Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы сәяси ачлыкка 30 ел. "Халыкны идеалистлар гына коткара ала"


Зиннур Әһлиуллин Татарстанга cоюздаш ресепублика статусы таләп итеп Чаллының Азатлык мәйданында ачлык тота. Август, 1990

1990 елның 2 августында Чаллыда татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Зиннур Әһлиуллин Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итте. Шушы вакыйганың 30 еллыгы уңаеннан Зиннур әфәнде белән сөйләштек.

—​ Зиннур әфәнде, Сез моннан нәкъ 30 ел элек Татарстанга союздаш республика исеме бирелсен дип ачлык игълан иттегез. Искә төшерегез әле бу вакыйганы. Бу ачлыкка физик һәм рухи яктан алдан әзерләнгән идегезме, әллә инде ачлык игълан итү уйламаганда килеп чыктымы?

— Ачлыкка чыгу өчен күп мәгълүматлы булу, Совет берлегендә барган вакыйгаларны аңлау кирәк иде. Без бит Чаллыда милли хәрәкәтне кырымтатарлар Мәскәүдә чыкканнан соң 1987 елда берничә кеше башлап җибәрдек.

Милли хәрәкәт Совет берлегендә юк иде. Берничә кеше генә чыга башласа да КГБ аны тизрәк изә иде. Конституциянең 58нче маддәсе нигезендә антисовет пропагандасы дип җүләрләр йортына ябалар иде.

Чаллыдагы милли хәрәкәт бик җитди рәвештә барлыкка килде. Без берничә кеше җыелып милли хәрәкәтне башлап җибәрдек. Ул кешеләрнең берсе Наил Мансуров иде, башта 7-8 кеше идек, аннан 20-25 кешегә җиттек. Без листовкалар чыгара идек һәм Татар-башкорт союздаш республикасы таләп итә идек.

Әйе, без Татарстанга союздаш республика таләп иттек. Ул вакытта Балтыйк буе республикалары да аерым дәүләт булуны таләп итмәде. Алар икътисади бәйсезлекне таләп итте.

Совет берлегенең таркалуы кырымтатарларның Мәскәүдә урамга чыгуыннан башланды

1987 елда кырымтатарлар Мәскәүдә Кызыл мәйданга чыккач кына бөтенесенең рухы күтәрелде. 260 меңлек кырымтатарлар үз хокукларын таләп иткәч, бездә өмет шул кадәр күтәрелде. Миллионлаган санда халкы булган, урыс булмаган халыкларның өмете артты, аларга бераз хурлык та булды шулкадәр аз кешесе булган кырымтатарлары чыгуыннан. Милли мәнфәгатьләрне таләп итү менә шул вакыйгадан соң башланып китте. Совет берлегенең таркалуы кырымтатарларның Мәскәүдә урамга чыгуыннан башланды, дип әйтер идем мин.

Без милләтче буларак та Совет берлеге таркалыр дип уйламый идек. Совет берлеге мәңгелек дәүләт дип башыбызга керткәннәр, ышандырганнар иде. Менә шушы вакыйлар минем 1990 елдагы ачлык тотуга рухи яктан әзерләгән иде. Дөресрәге, гомер буе уйланылган адым иде.

Ачлыкка утырганда сезгә ничә яшь иде?

— 39 иде миңа ул вакытта.

Ни өчен 2 августта чыгарга булдыгыз ачлыкка? Ни өчен иртәрәк яисә соңрак түгел?

— Безнең саныбыз аз булса дә иҗтимагый үзәк буларак Чаллыда оешкан идек. Татарстанга ул көннәрдә РСФСР башлыгы Борис Ельцин килергә тиеш иде. Ул заманда бик популяр иде Ельцин. Без аның Чаллыга КамАЗ заводын карарга килергә җыенганын белә идек. Аның популярлыгын кулланып, бу килүен үзебезнең якка аударырга тырыштык. Һәм шулай итеп, ул килер алдыннан берничә көн алдан ачлыкка яттым.

Ачлыкны үзегез генә тоттыгызмы әллә сезгә кушылучылар булдымы?

— 2 августта үзем генә башладым. Аннан Нур Гимазов һәм Самат исемле кеше миңа кушылды.

Чаллының Азатлык мәйданында ачлык тотучылар, Сулдан: Самат исемле егет, Нур Гыймазов, Зиннур Әһлиуллин. Август ае, 1990
Чаллының Азатлык мәйданында ачлык тотучылар, Сулдан: Самат исемле егет, Нур Гыймазов, Зиннур Әһлиуллин. Август ае, 1990

— ​Иртәдән башладыгызмы ачлыкка?

— Әйе. Иртән иде. Минем белән бер кеше чыгарга тиеш иде әмма ул кеше килмәде. Акция тормышка ашсын өчен миңа үземә генә чыгарга туры килде.

— ​Чаллының кайсы урынында?

— Азатлык мәйданының шәһәр хакимияте бинасы алдында.

— ​Ачлык тота башлаганчы бу акцияне ничә көн уздыра алырмын, ничә көнгә чыдый алырмын дип уйладыгызмы?

Ачлык тотканда ничә көнгә түзәрмен дип уйламыйсың

— Ул вакытта ничә көнгә түзәрмен дип уйламыйсың. Иң мөһиме чараны үткәрү һәм халыкны агитацияләү. Биш көн, ун көн дип көннәрне алдан уйлап кую куркаклар эше дип уйлыйм. Сугышканда да минем башымны бәрерләрме, борынымны бәрерләрме дип уйласаң, син сугышчы була алмыйсың.

Ачлык акциясендә минем белән бергә төркем эшләде, иҗтимагый үзәк эшләде. Йөзләгән листовкалар әзерләнде. Чатыр алып килделәр. Су эчкәләп тордым.

— ​Беренче көнегез ничек үтте?

— Ул вакытта тәҗрибә булмагандыр инде, мин ачлыкка дөрес кермәдем. Кичен ит бәлеше ашаган идем. Беренче, икенче көнннәрдә минем бик каты башым авыртты. Ачлыкка кергәндә яшелчә ашарга кирәк икәнен соңыннан гына өйрәндем.

— ​Нинди кичерешләр булды?

— Миңа баш авыртканны күрсәтмәскә кирәк иде. Иң мөһиме, безнең акция уңышлы рәвештә барды. Бу хәл минем үз халәтемә артык басым ясарга бирмәде.

— ​Вакытны ничек уздырдыгыз?

— Вакыт бик акрын уза ачлык тотканда. Шул кешеләр белән сөйләшәсең, дуслар белән гәп корасың. Листовкалар тарату, кешеләргә аңлату белән уза иде.

— ​Сезнең ачлык тотуыгыз белән кызыксынучылар күп булдымы?

— Гаҗәеп күп иде. Чөнки халык мәйданга Ельцинны күрергә дип килгән иде. Ельцинның Чаллыга 4-5 августларда килергә тиешлеген белә идек. Ачлыкка шул көнне генә чыкан булсак, аның файдасы булмас иде. Алдан ачлыкка башлагач кеше бездән хәбәрдар булып торды.

— ​Төннәрен килеп борчучылар булмадымы?

— Ачлык тотучыларны иҗтимагый үзәктән яшьләр саклап торды. Бер мәртәбә чыннан да килделәр. Плакатларны ертып ташларга теләделәр. Безне саклаучылар аларны шунда ук тиз генә кыйнап җибәрде. Килүчеләр монда бер мескен татар ачлыкта ята дип уйлагандыр инде. Шуннан соң бүтән борчучы булмады.

— ​Ачлык тотуыгыз белән кызыксынучылар арасында күбрәк кемнәр булды?

— Татарлар иде күбесе. Урыслар яныма бик сирәк килде.

— ​Нинди шигарләр күтәрдегез?

— "Татарстанга союздаш республика статусы бирүне таләп итәбез", дигән шигарләр иде. Бары бер таләп. Аннан соң чатырга Рәсүл Гамзатовның "Әгәр иртәгә минем халкым юкка чыга икән, мин бүген үләргә әзер" дигән сүзләре дә язып куелган иде.

— ​Листовкалар әзерләдек дип әйттегез, анда нинди сүзләр язылган иде?

— Союздаш республика турында аңлатылган сүзләр иде. Бу статусны икътисади чаралар белән аңлаттык. Чөнки ул чакта халыкның 90%ы "көнлек адәмнәр" иде. Мондый кешеләргә, ашарга-эчәргә, яшәргә, күп акча гына кирәк дигәндәй. Шуннан ары алар бер нәрсә дә уйламыйлар. Аларга калганы кирәк түгел. Тел, мәдәнияткә андыйлар буш нәрсә дип карыйлар. Андыйларга тел икмәк аркылы керә.

"Көнлек адәмнәр"дә бернинди характер юк. Алар акчаны гына ярата

Ни өчен Татарстанда торып рәхәтләнеп татар телсез яши аласың, ә урыс телсез яши алмыйсың? Чөнки урыс теле икмәк белән, акча белән бәйләнгән. Бу хәл хәзер дә шул ук, үзгәрмәде. Хәзер инде киресенчә, кирегә таба китте. Чөнки Татарстанның колониаль администрациясе, Шәймиевләр, Миңнехановлар бер нәрсә дә хәл итми. Аларга баерга ирек бирәләр. Әмма телне, мәдәниятне күтәрергә бирмиләр. Телне, мәдәниятне күтәрә башлый икән, аларны эшләреннән алып аталар. "Көнлек адәмнәр"дә бернинди характер юк. Алар акчаны гына яраталар.

— ​Ачлык тотугыз ничә көн дәвам итте?

— 12 көн. 12нче көндә авыздан кан килә башлады. Бавыр тарала башлый икән. Шуннан соң ачлыктан чыгарга кирәк дип әйттеләр. Ул чагында без ачлык тотуның нечкәлекләрен белми идек. Чөнки ач тору белгечләре юк иде.

— ​Ачлыктан ничек чыктыгыз?

— Ач торган кеше ачлыкны туктатып ашый башлый икән, шундук үлә. Мин монсын белә идем. Тамчылап-тамчылап сок эчеп ачлыктан чыктым. 12 көн ачлык тотсаң, 12 көн ачлыктан чыгасы.

— ​12нче көндә аякта тора идегезме?

— Әйе, ачлыкны үз аягымда йөреп уздырдым. Иң мөһиме — психологик яктан әзерлек. Психологик яктан әзер булмасаң, бик авыр булырга мөмкин.

Зиннур Әһлиуллин ачлык тоту вакытында
Зиннур Әһлиуллин ачлык тоту вакытында

— ​Ачлык тотучыга теләктәшлек тә бик зур ярдәм итәдер психологик яктан, кемнәр сезгә теләктәшлек белдерде?

— Халык.

— ​Мин дә ачлык тотам дип кушылучылар булдымы?

— Әйткәнемчә, берничә көннән ике кеше минем белән ачлык тота башлады. Алар бераз тоткач туктатты. Ул вакытта ачлык тоту куркыныч иде бит. Аны дөрес итеп тота белү кирәк иде. Үзем керүен дөрес кермәдем, әле ярый дөрес итеп ачлыктан чыгуны өйрәткәннәр иде, дөрес чыкмасам, тагын да начарырак булыр иде.

— ​Сез ачлык тотканда табиблар ярдәм иттеме?

— Безнең үз табибларыбыз бар иде, шәһәр хастаханәләреннән алай килүче булмады.

Түрәләрдән нинди дә булса реакция күзәтелдеме? Ачлыкны туктат, җитәр дип әйтүчеләр булдымы?

Ельцин Чаллыда "Күпме йота аласыз, шул хәтле суверенитет алыгыз" дигән сүзен әйтте

— Ул чагында ике төрле хакимият гамәлдә иде бит. Бер яктан Ельцин, икенче яктан Горбачев. Алар үзләре бу хәлдән аптырашта калдылар. Түрәләр килмәде дә, әйтмәде дә. Чөнки түрәләрне күргәч, халык аларга ябыша иде ул заманда. Шунсын да әйтергә кирәк, Ельцин Чаллыга килгәч, минем белән очрашырга теләде. Моны безнең егетләргә аның кешеләре килеп әйтте. Мин "чын татар урыс патшасына буйсынмый" дип аның янына барудан баш тарттым. Егетләр дә үгетләп карады мине. Мин, кирәк булса үзе килер дидем, бармадым барыбер. Шуннан соң Ельцин Чаллыда "Күпме йота аласыз, шул хәтлек суверенитет алыгыз", дигән сүзен әйтте. Ул бу сүзләрен Казанда да кабатлаган булырга тиеш.

Ельцин Казанда, архив фотосы
Ельцин Казанда, архив фотосы

— ​Үз гамәлегездән канәгать калдыгызмы?

— Мин канәгать калдым дип әйтмәс идем, бары үз бурычымны үтәдем дип саныйм.

— ​Ачлыктан соң сәламәтлегегездә үзгәрешләр күзәтелмәдеме?

— Сәламәтлек борчыды. Ачлык яшь организмга зур сынау бит ул. Берничә ай буе җайсыз процесслар барды организмда. Курку, баш әйләнү процессы бар иде.

— ​Зиннур әфәнде, сезнең бу ачлык тотуыгыз Татарстанга, татар милләтенә нинди нәтиҗәләр бирде? Бу ачлыктан соң нәрсәләр үзгәрде яисә үзгәрмәде?

Суверенитет декларациясен беренче булып Чаллы депутатлары тәкъдим итте

— Беренчедән, милли хәрәкәт массакүләм милли хәрәкәткә әйләнде. Милли хәрәкәт ул меңләгән кеше катнашса милли хәрәкәт була. Мин бу очракта Чаллыдагы милли хәрәкәтне күздә тотам. Аннан соң Түбән Камага, Әлмәткә күчтек. Бөтен җирдә демонстрацияләр, митинглар оештырып ул шәһәрләрне күтәрдек. Бигрәк тә Түбән Кама белән Әлмәтне дияр идем.

Суверенитет декларациясен кабул итүне коммунистлар план белән оештырган иде. Русия субъекты, Совет берлеге субъекты дигән сүзләр бар иде. Татарстанда халыктан куркып субъект дигән сүзне алып ташладылар.

— ​Ничек итеп?

— 1988-1989 елларда Чаллыда татарлар саны 29 % чамасы гына иде. Хәзер 48%. Чаллыда депутатларның бик әзе генә татар иде. Без шәһәр хакимияте утырышы вакытында мэрияне камап алдык. Декларацияне кабул иттермичә утырыштан беркемне дә чыгармадык. "Русия субъекты" дигән төшенчәне төшертеп калдырмыйча туктамадык. Безнең максат Татарстанга союздаш республика статусы бирелсен дигән юнәлеш иде. Меңләгән кеше җыелган иде.

Шушы ук ысулны аннан соң Казанда уздырдык. Ләкин Казанда кеше азрак иде. Дөресен генә әткәндә, ничә еллар үткәч тә Казан күтәрелмәде. Ничек Явыз Иван Казанның рухын сындырган булса, шулай сынган рухта калды ул. Казанга күпме мәртәбә автобусларга утырып демонстрацияләр уздырырга бардык, Казан халкы күпләп чыкмады.

— ​Ачлык тотканда ни өчен союздаш республика сорадыгыз, ни өчен тулы бәйсезлек таләп итмәдегез?

— Ул вакытта тулы бәйсезлекне хәтта Балтыйк буе илләре дә таләп итмәде. Һәм моны халык та аңламас иде. Нәкъ менә халыкка үзе аңлый торган сорауны гына бирергә кирәк иде. Вакыты җиткәч тулы бәйсезлек тә булыр иде. Бу сорау бик тә дөрес куелган иде ул вакытта. Чөнки Совет берлеге бар иде, Балтыйк буе илләре генә чыгыш ясый иде. Союздаш республика таләп итү тактик яктан бик яхшы таләп иде.

Без чагыштыруны икътисади саннар белән ясадык. Башка союздаш республикалар табышны үзендә күпме калдыра да, Татарстан үзендә күпме акча калдыра дип күрсәттек. Әгәр дә без күбрәк телгә басым ясасак, ул хәтле көчле була алмас идек. "Көнлек адәмнәр"гә синең телең дә, бәйсезлегең дә, мәдәниятең дә кирәкми бит. Аларга ашарга һәм акча гына кирәк. Ә кешегә синең кесәңнән урлыйлар дип күрсәтәсең икән, ул кеше нишләп минем кесәмнән урларга тиеш дип уйлый башлый. Ә тел һәм изге нәрсәләр бар дисәң, ул аны беркайчан да уйламаячак. "Көнлек адәм"не татарча сөйләштерү өчен ихтыяҗ кирәк. Мин менә президент булсам, биш елда татарчаны кайтара алам. Ант итеп әйтәм кайтарам.

— ​Ничек итеп?

— Кем татар телен белә һәм аны куллана, аңа хезмәт хакын ике мәртәбә күтәрәм дип әйтәм. "Көнлек адәм" шунда ук татарча өйрәнергә тотыначак. Масса белән идарә итү юллары бик җиңел ул. "Көнлек адәм" белән кем идарә итә — Мәскәү идарә итә.

— ​Ул вакыттагы милли хәрәкәт эшчәнлегеннән Татарстанда кемнәр файда күрде дип уйлыйсыз?

Милли хәрәкәт булмаса, түрәләр белән беркем дә, Мәскәү дә санлашмас иде

— Тулаем алганда республикага файда булды. Чөнки Татарстан бюджетына күбрәк акча кала башлады. Монсы бер. Ә төркемнәргә килгәндә, монда Татарстан җитәкчеләре бик зур файда күрде. Бигрәк тә Шәймиев кланы. Икенчедән, түрәләр бит бик хәйләкәр, алар Фәүзия Бәйрәмова, милли хәрәкәт белән куркытып, Мәскәүдән дивидендлар алды үзләренә. Бу клан республика байлыкларына хуҗа булды. Дәүләт байлыгын якын кешеләренә өләште. Без булмасак, болар килә, дип бик нечкә уен уйнадылар. Болар безне изеп баедылар. Милли хәрәкәт булмаса, түрәләр белән беркем дә, Мәскәү дә санлашмас иде. Мәскәү татар күтәрелешеннән куркып калды һәм аларга ирек бирде. Шулар кулы белән безнең милли хәрәкәтне дә бетерделәр, биналардан да куып чыгардылар, штрафлар да салдылар.

Бер сер әйтимме сезгә? ГКЧП вакытында Шәймиев икенче көнне үк ГКЧПны яклап чыкты. 3-4 көннән ГКЧП бетте. Аннан берничә айдан соң Шәймиевне алып китәргә Мәскәүдән Казанга Сергей Шахрай (РСФСРның дәүләт киңәшчесе - ред.) килде. Халык Шәймиевне бирмәскә дип урамга чыкты. Чаллыга Зәки Зәйнуллин килеп әллә ничә автобус белән яшь егетләрне Казанга алып китте. Чөнки Казандагы бөтен демонстрацияләрне Чаллылар алып бара иде. Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шундый көчле оешма идек. Нәтиҗәдә Шәймиевне алып китә алмадылар.

Менә хәзер Шәймиевнең психологиясенә килик. Шәймиев белән бергә укыганнар аны бер кайчан да тәвәккәл булмады дип әйтәләр. Күз алдына китерегез, Шахрай килде, Шәймиевне алып китә алмады. Шахрай бит яңадан килергә мөмкин иде. Әмма икенче төрле, көч белән килергә мөмкин иде. Шәймиев янында бик акыллы кешеләр, Рафаил Хәкимов белән Индус Таһировлар булды. Алар колхоз председателе түгел бит, галимнәр, офыклары киң иде. Болар, күрәсең, Шәймиевка әйбәт киңәш бирделәр, Мәскәүләр тагын килер, без декларацияне Конституция һәм референдум белән ныгытсак, яхшы булыр, сине алып китә башласалар, бөтен дөньяга скандал булыр, дип киңәш бирделәр, мөгаен. Татарстан Конституциясен кабул итүгә һәм референдум уздыруга шуңа күрә генә бардылар алар. Минем уемча бу. Шушылардан соң Шәймиевне Мәскәүгә алып китеп кара әле?

Шулай эшләгәннәре соңыннан бик яхшы аңлашылды. Еллар үтте татарлар өчен берни дә эшләнмәде. Шул ук латин графикасына күчеп була иде, күчелмәде, милли университет корып була иде, ансы да эшләнмәде. Декларация, Конституция нигезендә шушы ике әйберне булса да эшләргә була иде бит. Түрәләр имитация белән генә шөгыльләнде. Үзләренә акча, байлык туплау барды. Шәймиев үзенең миллиардер малайларына сәяси түбә булды.

Халык булмаса, түрәләр беркем түгел, вакыт килер, түрәләрнең дә байлыкларын тартып алырлар

Халык булмаса, түрәләр беркем түгел, вакыт килер, түрәләрнең дә байлыкларын тартып алырлар. Үзең ашаган табакка төкермиләр, әмма безнең түрәләр төкерде. Милли хәрәкәтне изделәр. Халыкны бары тик идеалистлар коткарып кала. Һәм безнең халыкта андыйлар табылды. Кайбер халыкта табылмый алар һәм халык бетә. Аның өчен үзеңне корбан итергә кирәк, шул чагында гына халык яши. Татар булуы бик авыр, хәзер дә бик авыр. Урыска яраклашып урыс булуы бик җиңел. Без болай булыр дип уйламаган идек. Әмма тоталитар режим яңадан кайтты, икенче формада. Хәзер Путинизм бит инде.

— ​Зиннур әфәнде, ачлык тотуыгызга 30 ел үткәч, ул вакытта ачлыкка чыгуыгыза хәзер үкенмисезме?

— Юк, әлбәттә. 30 ел элек шушы хәл булмаса, татар халкын белмәсләр иде. Төрки халыклар арасында ул вакытта ике генә төрки халык көрәште. Аның берсе азәрбайҗанннар булса, икенчесе татарлар иде. Республика буларак дим. Кырымтатарларның көрәше әйтеп бетергесез. Үзбәкләр, казакълар һәм башкалар бераз гына селкенде, аларга бәйсезлек һавадан төште. Систем таркалганга күрә алар бәйсезлек алдылар. Үзләре көрәшеп түгел. Балтыйк буе илләре, Грузия, Азәрбайҗан кебек үзләре көрәшеп алмадылар. Безнең дә иҗтимагый үзәк, милли хәрәкәт булмаса, татарлар да чуашлар, удмуртлар дәрәҗәсендә калган булыр иде. Нәкъ менә милли хәрәкәт кенә татарларны бөтен дөньяга танытты.

фикерләр (17)

бу форум ябык

Cуверенитет хәтирәләре

Азатлык тәкъдим итә

XS
SM
MD
LG