Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы Җәмигъ мәчет: татар җәмәгатьчелеген алдау, читкә этәрү 


Казанда Кырлай паркында төзеләсе Җәмигъ мәчет проекты, авторы - Айвар Саттаров
Казанда Кырлай паркында төзеләсе Җәмигъ мәчет проекты, авторы - Айвар Саттаров

Казандагы Җәмигъ мәчет тирәсендә мәрәкә дәвам итә. Халыкка әйтмичә шыпырт кына аның урынын да күчерделәр, инде конкурста җиңгән проектлар да искә алынмый. Җәмигъ мәчет Бишталта бистәсендә Мәскәү архитекторлары тарафыннан төзелергә мөмкин.

Казандагы Җәмигъ мәчет язмышы турында Татарстан рәсмиләре ләм-мим берни дәшми дә, аңлатмый да. Ә ул арада зур шау-шу белән, мәртәбәле кунакларны чакырып, Идел буенда исламны кабул итүгә 1100 еллык бәйрәменә туры китереп, монда мәчет салыначак дип вәгъдә ителгән Кырлай паркында тынлык, бер төзелеш эшләренең әсәре дә күренми. Тантаналы салынган таш та юкка чыкты. Шул ук вакытта Бишбалта бистәсендә Адмиралтейская урамында җирне тигезләү эшләре бара, күрәсең, Җәмигъ мәчет шунда төзеләчәк. Элеккеге ком базында. Болар барысы да соңгы ике атнада медиада языла. Әле бер проект барлыкка килә, әле икенчесе. Кырлай паркы урынына мәчет Бишбалта бистәсендә салыначак дигән фараз материаллар күп очракта "Бизнес Онлайн"да чыгып бара. Анда да медиа исемнәр атамыйча, үз чыганакларына таянып яза. Хакимияткә якын медиа җәмәгатьчелекне Җәмигъ мәчетнең урыны үзгәрәчәгенә һәм яңа проект нигезендә төзеләчәгенә әзерли. Медиа аша җәмәгатьчелеккә тәгаенләнгән төп ишарә — Кырлай паркында Җәмигъ мәчетне төзү зур чыгымнар таләп итә, шәһәр Бишбалта ягына таба үсәчәк, ул да шәһәрнең тарихи урыны. Сәясәт эзләргә кирәкми ди алар.

Җәмигъ мәчет мәсьәләсе күптән сузылып килә. Казан уртасында, тарихи урында Изге Мәрьям чиркәве барлыкка килгәч, Казанда 10-20 мең кешене сыйдыра торган Җәмигъ мәчет кирәклеге калкып чыкты. Урынлы сорау булды. Кол Шәриф мәчете мәсьәләне хәл итә алмый, ул халык тарафыннан татар тарихын гәүдәләндергән һәйкәл буларак кабул ителә һәм 2 мең кешене генә сыйдырган гыйбадәт йорты Җәмигъ мәчет функциясен үти алмый. Мәчет кирәк, ләкин ул кайда торырга тиеш? Аңа урын төрле җирдә эзләнде. Кабан күле каршында да, Казансу буенда "Гаилә" үзәге янында да, Яңа бистә, Бишбалта, Кырлай паркы урыны дигән вариантлар аталды. Күп уйланылды, хакимият тә төп гыйбадәтханә кайда төзеләчәгенә озак бер карарга килә алмады. Күптөрле хатлар, петицияләр булуга карамастан, аның урыны итеп Кырлай паркы сайланды.

Шул паркта киләчәктә Җәмигъ мәчет барлыкка килә дип мәчет проекты конкурсы да игълан ителде. Ике җиңүче игълан ителде. Аның берсе - архитектор Айвар Саттар, икенчесе - Алексей Гинзбург. Аларга вәгъдә ителгән акча тапшырылган. Мантыйкка нигезләнеп фикерләсәк, мәчет акча түгеп уздырылган конкурста катнашып җиңүче проектлар нигезендә төзелергә тиеш. Әмма Айвар Саттарга да, Алексей Гинзбургка да шалтыратучы булмаган. Алар бөтен хәбәрне медиадан гына белгән. Җәмигъ мәчетнең урыны да алышынганын да, Казанда төзелергә тиешле мөселман гыйбадәтханәсенең өченче проекты барлыкка килүен дә матбугат аша белгәннәр. 24 майда медиада, әлеге дә баягы "Бизнес Онлайн"да Бишталтадагы Җәмигъ мәчет Александр Цимайло белән Николай Ляшенко кебек архитекторларның проекты нигезендә төзелергә мөмкин дип язылды. Мәскәү архитекторлары бу проектка (бер манаралы, шакмак формасындагы коңгырт төстәге мәчет) Рөстәм Миңнехановтан фатыйха инде алынган дип интервью бирде.

Айвар Саттар Татарстан хакимияте әлегә бернинди дә рәсми белдерү ясамаган килеш мәскәүлеләрнең ышандырып сөйләүләре, йомшак кына иттереп әйткәндә, аптырашта калдырды дип хисләре белән уртакшлашты. Казанның "Кол Шәриф" һәм дистәдән артык татар мәчетләре авторы моны ничек шәрехләргә дә белмим, диде.

Айвар Саттар
Айвар Саттар

—Минем проект җиңсә дә, сезнең проект нигезендә мәчет төзелә дип вәгъдә ителмәде. Карар кыланачак, фикерләшәчәкбез диелде. Кимендә шалтыратырлар дип уйладым, бер ел узды, берсе дә мөрәҗәгать итмәде. Бүләкләделәр дә оныттылар. Җәмигъ мәчетнең урыны күчерелүе дә яңалык булды, яңа проект барлыкка килгәнен дә матбугаттан күрдем. Бу соңгы ноктамы? Белмим. Рөстәм Миңнеханов та, Җәмигъ мәчет проектлары конкурсын оештыручылар да дәшми. Кызык хәл, — дип сөйли ул.

Айвар Саттар идән асты уены бара төсле дигән фикер әйтә.

— Казан ханлыгы җимерелүенең сәбәбе татарның бәрдәмлеге булмавына бәйле. Һаман да шушы хәл. Нигә тантаналы таш салу чарасын оештырдылар соң? Ник Кырлай дип әйттеләр? Кешеләр шуңа нигезләнеп мәчет проектларын тәкъдим иттте, — ди ул. — Җәмигъ мәчетне кешеләр шулкадәр көтте, ә ни күрәбез, ул шәһәр читенә салыначак. Кешеләргә ерак барырга туры киләчәк. Җәмигъ мәчет кешеләргә якын булырга тиеш. Кайсы шәһәрне алма, төп гыйбадәтханә үзәктә урнашкан. Христос Коткаручы чиркәве кайда тора? Мәскәүнең нәкъ уртасында. Нотр Дам де Пари кайда тора? Париж уртасында!

Мәскәүләр башка проектларны оста ясыйлардыр, әмма алар мәчет белгечләре түгел, аның эче дә мөһим бит. Яңа тәкъдим ителгән мәчетне бездән көлү дип кабул иттем.

Сүз уңаеннан, Мәскәү архитекторлары Казанның Яңа бистәсендә "Яңалиф" торак комплексын да төзи.

Җәмәгать эшлеклесе, "Архитектурасы" Телеграм каналы авторы Ян Гордеев Казандагы Җәмигъ мәчет ул сәяси мәсьәлә дип саный, Татарстан хакимиятенә Мәскәүдән турыдан-туры әмер булмаска да мөмкин, әмма алар барыбер федераль үзәккә карап, алдан барысын да хәстәрләп эш итәргә тырыша дип саный.

Ян Гордеев
Ян Гордеев

— Казанда чиркәү төзелде, ул зур, матур килеп чыкты. Тигезлек булсын өчен шундый ук зурлыкта, тарихи үзәктә мөселманнар өчен гыйбадәтханә төзергә кирәк диелде. Татарстан әнә шул тигезлек белән мактана да бит. Җәмигъ мәчет башта "Гаилә" үзәге янында булыр дигән фикерләр яңгырады, әмма кешеләр безгә Казан кирмәненә манзара каплана дип чәчрәп чыкты. Гомумән шаккатырлык хәл, кешеләрнең ачуын кабартырга теләсегез, монда мәчет төзелә дип әйтү җитә, хәтта Казанда да. Кырлай паркы урыны компромисслы булды, әмма Кырлый урыны да экологлар, архитекторлар, шул тирәдәге халыкка ошамады, хатлар яза башладылар, ул да үз ролен уйнаган дип саныйм. Медиада Кырлай телгә алынмый, Бишбалта гына бар. Анда инде эшләр бара, ком ташыйлар. Күрәсең, шунда төзелер дә, — дип фикерләре белән уртаклаша ул. — Татарстан хакимиятенә Мәскәү урын турында әйтмәгәндер, әмма алар алдан итәкләрен җыеп куярга ярата. Бишбалтада зур мәчетне төзү техник яктан төзү уңайлы, машина юллары бар. Зур торак комплексы төзелә, ягъни кешеләр күп булачак. Тик Бишбалта тарихи урын булса да, ул шәһәр үзәге түгел. Урын татарлар, мөселманнар өчен принципиаль мәсьәлә. Мин дә Җәмигъ мәчет тарихи үзәктә торырга тиеш дип саныйм. Бу Татарстанда, Казанда барлык конфессияләр дә тигез хокуклы икәнен күрсәтәчәк. Ә хәзер Җәмигъ мәчет белән бу баланс югалачак.

