Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөгелмәдә 69 яшьлек милләтпәрвәр сугышка каршы фикере өчен эзәрлекләнә


Фазыл Вәлиәхмәтов
Фазыл Вәлиәхмәтов

Татарстанның Бөгелмә районында яшәүче 69 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтовка район мәхкәмәсе 30 мең сум штраф түләтү турында карар чыгарды. Пенсионер Русия хәрби көчләрен дискредитацияләүдә гаепләнде. Аңа карата административ эш социаль челтәрдәге постына карата язылган әләк нигезендә ачылган иде.

Русия Украинага сугыш башлаган көннән алып 2024 елның 22 гыйнварына кадәр кабул ителгән һәм үзгәртелгән кануннарны да исәпләп, бүген илдә репрессияләр белән бәйле 51 канун эшли. Узган атна Русия думасында армияне дискредитацияләү һәм дәүләт иминлегенә каршы эш башкарган өчен милекне тартып алу турындагы тагын бер канун өлгесен депутатлар бер тавыштан диярлек хуплады. Алар аны "замана сатлыкҗаннары һәм карагруһлар"га каршы көрәштә нәтиҗәле булыр дип көтә.

2022 елның 24 февраленнән быелның 22 гыйнварына кадәр, Административ кодексының 20.3.3 маддәсе, ягъни Русия хәрби көчләрен дискредитацияләү турында 8693 административ эш ачылган. Бу хакта "ОВД.Инфо" хәбәр итә.

Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә яшәүче Фазыл Вәлиәхмәтов очрагы да әнә шул репрессияләрнең – меңләгән административ эшләрнең берсе.

14 декабрь көнне, иртәнге чәйдән соң, 69 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтовның ишеген полиция хезмәткәрләре шакый. Формалы ирләр, документларын күрсәтеп, пенсионерга полиция бүлекчәсенә барырга туры киләчәген әйтә һәм пенсионерны машинага утыртып алып китәләр. Вәлиәхмәтов бу хакта соңрак социаль челтәренә дә яза.

"Машинада, Карабаштан Бөгелмәгә кадәр барганчы төрле фикерләр туа башлады. Репрессия корбаннары Һади Атласи, бертуган Туйкиннар, атылган, сөрелгән авылдашларымны искә төшердем. Аларны да шулай алып китеп юк иткәннәр бит. Үземне алар кебек хис иттем, әле горурланып та алдым. Әмма билгесезлектән борчылуымны, кичерешләремне әйтеп, аңлатып та бетерерлек түгел иде. Башкаларга күрсәтә күрмә, Ходаем!" дип яза Вәлиәхмәтов.

Барып җиткәч, ул "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәсендәге репостлары һәм "2022 елның төп нәтиҗәсе – урыслар Украинадагы "Русский мир"ны юкка чыгарды" дигән язмасы өчен үзенә әләк язылганын, шуның нигезендә административ эш ачуларын белеп ала. Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең өченче катындагы бүлмәдә аңлатмалар, беркетмәләр тутырганнан соң, материаллар тупланып беткәч, сәгать икеләр тирәсендә полиция хезмәткәрләре белән берлектә Вәлиәхмәтов район суды бинасына юнәләләр. Анда Фазыл әфәндегә икенче көнне 10:30га мәхкәмәгә килергә беркетмә тапшыралар.

15 декабрь көнне, үзе әйтүенчә, 69 яшьлек пенсионер гомерендә беренче тапкыр хөкемдар каршына баса. Болар хакында да ул үзе соңрак социаль челтәрләрдә пост урнаштыра, мәхкәмәдә ниләр булуы белән уртаклаша.

"Менә мин, 69 яшемдә, гомеремдә беренче тапкыр хөкемдар каршында... Кичәге һәм бүген буласы вакыйгаларны беркемгә әйтмәдем, сиздермәдем. Холкым буенча авырлыкларны үзем генә җиңәргә өйрәнгәнмен ахыры. Төне буена бер тамчы да йокламаган хәлдә залда утырам. Кем белә, өстән сигнал килеп, әнә теге арткы ишектән, әзмәвердәй сакчылар чыгып, кулга богау салып, ябып куйсалар.... Сүз бирү белән үземне якларга керештем. Ятып калганчы, атып кал, диләр. "Радио, телевизордан гел махсус хәрби операцияне (МХО) яклау, өндәү, нәфрәт уяту, агрессив чыгышлар гына яңгырап тора, ә дөреслекне, чын сәбәпләрне, боларны булдырмау турында ләм-мим", дидем. "Халык дөреслекне үзе эзләргә мәҗбүр. Эчке эшләр бүлеге бу җәһәттән авылларда, клубларда берәр лекция укыдымы, анлату эшләре алып бардымы? Җимерелгән шәһәрләр, үтерелгән кешеләр өчен күңелем әрнеде, язмый кала алмадым", дип дәвам иттем. Дөреслек, гаделлек өчен генә тырышып утырмадым, ә башка файдалы гамәлләрем дә күп: төбәкче һәм 15 җыр авторы, бистәбездә 3 һәйкәл барлыкка килүгә сәбәпче булуымны, үз исәбемә туган ягыма багышланган китаплар бастыруымны, чишмә төзекләндерүемне, үз өемдә музей-китапханә булдыруымны, 30дан артык видео клиплар ясавымны, 30дан артык карабашлыны парапланерда очырып, кош кебек очу бәхетенә ирештерүемне һәм башкаларны тезеп киттем. Соңыннан, Карл Маркс вафат булган 14 март көнне тууымны, шуңа күрә аның эшен дәвам итүче, бөтен кешеләрне бәхетле итү өчен тырышучы кеше дип тә ычкындырдым һәм хөкемдарның өстәленә үзем язган "21нче гасыр манифестын" илтеп салдым", дип яза Вәлиәхмәтов.

Бу мәхкәмәдә аның яклаучысы булмый. Бер тәүлек эчендә пенсионерга яклаучы табу катлаулырак гамәл булгандыр, пенсиясе дә 19 мең сум гына булуны истә тотып, ул яклаучысыз гына барырга карар итә.

Адвокатларга акчам юк, пенсиям 19 мең сум гына. Йөрәгем түзмәгәнгә, әйтмичә булдыра алмаганга яздым ул сүзләрне. Миңа штрафны МХО турында дөресен язган өчен, хакыйкатьне, гаделлекне яклаган өчен салдылар дип саныйм, - диде Фазыл Вәлиәхмәтов Азатлык хәбәрчесенә.

Хөкемдарның: "Гаебегезне таныйсызмы?" дигән соравына ул: "Чын кешеләрчә, намусым белән уйлаганда – гаебемне танымыйм, ә инде, гадел булмаган хакимият кануннары буенча – таныйм, дип җавап бирә. Мәхкәмә аңа Административ кодексының 20.3.3 маддәнең 1 бүлеге нигезендә 30 мең сумлык штраф билгели.

Нәфрәтем эчемә сыймый

— Мәхкәмәдә, гаебеңне таныйсыңмы, дип сораганда, гаебеңне танымасаң, штрафны күбрәк бирәләр дип ишеткәнем бар иде. Шуңа күрә шулай дип җавап бирдем. Хөкем карарын укыгач, хөкемдарга: "Оныгым булырга тора. Аларга арба, карават алып бирергә вәгъдә иткән идем, штрафны киметә алмыйсызмы?" дип мөрәҗәгать иткән идем: "Юк, күбрәк кенә бирә алабыз" дигән җавап ишеттем. Моңа кадәр җәмгыять, милләт эшләренә, китаплар чыгару, туган ягым турында җырлар язу, клиплар төшерү, һәйкәлләр салу, чишмә төзекләндерү, өемдә музей-китапханә ясау һәм башка эшләргә 600 мең сумнан артык акча тоткан булсам, хәзер хөкүмәт казнасына ярдәмем тиячәк инде. Шуңа күрә, машина йөртү хокукым булса да машинам да юк, бөтен җиргә кул күтәреп юлга чыгып басып, очраклы машиналарда йөрим. Нәфрәтем эчемә сыймый, — ди Вәлиәхмәтов.

Ул телевизордан бер генералның "махсус хәрби операциягә каршы булганнарны юк итәргә кирәк" дип сөйләвен ишеткәннән соң, үзенә дә килерләр дип көтеп йөри башлавын да әйтә. Фәүзия Бәйрәмова белән сөйләшкәндә, аның да сак булырга кушуын, алдан кисәтүен белдерә.

— Хәтерлим, авылыбыздагы бер намуслы, хезмәт сөючән, җиде бала атасы һәм Икенче дөнья сугышы ветеранына көнче кешеләр әләк язып, милиция эзәрлекли башлагач, вөҗданлы кеше буларак гарьлеккә түзә алмыйча асылынып үлгән иде, бахыр. Телевизордан бер генералның МХОга каршы булганнарны, ягъни хакыйкать һәм гаделлек эзләүчеләрне, юк итәргә чакырганын ишеткәч, килерләр дигән шигем көчәйде. Бу вакыйгаларга бер 10 көн кала Фәүзия апа да телефоннан, каты язасың, сак бул, зыян итүләре мөмкин, дип хәбәр җибәргән иде, — ди Вәлиәхмәтов.

21 гыйнвар көнне ул Бөгелмә мәхкәмәсеннән хөкем карарын һәм штрафны түләү өчен квитанция дә алган.

"Менә 2024 елның 21 гыйнвар көнендә, хакыйкать, гаделлек өчен, сугышка каршы, язган материаллар өчен Бөгелмәдән "рәхмәт" хаты (хөкем карары) һәм штраф түләү өчен квитанция килеп җитте. Шулай итеп, Татарстан мөстәкыйльлеге өчен ике тапкыр ачлыкта торган ( Казанда 1991 елның май аенда һәм Бөгелмәдә 1993 елның апрель аенда) бердәнбер кешегә мөстәкыйль Татарстан хөкемдарлары 30 мең сум штраф "чәпәп" куйдылар. Менә хәзер уйлап утырам инде, яхшы гамәлләр өчен , яманлык белән җавап бирүче ил бармы икән тагын бу дөньяда?" дип яза Фазыл Вәлиәхмәтов шул ук "ВКонтакте" сәхифәсендә.

Азатлык хәбәрчесенең: "Штрафны түләргә ярдәм итүчеләр бармы?" дигән соравына ул андый кешеләрнең булуын, әмма аз икәнен әйтте. Теләктәшләр булуы социаль челтәрендә дә күренә, акча җыешырга тәкъдим итүчеләр дә бар. Фазыл әфәнде фикеренчә, милли эшләргә яки авыр хәлдә калган активистларга ярдәмләшү өчен акча җыеп ярдәм итәрлек волонтёрларны булдыру зарур.

Милләтебез өчен эшләрне оештыручылар күбрәк кирәк безгә

— Шактый халык булган акчасын дөрес файдаланмый. Мода дип артык ремонт ясый, артык кием ала, төрле жуликларга, чегәннәргә алданып акчасыз кала. Күп кешеләргә кайчагында күктән акча килеп төшә, мираслы була. Нигә шулардан милләт файдасына өлеш чыгармаска? Без аңа гадәтләнмәгән шул. Шуңа күрә урыннарда шундый волонтёрлар, ягъни шундый акчаларны җыеп, аны милләт файдасына эшләтүчеләр булса яхшы булыр иде. Мәсәлән, әле үзем дә клуб җитәкчеләренә балалар өчен "Татар җыры фестивале" оештырырга тәкъдим иттем. Призларга 5 мең сум үзем бирәм дидем. Тиздән булачак. Алайса балаларыбыз күбрәк урысча җырлый хәзер. Милләтебез өчен эшләрне оештыручылар күбрәк кирәк безгә, ди Вәлиәхмәтов.

Ул милләт өчен күп эшләр башкаруы белән горурлана. Татар телендә китаплар чыгара, чишмәләр төзекләндерә, җырлар язып шуларга клиплар төшерә, теләгән кешеләрне парапланда очарга өйрәтә.

— Теләк булса, күп эшләр башкарырга була. Бу кешенең сәләтеннән дә тора. Үзеңне ачу, үстерү өчен дә нәрсә беләндер шөгыльләнү кирәк. Эшләгән эшең үзеңә дә, башкаларга да шатлык бирә, милләтебезне тагын да күтәрә, үрнәк тә була ала. Мәктәпләрдә татар теленә һөҗүмнәр оештырылганнан соң, хәлләр бик начарланды. Бу Бөгелмәдә урамдагы язуларда, игъланнарда да күренә. Башка чара калмаган очракта, татар теле дәресе атнага ике тапкырга гына калдырылган очракта да, биренинди әсбапсыз, балаларга сүзләрен ятлатып татарча җыр җырлатсаң, тел югалмаячак. Айга дүрт матур җыр өйрәнсә дә җитәдер. 90нчы елларда мин белгән бер укытучы шулай эшли иде. Укучылары хәзер дә урамда очрап, әллә каян исәнләшеп торалар, ачыклар, татарча әңгәмәләр коралар. Ә мөдире аның турында, укытамыни ул, балаларны җырлатып кына утыра бит, дия иде, ди Вәлиәхмәтов.

  • 2022 елның мартыннан 2024 елның 22 гыйнварына кадәр Русия мәхкәмәләренә хәрби көчләрне дискредитацияләү турындагы маддә нигезендә 8693 эш кертелгән. Сугышка каршы позициясе өчен 19850 кеше тоткарланган. Сугышка каршы булулары өчен 825 җинаять эше ачылган. Шуларның 164е – хатын-кызларга. Шушы җинаять эшләре нигезендә 253 кеше төрмәдә утыра.
  • Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин белдерүенчә, соңгы ике елда Русиянең хәрби көчләре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә 273 җинаять эше ачылган. Тагын 83 җинаять яше Русия армиясен дискредитацияләү турындагы маддә нигезендә ачылган.
  • Быелның 24 гыйнварына кадәр Роскомнадзор ил эчендәге 8203 сайтны томалаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG