Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ельцинга кадәр үк татарлар мөстәкыйльлеккә таба зур адымнар ясаган иде"


Ельцин Казанда татар зыялылары белән очраша, 6 август 1990

Шагыйрь, публицист Ркаил Зәйдулла 1990 елда Казанга Борис Ельцинның килүен, татар язучылары белән очрашуын, халыктан ничек качканын искә ала. Аның сүзләренчә, татарларга суверенитетны Мәскәү түрәләре китереп бирмәде, Татарстан халкы ул вакытта ук нык сәясиләшкән иде.

1990 елның җәендә Татарстанга Борис Ельцин килә. Ул берничә шәһәрдә була. Казанда Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында татар зыялылары белән очраша. Нәкъ шул очрашу вакытында ул "Суверенитетны никадәр йота аласыз, шулкадәр алыгыз" дигән мәшһүр сүзләрен әйтә. Башта Казанда әйтә, аннары Уфада да кабатлый. Милли зыялылар белән очрашуда Әмирхан Еники кебек олпат язучылар да, яшь шагыйрьләр дә булган. Рабит Батулла аны Финляндиядән алып кайткан магнитофонына яздырып барган, стенограммасы "Мәдәни җомга" газетында басылып чыкты. Азатлык шул очрашуда катнашкан шагыйрь, язучы Ркаил Зәйдулла белән сөйләшеп, 30 ел элек булган очрашуга бәя бирергә сорады.

— Ркаил әфәнде, Борис Ельцин белән очрашуга кемнәр чакырулы иде? Ниндидер алдан әзерлек булдымы?

— Ул вакытта да протокол эшләре бар иде. Ринат Мөхәммәдиев ул вакытта ТАССР Язучылар берлеге рәисе иде, РСФСРның Югары шурасында депутат та, бер комитетны да җитәкли иде. Мәскәүдән кайтып җыелышлар уздырып киткәне хәтердә. Бер кайтуында ул РСФСРның Югары шурасы рәисе Борис Ельцинның Казанга киләчәген әйтте. Казанга, Уфага барырга тели, планны төзедем, диде. Милли зыялылар белән очрашу булачак, КДУга да барачак дип әйтелде. Шуңа идарәдә бу очрашуда кемнәр катнаша, нинди сораулар бирәчәгебез турында сөйләштек. Мөһимнәрен сайлап, үзара бүлешкәнне дә хәтерлим. Язучылар гына түгел, башка иҗат кешеләре дә катнашырга тиеш иде, шулай булды да, әмма активлары шул язучылар иде. Очрашу берлекнең Тукай клубында булды, ул янкорма иде, аны сүттеләр. Башта Ельцин Ринат Мөхәммәдиевның туган ягы Мамадышка барды, аннары Казанга килде. Ул безгә килгәндә кызмача иде.

— Халык аны ничек каршы алды? Урамда бик күп кеше булган дип искә алалар, фотоларга караганда кешеләр әз булган?

Сезнең Ельцин-Мельцин килә дип бәдрәфкә бармый торыйммы әллә хәзер?

— Халык урамда бик күп иде, шигарләр, таләпләр язылган плакатлар белән торалар. Халык шаулый, әмма чакыру кәгазьләре булган кешеләр генә кертелде. Анда да бит зал артык зур түгел. Кызыклар күп булды инде. Ельцинны көтәбез бит инде. Безнең берлектә Җиһан исемле карчык каравылда тора иде. Арчадан дип истә калган. Сталин вакытында лагерьларда "надзиратель" булып та эшләгән ул. НКВД лагерьларындагы вертухайларны хәтерләткән карчыктан барысы да курка иде. Мансур Шиһапов Ельцинны төп ишектән кертик дип хәл итте, болай без арткы ишектән йөрибез. Кесә телефоннары юк, Ельцин соңга кала, урам тулы кеше, таләпләр белән шигарләр язылган. Ельцин менә-менә килергә тиеш, ә Җиһан карчык кысталган, ишекне шартлатып бикләгән дә бәдрәфкә киткән. Юк та юк бу, Мансур Шиһапов сүгенеп бетте, кызарган, бүртенгән, каравылчыны эзли, йөрәге туктала дип торабыз. Ачкыч Җиһан карчыкта гына. Ул пәйда булды, Шиһап: "Син кайда йөрисең? Хәзер Ельцин киләчәк бит!" дип кычкыруына, Җиһан карчык: "Сезнең Ельцин-Мельцин килә дип бәдрәфкә бармый торыйммы әллә хәзер?" дип әйтеп салды. Төп ишекне ачып өлгерде ул.

Почмак саен ниндидер таныш булмаган кешеләр, кәчтүмнән йөриләр, барысы да бер төсле чырайлы. Күп иде алар. Соңнан гына аңладык, алар КГБ кешеләре булган.

Берлек бинасына Борис Ельцин Миңтимер Шәймиев, Мөхәммәт Сабиров, Ринат Мөхәммәдиев белән килеп керде. Президиумда тагын бер кеше утыра иде арттарак, ул тән сакчысы булып чыкты бугай.

— Очрашу ничек узды? Нинди сораулар бирелде?

— Тукай клубына кешеләр тулган иде. Эссе көн иде, президиумда утыручылар түзмәде, пиджакларын барысы да салды. Залга КПСС обкомының беренче сәркатибе Рева Идиятуллин килеп керде, озак басып торды, әмма берсе дә аңа хәтта урын тәкъдим итмәде. Бу Совет берлегенең юкка чыгып баруының бер күрсәткече булды.

Мин үземнең сорауны хәтерлим. Совет берлегендә хәлләр ничек иде: Чаллыда КамАЗ төзелә, ә төзелештә безнең кешеләр эшләми, СССРның төрле шәһәрләреннән китертәләр. Безнең халык исә БАМ төзергә, Себергә китә. Совет хакимияте шулай итеп кешеләрне, милләтләрне ботап, уртак бер совет кешесен барлыкка китерергә теләде. Менә мин шул "вербовка" белән читтән китерү кайчан туктатыла, моның төбендә нинди сәясәт ята дип сорадым. Ул халыкны чама белән тарату бар дип таныды, әмма кешеләрегезне читкә җибәрү-җибәрмәү сездән тора, диде. Татарстан җитәкчелегеннән тормый иде бу мәсьәлә. Шуның белән әйтте дә бетте. РСФСР таркалды, бу мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителде.

Ельцин аптырап, хәтта югалып калды, бүртенеп чыкты, ул үзен бүлдергәннәр белән беренче очрашты кебек иде

Ельцин күп сөйләде, башкалар сүз катмады да. Ул кызмача булгангадыр, шуңа бик җәелеп чыгыш ясады. Кытайларга кереп киткәч, залда утыручылар, безгә кытайлар мөһим түгел, безнең үз проблемнарыбыз җитәрлек, дип аны бүлдерде. Аны Фәүзия Бәйрәмова әйтте. Ельцин аптырап, хәтта югалып калды, бүртенеп чыкты, ул үзен бүлдергәннәр белән беренче очрашты кебек иде. Менә нык ачуы чыккан иде, Фәүзиянең бугазына килеп ябышыр кебек күз алдына килде.

Режиссер Дамир Сираҗиев мөстәкыйльлек турында сүз кузгатты. Нәкъ шул сорауга, ялгышмасам, Ельцин "суверенитетны күпме йота аласыз, шулкадәр алыгыз" дип әйтеп салды. Ул сәяси суверенитетны күз алдында тотмаган, икътисади мөстәкыйльлек турында күз йөрткәндер дип уйлыйм. Ә Татарстан халкының максаты башка. Бездә беренче ычкындырды ул сүзләрне, аннары Уфада шуны ук кабатлады. Ул бит ала алмаячаклар, йота алмаслар дип ышанып әйткән. Әмма татарлар ычкынган сүзне тотып алды. Әмирхан Еники Башкортстандагы татарлар турында сүз кузгатты кебек истә калган.

— Нинди фикер калдырды язучыларда Ельцин? Нинди хисләр иде?

— Хөрмәт белән карыйлар иде. Каһарман, азатлык алып килүче буларак кабул итәләр иде аны. Мин үзем шикләнеп карый идем, соңыннан язылган "Ельцин түбәтәе" дигән язма да шундый халәттән иҗат ителгән. Мәскәүдән яңа формат кешесе килде, шул кармакка каптыра иде күпләрне. Мәрхүм язучы Мөсәгыйть Хәбибуллинның сүзләре истә, "Безнең халык бигрәк самими, мин Ельцинның Екатеринбурдагы халык белән ничек сөйләшкәнен хәтерлим, бик каты куллы, дорфа, тупас" дип әйткән иде аның турында. Ике сәгатьләп кенә барды бу очрашу. Ельцинга Ринат Мөхәммәдиев чигелгән түбәтәй бүләк итте. Гадәт шундый бит безнең. Ул киде дә кире салды.

Ельцинга түбәтәй бүләк итү
Ельцинга түбәтәй бүләк итү

Очрашу бетте, халык урамда көтә. Анда чыгарлык түгел иде чынында. Ельцин халык арасына кереп китте, үзен демократ итеп күрсәтә иде. Түбәтәйсез чыккан иде, аннары аны милли хәрәкәт активисты Зөфәр Салиев тотып алган да тагын бер түбәтәй бүләк иткән. Анысын менә киде. Халык агымына кереп китте дә ул Мөштәри урамы буйлап бара. Бутлеров урамына чыгып аска таба, Боҗрага таба атларга дип уйлагандыр. Әмма ул тиз генә халыктан котылып 2нче трамвайга утырып Чехов базарына борылып китте. Аннары машинада куып җитеп КДУга алып киттеләр үзен. Минемчә, ул артистларча махсус кыланган, менә мин сезнең кебек трамвайда йөрим дип күрсәткән.

— Бүгенге күзлектән бу вакыйганы ничек бәялисез? 1990нчы еллар белән өркетү дә ешайды, куркыныч еллар дип искә алу модага керде.

— Казанга РСФСРның зур җитәкчеләре килгәне юк иде, 1964 елда Никита Хрущев кына килгән. Эзсез узды дип әйтеп булмый Ельцинның килүен, кимендә язучылар арасында фикер үзгәрешләре булгандыр дип уйлыйм. Соңрак конкрет сәяси нәтиҗәсе булгандыр дип уйлыйм, мәсәлән, Шартнамәне имзалау.

Ельцин килде дә безгә ирекле яшәргә рөхсәт итте дип уйлау дөрес түгел

Ельцин килде дә безгә ирекле яшәргә рөхсәт итте дип уйлау дөрес түгел. Татар иҗтимагый үзәге ул чакта көчле, халык актив. Интернет булмаса да кешеләр "ә" дигәнче җыела. Милли хәрәкәтнең сүзе үтә иде, кешеләр белән бик тыгыз эшләделәр. Фикерне формалаштырырга ярдәм иттеләр. Атна саен җыелышлар, митинглар уза иде. Бернинди дә өстән кушып халык җыелмый иде. Шул елны Ташкентта булган идем, бездә көн саен вакыйга, хәрәкәт, ә Ташкентта тынычлык, дулкынлануның бер әсәре дә юк. Аптыраган идем шул чакта. Менә алар кем дә, без кем хәзер?

Яшьлек еллары бит. Яңа сулыш, иркенәеп киткән чак, сагындыра. Суверенитетны да хәзер гөнаһлы сүз кебек телгә алалар. Русиянең генә суверенитеты турында сүз алып барыла. Суверенитет татар сүзе түгел, әмма безгә ул бик якын. Татар өчен гыйбрәтле бер чор.

Дөрес, ул вакытта төрлесе баштан кичелде, дефолт та булган, бандитлар азган чак, кибеттә ризык юк дип искә алалар, 1980нче елларда да кибет киштәлере буш иде, СССР вакытында да хәерчелек иде. Башташтаклык, җинаятьчелек тә үзгәреш чорында була. Диңгез дә дулкынланганда чүп-чар өскә чыга, монда да шулай. Әмма барыбер өметле чак, милли азчлык үз хокукларын танытачак, рәхәтләнеп үз телебездә белем ала алачакбыз дигәнгә ышаныч белән яшәгән чор. Без бит ул вакытта бары тик союздаш республика статусы турында сөйли идек, суверен республика дип сөйләүчене хәтерләмим. ГКЧПны да махсус оештырдылар, союздаш республикалар арасында шартнамәне булдырмас өчен эшләнде. Татарстан ул исемлектә бар иде.

— Ничек уйлыйсыз, мондый вазгыять кабатланырга мөмкинме?

— Якын киләчәктә күтәрелеш булуына охшамаган. Әмма фаразлап булмый, халыкның ачуы кайчан, нәрсәдән кабарып китүен чамалау авыр. Русиядә киләчәкне гомумән гоманлап булмый. Шуңа да татарның оеткысын саклап калырга кирәк.

фикерләр (6)

бу форум ябык

Cуверенитет хәтирәләре

Азатлык тәкъдим итә

XS
SM
MD
LG