Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фазыл Вәлиәхмәтов: "Көрәш дәвам итә, ысуллар гына үзгәрде"


Фазыл Вәлиәхмәтов
Фазыл Вәлиәхмәтов

Татарстан бәйсезлеген яклап заманында ачлык тоткан Фазыл Вәлиәхмәтов 30 ел элек булган вакыйгалар һәм хәзерге вазгыять турында фикерләре белән уртаклашты.

90нчы елларда Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәштә катнашкан, бүгенге көндә җәмәгатьчелеккә исемнәре бик таныш булмаган шәхесләр бар. Шуларның берсе, хәзер инде 65 яшьтәге Фазыл Вәлиәхмәтов 1990 елда Татарстан суверенлыгы өчен көрәштә беренче сафларда торган кеше. Үз заманында Фәүзия Бәйрәмова белән бергә Ирек мәйданында ачлык тоткан Фазыл әфәнде хәзер дә татар теле, милләте өчен көрәшен дәвам итә. Шул хакта ул үзе "Көрәш дәвам итә, ысуллар гына үзгәрде", дип әйтә. Азатлык Фазыл Вәлиәхмәтов белән үткәннәр хакында, бүгенге вазгыять һәм киләчәк турында әңгәмә корды.

Фазыл Вәлиәхмәтов: "Татар мохитен булдыру кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:24 0:00

— 1980нче еллар ахыры 1990нчы еллар башында татар милли хәрәкәте, суверенитет өчен көрәш ничек оешты?

— Мин үзем милли хәрәкәттә 1990 елда катнаша башладым. Шул елның август аенда Казанда митинг белән Русия президенты Борис Ельцинны каршы алдык. Без Ельцин каршында плакатлар тотып тордык. Татарстанга гына түгел, Башкортстан, Чуашстан һәм Якут-Саха республикасына да союздаш республика статусы таләп иттек. Шул ук вакытта үзебезнең Бөгелмә төбәгендәге милли хәрәкәттә дә актив катнаштым. Ул чагында мин студент идем, шуңа күрә Казанда Татар иҗтимагый үзәгенең бөтен җыелышларына йөрдем. Бөгелмәдә "Бөгелмә авазы" газетында чыккан язмалар аша зур эшчәнлек алып барылды. Ул чакта аның тиражы 4 меңгә җиткән иде. Хәзер, бәлки интернетның дә тәэсире бардыр, 700ләп кенә.

— Хакимияттән сезгә басым булмадымы?

— Бездә башка районнардагы кебек бүлгәләнү булмады, хакимият белән дә яхшы гына эшләдек. Митинглар уздыруга һәрвакыт рөхсәт бирелде, бернинди каршылык юк иде. Мәсәлән, 1993 елда Хәтер көне митингында меңгә якын кеше катнашты. Урыс шәһәре саналган Бөгелмә өчен бу бик зур сан, күрше районнардан да килүчеләр булды, әлбәттә. 1994 елда Чечняда сугыш башлангач, аны туктатуны таләп итеп тагын да зуррак митинг оештырдык, анда чаллылар да килде, хакимияттән бернинди каршылык булмады. 1992 елда Татарстан мөстәкыйльлеге турында референдум вакытында Бөгелмәдә бик каты листовкалар сугышы булды. Мөстәкыйльлекне яклап без ябыштырган өндәмәләрне каршылар ертып үзләренекен ябыштырып чыга иде дә, аннары без аларныкын ертып атып яңадан үзебезнекен ябыштырып чыга идек. Аннары тегеләр тагын шулай дәвам итте.

— Сез Фәүзия Бәйрәмова белән бергә Ирек мәйданында ачлык тоттыгыз. Сезнеңчә, нинди нәтиҗә бирде шул ачлык игълан итүләр?

— Мин шәхсән үземә карата бүген бернинди каршылык күрмим. Нәрсә телим — шуны эшлим. Карабаштагы Һади Атласи музее каршында тарих белән, исем-атамалар, безнең табигать белән бәйле күпме шигырьләр, язмалар эләм, кеше кызыксынып сорашып китә, китаплар бастырып чыгарам. Боларны эшләргә миңа беркем дә комачауламый. Шул инде ул суверенитет өчен көрәшүнең бер нәтиҗәсе. Әйе, каршылыклар да бар, ансыз булмый.

Фазыл Вәлиәхмәтов Һади Атласи музеенда
Фазыл Вәлиәхмәтов Һади Атласи музеенда

— Нинди каршылыклар турында әйтәсез? Элек, мәсәлән, татарча сөйләшкәнгә "Кешечә сөйләшегез", дип урыслар басым ясап әйткән, ә хәзер нинди каршылык бар?

— Кая барсам да, татарча сәламләшергә тырышам. Дөрес, хәзер беркем дә нигә татарча сөйләшәсең дип басым ясамый, әмма кайбер милләт вәкилләре, безнең татар теленә мөнәсәбәтен күрсәтеп "Исәнмесез"гә дә "Исәнмесез, дип җавап бирми. Кырын карап, күрмәмешкә салышып китеп бара.

— Мондый күренешләр сезнең, кайчандыр республиканың бәйсезлеге өчен көрәшкән кешенең, күңеленә ничек тәэсир итә?

— Безнең хәлне күрсәтә торган факт була инде бу. Мондый мөнәсәбәтне күргәч, тормышны тагын да үзгәртергә кирәклеген, барысы да тәртиптә түгеллеген аңлыйсың. Үзебезне тулысынча һармонияле җәмгыятьтә яшибез дип әйтеп булмый.

Фазыл Вәлиәхмәтов чыгарган "Уяну" китабы
Фазыл Вәлиәхмәтов чыгарган "Уяну" китабы

— Милләт яшәсен дип бүген дә күп эшләр башкарасыз. Туган як турында татар телендә китаплар бастырасыз, төбәкне өйрәнәсез, күренекле шәхес Һади Атласи исемендәге хосусый музей да ачтыгыз. Татар кешесенә үз халкының кадерен белеп яшәсен өчен тагын нәрсә эшләп була, сезнеңчә?

Мохит кирәкле дәрәҗәдә булса, кешенең аңын да үзгәртеп була

— Татарча мохит булдырырга кирәк. Үзебезне матурлык, гаделлек үрнәге итеп күрсәтергә тиешбез. Менә мин моңа күп игътибар итәм, кешеләр мәгълүматның 90 процентын күз аша ала. Урысча язу белән беррәттән татарчасы да күз алдында торса, кеше аны күбрәк истә калдырыр иде, татар телен шулай итеп тә өйрәнер иде. Мохит аңны билгели дип әйтәләр. Шул мохитне булдырыр өчен тырышырга кирәк безгә, татарча язулар, татарча сөйләм, татарча музыка күбрәк яңгырасын иде. Мохит кирәкле дәрәҗәдә булса, кешенең аңын да үзгәртеп була.

— Сез әйткән нәрсәләрне ничек күбәйтеп була соң?

— Шулай шул, үз дәүләтебез булмагач, мөмкинлекләребез дә чикләнгән. Булган бөтен мөмкинлекләрдән тулысынча файдалана алмыйбыз, чөнки дилбегәләр үзебезнең кулда түгел. Хәлдән килгәнчә тырышабыз, ләкин ул җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә нәтиҗәсе бик шатланырлык түгел, һаман урыс теле өстенрәк, татар теле икенче урында. Монда инде үзеңнең дәүләтең булырга тиеш, башлыгыбыз һәм аның ярдәмчеләре татар милли җанлы булырга тиеш, чөнки бер кеше үзе генә берни эшли алмый. Һәм, инде, әйткәнемчә, мохит кирәк. Әйтәләр бит, сыйфат күпмедер дәрәҗәгә җитеп санга әверелә, ә сан күпмедер дәрәҗәгә җиткәч — сыйфатка. Ягъни, безнең мохит күпмедер дәрәҗәгә җиткәч, халыкның аңы да үзгәрәчәк.

Фазыл Вәлиәхмәтов Һади Атласи музеенда
Фазыл Вәлиәхмәтов Һади Атласи музеенда

— Көрәш кырында берүзем калдым дигән фикер юкмы?

— Бездә бит күп кеше үз фикерен яшерә. Үз-үзен саклау инстинкты бар кешедә, бу әйбер дә кеше тормышында зур роль уйный. Синең белән бер фикердә булса да, гамәлләреңне хупласа да, ул моны белдерергә тырышмый.

— Ни сәбәпле икән?

— Ышанып бетми.

— Кемгә, нәрсәгә ышанып бетми?

— Дәүләт оешмаларына, хакимияткә бик ышанып бетми. Үз-үзен шулай итеп саклап калырга тырыша. Татарда шул үзен саклау инстинкты бик көчле. Шуңа күрә ул бар кешегә дә үз фикерен әйтеп йөрми.

— Татар — куркак, дигән сүзләр белән килешәсезме?

— Куркак түгел ул. Мондый көчле инстинкт акылдан да булырга мөмкин. Татар үз-үзен саклап калыр өчен хәтта туган теленнән дә ерагаеп, икенче телдә аралашуга күчә.

Фазыл Вәлиәхмәтов чыгарган "Уяну" китабы
Фазыл Вәлиәхмәтов чыгарган "Уяну" китабы

— Бәйсезлек өчен көрәшкән чор да тарихка кереп калды. Бик күп яшьләр моңа артык игътибар итми. Сезнеңчә, тарихның шул өлеше Татарстан өчен никадәр әһәмиятле булганын ничек аңлатып була?

Мәктәпләрне маңкортлар тәрбияли торган инкубаторга охшатам

— Мәктәпләр аша моны җиткерү авыр, чөнки, минемчә, мәктәпләр хәзер ябык оешманы хәтерләтә. Безнең җәмгыятьтән аерылган, Мәктәпләрне маңкортлар тәрбияли торган инкубаторга охшатам кайвакыт. Нәрсәне белергә тиешләр, нәрсәне юк — бөтенесе пунктлап билгеләнгән кебек. Шундый програм ярдәмендә белем алган баладан нәрсә көтәргә? Милли тәрбия бирелми бит.

— Нишләп бирелми кала икән?

— Мәгарифтә артык вәкаләтләребез юк. Мәскәүдән төшкән програмнар аша укыту бара бит мәктәпләрдә.

— Алга таба да шулай барса, 10-20 елдан нәрсә булыр?

— Бер буын татар телен белми икән, табигый, татар теле урынына ясалма татар теле генә кала. Күптелле мәктәп ясыйбыз диләр, әмма бала бакчадан ук гаиләдә, урамда татар телен ишетеп үсмәгәч, аның никадәр нәтиҗәле булуы билгесез. Татар телен өйрәткән берничә уку йортын ачып ясалма телне генә үстерәчәкләр, чөнки табигый тел мохит булганда гына тулысынча үсә алачак.

XS
SM
MD
LG