Accessibility links

Кайнар хәбәр

ГКЧП: Татарның бәйсез дәүләте өметләренә нокта


Татарстан республикасы 1991 елның 20 августында мөстәкыйль рәвештә суверен дәүләтләр Берлеге килешүенә кул куярга тиеш була. Әмма 18-21 августа СССРның кайбер югары функционерлары бу килешүне уздыртмас өчен һәм илне кире авторитар хакимияткә кайтару өчен ГКЧП төзеп фетнә чыгара.

Бу Татарстан язмышына зур тәэсир ясый. ГКЧП (Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты) аркасында Татарстан союздаш республика хәленә күтәрелә алмады, һәм шул сәбәпле 1991 елның декабрендә СССР таркалгач, башка республикалар кебек тулы дәүләт бәйсезлегенә ирешмәде.

Татарстанга өч көн җитми


ГКЧП алдыннан гына Татарстан һәм Русия вәкилләре ике арада Шартнамә төзү турында сөйләшүләр алып бара. Шул сөйләшүләрдә катнашкан тарихчы академик Индус Таһиров, 19 ел элек оешкан ГКЧПның СССР урынына яңа берлек төзү килешүенә кул куймас өчен махсус оештырылуын әйтә. Русия делегациясе башлыгы Геннадий Бурбулис татарстаннарны шул сөйләшүләр вакытында ук илдә гадәттән тыш хәл килеп чыга алуы хакында кисәтә.

«Без Бурбулис сүзләренә артык игътибар бирмәдек, ләкин «Аны кемнәр оештырырга мөмкин?», дип сорадык. Бурбулис: «Идел буе хәрби бүлгесенең җитәкчесе Альберт Макашов кебек кешеләр», диде. Сүз шуның белән бетте. Без 16-ы көнне кайтып киттек, ә 19-ында шушы вакыйгалар башланды. Татарстан өчен ГКЧП бик куркыныч иде. Ни өчен дигәндә, без яңа берлек килешүенә кул кую турында аңлашкан идек. 19 август көнне Миңтимер Шәймиев РССФС җитәкчесе Борис Ельцин белән кичке дүрттә очрашырга тиеш иде.

Индус Таһиров
19 август иртәсендә Шәймиев Мәскәүдәге Ак йортка (Борис Ельцин утырган бина) килә. Әмма Ельцинны таба алмагач, дачасына шалтырата, телефонны Бурбулис ала һәм илдә ГКЧП килеп чыгуын, очрашуның булмаячагын әйтә», ди Индус Таһиров.

Шулай итеп Татарстанга яңа килешүгә мөстәкыйль рәвештә кул куярга берничә көн җитми кала. Килешүгә шулай ук Беларус, Казакъстан, РСФСР, Тадҗикстан, Үзбәкстан кул куярга тиеш була. Килешү төзелсә, СССР җимерелгәч, Татарстанның юридик яктан башка республикалар белән бергә тулы бәйсезлек яулау мөмкинлеге зуррак булуы бәхәссез.

ГКЧП Горбачев сценарие белән узамы?


ГКЧП көннәрендә СССР президенты Михаил Горбачев Кырымдагы Форос дачасында ял итә. Ә бит берлек килешүенә кул куяр көннәр якынлашканда, ул Мәскәүдә булырга тиеш кебек югыйсә. Шулай да Индус Таһиров ГКЧПның Михаил Горбачев сценарие белән узуын исбатлап булмавын таный.

«Горбачев үз урынында калган вице-президент Геннадий Янаевка (ГКЧП-ны оештыручыларның берсе) һәм башкаларга: «Хуҗа булып сез каласыз, ул-бу килеп чыкса, курыкмыйча хәрәкәт итегез, әмма кан гына коелмасын», дип әйтеп калдыра. Димәк, ул хәер-фатиха биргән ГКЧП үткәрергә. Ә үзе җаваплылыктан читтә калырга теләгән», ди Индус Таһиров.

Шәймиевкә мәхкәмә эше ачыла


Фетнә башлануын Мәскәүдә чакта белгән Шәймиев ГКЧП артында торган башка бер зур җитәкче – СССР Югары Шурасы рәисе Анатолий Лукьянов белән очраша. Шуннан соң ул Казанга кайтып Татарстан хакимияте исеменнән ГКЧП гамәлләрен яклаган белдерү чыгара. Конкрет гамәлләр дә эшләнә - республикада шул көннәрдә матбугатка цензура урнаштырыла, урам җыеннары тыела, митингка чыгучыларны милиция төркеме кыйный. Ә шул ук вакытта РСФСРның Ельцин җитәкчелегендәге хакимияте ГКЧПны танымый, аңа турыдан-туры каршы чыга һәм халыкны да күтәрә.

ГКЧП тар-мар ителгәч, Шәймиевнең шушы икеле-микеле позициясе Казанның мәстәкыйлеккә омтылуына зур зыян китерә - ГКЧПны яклауда гаепләп Шәймиевкә мәхкәмә эше ачыла. Татарстанның статусын күтәрү тырышлыгын яңа демократик хакимият үзенә каршы эш дип төрлечә бастыра башлый. Хәзер инде бар көч алар кулында була.

Индус Таһиров исә Шәймиев ГКЧПны якламады, урталыкта калды дип исәпли. «Аны ГКЧПны яклауда гаепләделәр генә. Хәтта Шәймиев белән Идиятуллинга (рескомның беренче секретаре) җинаять эше ачтылар. Шәймиев эше соңрак туктатылса да, Идиятуллинны ахырга кадәр хөкем иттеләр. аның эше авырлык белән генә ябылды», ди Таһиров.

Татарстанның 29 августта үткән Югары Совет утырышына РСФСРның дәүләт киңәшчесе Сергей Шахрай килә. Ул вакытта Шахрай кулында Шәймиевне президентлыктан алу карары булган дип сөйлиләр.

Шәймиевне халык һәм татар милләтчеләре саклап калды

Язучы Зәки Зәйнуллин үзенең «Ачлык мәйданы» китабында Казанда ГКЧПдан соң булган вакыйгалар турында шактый тәфсилле яза. Ул 26 августта Шәймиевне мәскәүләрдән яклап урам җыены оештыра. Хәзер аның китбаыннна өзек китерик.

«Без монда нигә җыелдык бүген? Урыс шовинисты Сергей Шахрай аркылыга-буйга тельняшка киеп, тимер читлек өстерәп безнең белән күрше республиканың башкаласы Йошкар-Олага килгән. Һәм шуннан торып Татарстан президенты Шәймиевны тимер читлеккә утыртып, Мәскәүгә алып китәм, дип акыра. Кем ул безнең өчен! Кем ул тельняшка киеп, тимер читлек күтәреп килгән Шахрай? Нигә без аңарга үзебезнең Татарстан президентын биреп җибәрергә тиеш?

Безнең Шахрайга президент бирә торган бурычыбыз бармыни? Җитәр! Дүрт йөз ел элек без - татарлар Мәскәүгә ханбикәбез Сөембикәне биргәнбез инде. Шуның хурлыгыннан бүген дә котыла алмыйбыз! Шәймиевнең һәрчак әйтә торган: «Суверенитет не должен иметь национальную окраску!» - дигәне миңа да, сезгә дә ошамый. Милли төсе булмаган бәйсезлек Суверенитет булмый. Вәләкин Иван Грозный Казан каласын 1552 елда алганнан 439 ел узганнан соң, Шәймиев татарның беренче президенты бит! Беренче! Бәлки шушы Шәймиевтан башланып китәр дә әле безнең Татарстанның чын бәйсезлеге……

Халык тып-тын, Ирек мәйданын карыйм - 20 меңгә якын халык бардыр. Кешеләр акрын гына кыза башлый. Менә халык инде шторм вакытындагы диңгез кебек үз-үзен онытып кычкыра, үкерә, дистә меңләгән йодрык һаваны яра.

- Бирмибез Шәймиевне Шахрайга!

Шәймиев безгә соңрак бик зурлап рәхмәт әйтте», дип яза Зәки Зәйнуллин «Ачлык мәйданы» китабында.

Тарихчы Индус Таһиров та Миңтимер Шәймиевне Шахрай президентлыктан ала алмый иде, ул вакытта Шәймиевне бер Татарстан гына түгел, бар Русия һәм СССР татарлары яклап күтәрелде, ди.
XS
SM
MD
LG