ниятләделәр. Ләкин Башкортстан мөселманнарының диния нәзарате белән "Урал" вакыфы арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.
  • Уфада төзелеп бетмәгән мәчет мәсьәләсе турында Башкортстан хакимиятләренә даими хәтерләтеп торалар. Әйтик узган ел июньдә Уфа мэры Ратмир Мәүлиевтан мәчетнең кайчан төзелеп бетәчәге турында сораштылар. "Мин дә сезнең белән бу мәсьәләдә борчылам. Икенче мәсьәлә: мин нишли алам, сез нишли аласыз? Бу проектны башлаган кеше аны төзеп бетерүгә үз көчен куярга тиеш. Инвесторлар эзләргә кирәк, без ярдәм итәргә әзер. Иң мөһиме башка мондый төзелеп бетмәгән объектлар булмаска тиеш", дигән иде ул.
  • Былтыр декабрь ахырында Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка матбугат очрашуында Уфада инде озак еллар төзелеп килүче Әр-Рәхим җәмигъ мәчете турында сорау бирелде. "Мәчет төзелеп бетәчәк. Ләкин аңа кесәңдә 2 млрд булмый торып якын килеп булмый. Бу сумманы икегә тапкырлагыз. Әмма алдагы елларда мондый акчалар булмаячак. Бүген без хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ничек ярдәм итү, икътисад үсешен тәэми н итү турында уйлыйбыз, диде Хәбиров.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG