Accessibility links

Хәбиров Украина саклану министрының башкортларга мөрәҗәгатенә җавап бирде


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Берничә көн элек Украина саклану министры Алексей Резникның башкортларга язылган мөрәҗәгате таралган иде.

Бүген, 25 майда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украина саклану министры Алексей Резниковның "Башкортлар нәрсә өчен сугыша?" дигән мөрәҗәгатенә җавап бирде. Бу мөрәҗәгатьнең башкортчасы юк, ул урыс һәм украин телендә язылган.

Хәбировның мөрәҗәгатендә Резников телгә алган мәсьәләләргә ачыклама бирелмәгән диярлек. Мәсәлән, Резников Русиядәге башкортларның һәм башка халыкларның тел ягыннан кысылуын искәртте. Ул сугышта үлгән башкортлар башкорт субъектлыгын һәм башкорт теле мәсьәләсен хәл итүгә ничек булыша дигән сорау бирде.

Башкортстан башлыгы моны җавапламаган. Аның каравы Украинага каршы һөҗүмне Икенче дөнья сугышы белән чагыштырып, "илемә һәм халкыма кабат фашизм белән көрәшергә туры килә", дип белдергән. Украина җитәкчелеген нацизмда гаепләгән. Хәбиров башкортларны сугышка җибәрүне үзенең бурычы дип атый. Хәзерге вакытта Башкортстаннан Украинага җибәрелгән "ихтыяри" батальоннар – соңгысы түгел, алар тулыланып торачак, дип тә әйткән.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Башкортстанда сугышны хуплап, әледән-әле яңа тәкъдимнәр белән чыгыш ясап торалар.
  • Республика башлыгы Радий Хәбиров "хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләр ясый.
  • Украинадагы сугышка җибәрү өчен республикада батальоннар төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальоннар – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән.
  • Хәзерге вакытта республикада сугыш өчен дип барлыгы алты батальон төзелгән, алар Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев, Даян Мурзин, Төньяк амурлары һәм Таһир Кусыймов исемнәрен йөртә. Биш батальон инде сугышка китте дә.
  • Башкортстаннан Украинага җибәреләсе төркемнәрнең иге-чиге күренми. Алар арасында хәтта медицина ротасы да бар. Соңгы вакытта һәр атна саен диярлек хәрби әзерлекләргә яңа төркемнәр төзеп җибәреп торалар. Мәсәлән бүген, 25 май көнне Сергей Зорин исемендәге башкорт танк батальонын һәм Шәриф Сөләйманов исемендәге зенит-артиллерия батареясен Украинадагы сугышка озатачаклар.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 715 кеше һәлак булган.
  • Шул ук вакытта Башкортстаннан китеп, "ихтыярилар" отряды белән Украинага каршы сугышып кайткан ирләр вәгъдә ителгән акчаларын ала алмауга зарлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG