Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Конституциянең бетә баруын күрсәттек". Чаллы-Казан йөрешенә 20 ел


Чаллы-Казан йөреше, 1999 ел
Чаллы-Казан йөреше, 1999 ел

1999 елның августында бер төркем татар активисты Чаллыдан Казанга җәяүле йөреш оештырган иде. Шушы вакыйганың 20 еллыгы уңаеннан алар очрашып, хәтирәләрен барлады.

Моннан егерме ел элек милли хәрәкәтнең бер төркем вәкилләре Чаллыдан Казанга җәяүле йөреш оештырды. Алар шушы чара белән Татарстан Конституциясендәге дәүләтчелек, татар теле һәм мәгарифе турындагы маддәләрнең үтәлмәвен, бозылуын белдерә. Бу эшләрдә ул чордагы президент Миңтимер Шәймиевнең татар мәнфәгате турында уйламавын, шуңа аны урыныннан алу таләбен киң җәмәгатьчелеккә җиткерүне максат итеп куялар.

Шушы каршылык чарасын оештыру кыен булганмы? Чаллы-Казан йөрешеннән соң мөстәкыйльлек, туган тел һәм татар халкы көткән башка милли проблемнарны хакимиятләр күргәнме, аларны чишү өчен эшләр башлаганмы? Шушы тарихи йөрешнең егерме еллыгы уңаеннан анда катнашучыларның кайберләре белән очрашып, әлеге чарадан калган хис, фикерләр хакында сөйләштек.

Тәлгат Әхмәдишинны әлеге җәяүле сәфәр төркеменең җитәкчесе итеп сайлап куялар. Ул "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе була. Зиннур Әһлиуллин "Юлдаш" клубы җитәкчесе, Фаик Таҗиев җәмгыяви-сәяси "Өмет" хәрәкәтенең Чаллы бүлеге рәисе була. Тәүзих Гыйлманов КамАЗ һәм шәһәр күләмендә бәйсез профсоюзлар оештырган шәхес. Дамир Шәйхетдин ул чакта "Азатлык" берлегенең координация шурасы әгъзасы вазифаларын башкара. Әлбәттә, әлеге җәяүле маршта башка катнашучылар да була. Тарихи вакыйга уңаеннан аларны да күрсәтеп китү зарурдыр. Чаллы милли хәрәкәтендә катнашкан Нур Гыймазов, Марат Хаҗиев, Эдуард Хаҗиев, Артур Мостафин, акциядә катнашучыларга кушылган Түбән Кама каласыннан Хәлил Әюпов, Рөстәм Дускаев, Алабугадан Фазыл Шәрәфетдиновлар. Сөйләшүдә катнашучылар әле тагын бик күпләрне, сәфәргә әзерләнүдә, юлда булышучыларны күрсәттеләр.

Чаллы-Казан йөреше, 1999 ел
Чаллы-Казан йөреше, 1999 ел

Шушы җәяүле каршылык маршы алдыннан чараны оештыру комитеты Миңтимер Шәймиев тарафыннан Татарстан Конституциясенең бозылуы һәм үтәлмәве хакында мөрәҗәгать тарата. Моннан егерме ел элек язылган бу мөрәҗәгатьтә мондый юллар да бар:

"Хәзерге кешеләр хакимияттә булган вакытта Татарстанда тулы канлы оппозиция дә, демократия дә, гадел сайлаулар да була алмаячак. Халык байлыгы талануда, кеше хокуклары, Конституциянең татарны яклаган маддәләре бозылуда беренче чиратта президент Шәймиев гаепле. Үзләрен интеллегенция катламы дип санаучылар да үз халкы мәнфәгатьләренә каршы булган вазифаларга керешәләр".

Шушында ук, халык байлыгын бер кулларга үзләштерүдә, кеше хокуклары якланмауда һәм Конституциянең бозылуында татар зыялыларын гаепләүләрнең дөрес булмавы, монда бары ил җитәкчесенең гаебе булуы ассызыклана.

Инде каршылык йөрешендә катнашучылар фикеренә килик. Биредә әйтелгәнчә, әлеге чараны үткәрү идеясен Зиннур Әһлиуллин бирә.

Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин

"Кырым татарлары 18 май көнне үз проблемнары хакында шигарләр күтәреп төрле төбәкләрдән җәяүләп Акмәчеткә җыела торган иде. Ә нигә безгә дә шулай эшләмәскә дигән уй туды, ди Зиннур әфәнде. Ул әйтүенчә, Чаллы-Казан йөрешен оештыру кыен булмаган, фикердәшләр тиз табылган. Шул ук вакытта йөрешнең хәвефле, машиналар күп йөри торган олы юлда булуын искә алып, сәфәргә күп кеше алып чыгуны хуп күрмәгәннәр.

Без бу йөреш белән зур авырлыклар белән кабул ителгән Татарстан Конституциясенең инде бетә баруын күрсәттек

"Без бу йөреш аша зур авырлыклар белән кабул ителгән Татарстан Конституциясенең инде бетә баруын, тормышка ашырыла алмавын, милли хәрәкәт көче белән яулап алынган, ирешелгән мөмкинлекләрнең югары даирәдәгеләрнең кесәләренә байлык булып агылуда терәк булуын, халыкның ярлы хәлдә калуын күрсәттек", ди Зиннур Әһлиуллин.

Йөрештә катнашучылар
Йөрештә катнашучылар

Әлеге җәяүле йөреш барышында Чаллыдан Казанга кадәр Шәймиевне урыныннан алырга чакырган шигарне ун көн буе күтәреп баралар. Әһлиуллин белдерүенчә, чынлыкта, хакимиятне, Шәймиевне алыштыру турында сүз бармагандыр да.

Максатыбыз — шушы чара белән татар телен кулланышка кертүгә этәрү булгандыр

"Максатыбыз — шушы чара белән татар телен кулланышка кертүгә этәрү булгандыр. Әгәр Шәймиев татар телен тормышка кертә икән, нигә аны урыныннан алырга? Әмма ул татар телен гамәлгә кертмәде, татар университетын ачмады, латин графикасын кертмәде" ди Әһлиуллин.

Аның фикеренчә, Ельцин яорында бу эшләрне башкарырга мөмкин булган. Ә менә Путин чоры инде башка нәрсә. Зиннур Әһлиуллин әйтүенчә, Татарстанның ул чактагы җитәкчеләре милли хәрәкәтне кулланып, Татарстанда оппозиция булуын Мәскәүгә күрсәтеп, байлык туплау эшенә дә керешәләр. "Баедылар. Ләкин Мәскәү аларны җептә тотты һәм тота. Әмма, Конституцияне, Декларацияне тормышка ашырмау — зур җинаять", ди ул.

Тәлгат Әхмәдишин
Тәлгат Әхмәдишин

Сөйләшүдә катнашкан Тәлгат Әхмәдишин 250 чакрымны җәяү узу чарасына керешүгә этәргән сәбәпләр күп иде, ди. Шулар арасында кабул ителгән Декларациягә, Конституциягә нигезләнеп Татарстанның дәүләтчелеген күтәрүдә берни эшләнмәвен искәртү. Конституция гаранты булган президентның татар мәнфәгатьләрен кайгыртуны кирәк санамавын, милли хәрәкәтнең гел эзәрлекләүләрдә, басым астында торуын әйтә. "Ул елларда Татарстан җитәкчелеге тарафыннан башлангыч сыйныфта татарча укысаң шул җитә, дигән сүзләр әйтелде һәм бу фикерне әле дә алга сөрәләр", ди Әхмәдишин.

Юлда тукталыш
Юлда тукталыш

Ә менә шушы Казан-Чаллы каршылык йөреше барышында куәт структуралары тарафыннан басымнар булганмы соң? "Юк. Басымнар булмады. Юл куркынычсызлыгы, кешеләр хәвефсезлеге хакында чакырып сөйләшүләр булды. Без ялга туктаган урыннарда да караңгы пыялалы машиналар торды, күзәттеләр, ләкин тәпәчләр күрсәтмәделәр" дип таныды әңгәмәдәшләр.

Тәүзих Гыйлманов
Тәүзих Гыйлманов

Тәүзих Гыйлманов ул елларны искә алып, КамАЗда эштән кыскартуларны, хезмәт хакларын түләмәүләрне белдереп, шушы маршта юл очрашулары, Казандагы урам җыенында чыгыш ясавын, листовкалар таратуын җиткерде. Шулай ук Чаллы-Казан арасындагы каршылык сәфәрендә халык белән җылы аралшуларны, мәчетләрдә, колхоз биналарында кунуларны, халыкның бик изге теләкләрдә булуын җылы хисләр белән искә алды.

Дамир Шәйхетдинов
Дамир Шәйхетдинов

Дамир Шәйхетдинов шушы ункөнлек марш барышында, 20 августтан 30 августка кадәр көндәлек язып барган. Шулардан чыгып мондый нәтиҗәләр дә ясаган: "Әлеге каршылык йөреше шуны күрсәтте, ул чорда бездә бик яхшы оешканлык булган. Көн саен ун кеше юлда барган, көн саен әйберләрне күтәреп барырга ярдәмчеләр килеп торган. Халык ярдәмен, теләктәшлеген ачыктан-ачык күреп тордык. Тамак тук, өстебез бөтен булды". Әлеге йөрешнең максаты татар телен, мәгарифен кайгырту иде. Бу мәнфәгаьләрнең үтәлмәвендә беренче чиратта Татарстан Конституциясе гаранты булган Шәймиев, республика хөкүмәте гаепле, дигән фикердә тора Дамир әфәнде һәм инде “нәкъ менә шушы гаепле булу, безнең таләпләрнең урынлы булуы әлеге каршылык маршын туздырырга, анда катнашучыларга басым ясарга мөмкинлек бирмәгән", ди ул.

Казанга җитәрәк
Казанга җитәрәк
Фаик Таҗиев
Фаик Таҗиев

Фаик Таҗиев Татарстанда гына түгел, Русиянең урыс булмаганнар яшәгән һәр төбәгендә милләтләрнең мәгарифе, теле авыр хәлдә булуын күрсәтеп, удмурт галиме Альберт Разинның чарасызлыктан үзен яндыруын искә алып китте. "Удмуртиядәге хакимият структураларында удмурт милләте вәкилләре юк дәрәҗәсендә. Шуңа удмурт телен кайгыртучы да, аны үстерүче дә юк, диләр. Бу дөрес фикер түгел. Татарстанда татар җитәкчеләре буа буарлык. Әмма аңа карап татар теле, мәгарифе үсеш юлында түгел, бетү ягында", ди Фаик Таҗиев.

Сөйләшү вакытында шушы каршылык маршы елларында Русиядә беркадәр демократия булуын да искәрттеләр. "Хәзерге чорда президентны отставкага җибәрү турындагы шигар, таләпләр белән ун көн буе сәфәрдә баруга юл куймаслар иде. Әйе, якут шаманы Александр Габышев әлегә Путинны куу максаты белән Мәскәүгә бара. Ләкин бу - Русия. Аның сәфәре озакка сузылмастыр", диелде биредә. Язма әзерләнгән көннәрдә Путинны куарга юлга чыккан шаман Габышев кулга алына.

Фикер әйтүләрдә беркадәр гомум нәтиҗә ясаулар да булды. "Татар конгрессы маңкорт татар җитәкчеләренең терәге булды һәм шулай булып кала да. Татар халкының сәяси яктан аңы нык түбәнәйгән. Биш йөз еллардан артык изелеп килгәнгәме, горурлыгы да беткән кебек", дигән фикерләр дә әйтелде сөйләшүдә.

XS
SM
MD
LG