Гордеев фикеренчә, татар җәмәгатьчелеге артык чәчрәп чыкмаячак, вазгыять уңай түгел, кешеләр үз фикерен ачыктан-ачык, кычкырып әйтә торган вакыт түгел һәм хакимият аннан файдалана.

— Хакимият берни әйтмәячәк, аңа шулай уңайлы. Шау-шу чыкса, 10 мең кеше имзалаган берәр ачык хат булса, кымшанырлар, ни дә булса аңлатырлар иде, мөгаен, ә әле берсе берни сорамый икән, ник алар аклансын, ди? Бу аларның алымы түгел. Сорау бирелми торып хакимият үзе инициатива күрсәтеп сөйли башласа, үзләре низаг тудыручы була ала. Халык дәшми, шуңа да барысы да үз тәртибе белән бара кебек, — ди ул. — Халык, татар җәмәгатьчелеге каршы чыкмас дип уйлыйм, вазгыять башка хәзер. Киеренке вакыт. Кычкырып әйтмәсләр, әмма татар җәмәгатьчелеге үпкәне саклаячак, сораулар, канәгатьсезлек арта барачак. Кешеләрне алдалау булды бу. Шуны да истә тотарга кирәк: хакимият үз сүзеннән кире кайта алмый, ничек булса да, кайда булса да төзелә торсын дип эш итәдер дип уйлыйм.

Азатлык әңгәмәдәше яңа барлыкка килгән өченче проект турында да фикерен әйтте. Аның төп соравы — ни өчен бу проект Казан белгечләренә түгел, ә Мәскәү архитекторларына тапшырыла?

— Күрдем мин ул проектны. Рәсемдә барысы да матур, төзелгәч тә матур булыр ул, әмма мәсьәлә башкада. Ни өчен Казан мәчетен Казан архитекторлары төземи? Ник аларга бу проектны тормышка ашырырга бирелмәде? Бу тагын Мәскәү ягына реверансмы? Тарихка күз салсак, Казандагы мәчетләрнең авторлары - урыс яки алман кешеләре. Борнай мәчете манарасы Малиновский проекты нигезендә күтәрелә. Печән базары мәчетенең архитекторы - Шмидт, алман кешесе. Тик ул вакытта татарларга инженер, архитектор белемен үзләштерү рөхсәт ителмәгән. Шуңа да татарлар арасында ул вакытта белгечләр булмаган. Ә хәзер бит менә дигән архитекторларыбыз бар! Алар шактый, алар талантлы, татар мәдәниятен белә, ничек кирәклеген тоемлый. Татарлар мәчетләрне яхшы төзи белә. Бу очракта да үз белгечләребез читкә этерәлеп, мөһим эш мәскәүләргә тапшырыла булып чыга. Матур түгел. Урынны дөрес сайлый алалар иде, үз архитекторларына өстенлек бирә алалар иде. Берсе дә ясалмады булып чыга,— диде Гордеев.

Соңгы елларда татарның тел, дин мәсьәләсендә чигенүләре күп булды. Бу Казанның үзәгендә татар оешмаларыннан биналарын тартып алуда да, татар үзәкләре булып эшләгән җәмәгать урыннарның да юкка чыгарып барылуда да чык күренә. Берничә мисал.

Казанның татарлыгы кемгә комачаулый?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:24 0:00

Татарстан Милли китапханә төзибез дип күп вәгъдә ителде, әмма хакмият яңа бинаны төзер өчен үзәктән уңай урынны да, акча да тапмады. Мәсьәлә "Казан" милли-мәдәни үзәк хисабына хәл ителде. Бина тартып алынды, аны китапханә итеп оештырдылар, әмма милли-мәдәни үзәктә урнашкан "Меңъллык" музей да, андагы күргәзмәләр үзәге дә юкка чыкты. Аларга әлегәчә урын табылмады.

Жуковский белән Карл Маркс урамнары киселешендә дә "Шәрыкъ", "Азатлык" татар яшьләре, Татар иҗтимагый үзәге урнашкан бинаны инде хәзер искә дә алучы юк. Ә ул да татарның бер үзәге иде.

Камал театры - татар мәдәниятенең йөзек кашы. Шәһәрнең нәкъ уртасында урнашкан, әмма ул да аннан күчәчәк. Яңа театр бинасы Кабан күле буенда төзелергә тиеш. Камал театрының хәзерге бинасына кем хуҗа булачагы әлегә хәл ителмәде, рәсми игълан ителмәде, әмма аны Урыс дәүләт яшь тамашачылар театрына бирергә мөмкиннәр. Аларның биналары иске, яңаны салу артык кыйммәткә төшәчәк дип хакимият проблемны шулай җиңел генә хәл итәргә мөмкин.

Татар яшьләре үзәге ачылмады, аларга бинаны күпсенделәр. Күптән планлаштырылган мөселман гимназиясе өчен дә Казан үзәгендә урын табылмый. Гәрчә Казанда менә дигән православ гимназиясе шәһәрнең нәкъ үзәгендә - Туфан Миңнуллин урамында, өр-яңа, бассейнлы бинада эшләп килә.

Милли архив Лаеш районына күчерелде, Ислам академиясенә дә Казанда урын табылмады, Болгарга озатылды.

Габдулла Тукай белән бәйле бердәнбер бина да җимерелде, аның урынына пыяла бина күтәрелде. Казанның Иске бистәсендә туып-үскән татарлар кем Азино, кем Авиатөзелеш районына күчерелде, алар киткәч, урамда татар рухы калмады, югыйсә бистәнең йөзе - анда яшәүче кешеләр. Урам татар исеме белән калды, әмма ул тоташ курчак йортларыннан гына тора һәм бу бутафория татар мәдәниятен хәтерләтә. Аны реставрацияләү, кеше төсенә кертү эше дә булганны әвеш-тәвеш китерү генә булды. Пластик тәрәзәләрне, татарга хас булмаган тәрәзә капкачларын да, бетон юлларны да татар җәмәгатьчелеге йотты. Хакимияттәге моңа җаваплы кешеләр гафу да үтенмәде, эштән дә куылмады. Бүген дә "Иске шәһәр" префектурасы Иске бистәгә татар рухын өрер урынына Мәрҗани мәчете янында урысча бәйрәмнәр оештыру белән мәшгуль.

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев татарны Казан үзәгеннән куып чыгару системлы бара дип саный. Җәмигъ мәчетне Бишбалта бистәсендә салу - шуның ачык мисалы, ди ул. Аның фикеренчә, бу Татарстан хакимияте карары түгел, Мәскәү сүзеннән чыга алмыйча эш итәргә туры килә аларга, ди.

Тәлгать Бариев
Тәлгать Бариев

— Вазгыять шундый: урыска Казан уртасында чиркәүне салырга ярый, татарга юк. Бу - татарны санга сукмау. Таптылар бит урынны чиркәүгә, ә татарга килеп төртелгәч - юк. Әле Бишталтада да төзергә рөхсәт итмәсләр дип уйлыйм, — ди Бариев. — Мәскәү рөхсәт итмәсә, беркая китә алмыйлар. Шулкадәр зур басым астында яшәргә туры килә, коточкыч. Бу хакимият булганда без үзебезчә яши алмыйбыз. Мәчетне дә кайда төзергә татар үзе хәл итә алмый.

Азатлык Радиосы Җәмигъ мәчетнең кайда һәм кайчан төзелергә тиешлеген сорап, Казан мэриясенә дә, "Игелек" фондына да, Татарстан Диния нәзарәтенә дә сорау юллады, тик редакциянең соравына берсе дә җавап бирмәде.

Без Казандагы Җәмигъ мәчет мәсьәләсен күзәтүне дәвам иттерәчәкбез.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG