Accessibility links

Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрү өчен тагын ике "ихтыяри" хәрби төркем төзегәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу - Сергей Зорин исемендәге башкорт танк батальоны һәм Шәриф Сөләйманов исемендәге зенит-артиллерия батареясе.

25 май көнне Башкортстаннан Сергей Зорин исемендәге башкорт танк батальонын һәм Шәриф Сөләйманов исемендәге зенит-артиллерия батареясен Украинадагы сугышка озатачаклар. Бу хакта "Башкирский батальон" Telegram-каналы хәбәр итә.

Сергей Зорин һәм Шәриф Сөләйманов – Совет берлеге каһарманнары, Башкортстанда яшәгәннәр.

Башкортстаннан Украинага җибәреләсе төркемнәрнең иге-чиге күренми. Алар арасында хәтта медицина ротасы да бар.

Әле узган атнада гына Башкортстанда оешкан Мөгыйн Нагаев артиллерия дивизионын хәрби әзерлекләргә җибәрделәр. Ул республикада төзелгән "Башкортстан" мотоукчылар полкына керәчәк. Мотоукчы полкка республикада яңа төзелгән Даян Мурзин һәм Таһир Кусыймов "ихтыяри" батальонннары да керүе хәбәр ителгән иде.

Башкортстанда республика атамасы бирелгән мотоукчы полк оештырачаклары турында исә апрель башында хәбәр ителде. Республика хөкүмәте бу тәкъдимне "тулысынча хуплый" һәм аны төзүгә бөтен көчен куячак, чыгымнарын үз өстенә алачак, дигән иде Хәбиров.

Хәзерге вакытта республикада сугыш өчен дип барлыгы алты батальон төзелгән, алар Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев, Даян Мурзин, Төньяк амурлары һәм Таһир Кусыймов исемнәрен йөртә. Биш батальон инде сугышка китте дә.

12 апрельдә Башкортстанда оешкан "Ватан" ихтыярилар отрядын да Украинадагы сугышка озатканнар иде.

  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 715 кеше һәлак булган.
  • Күптән түгел Украина саклану министрлыгы башкортларга мөрәҗәгать итте. Аерым алганда ул сугышта үлгән башкортлар башкорт субъектлыгын һәм башкорт теле мәсьәләсен хәл итүгә ничек булыша дигән сорау бирә.
  • Шул ук вакытта Башкортстаннан китеп, "ихтыярилар" отряды белән Украинага каршы сугышып кайткан ирләр вәгъдә ителгән акчаларын ала алмауга зарлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG