Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зиннур Әһлиуллин: "Чебенне чүкеч белән үтереп булмый"


Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин

Уфада Чаллы татар милли хәрәкәте әйдәманнарының берсе – Зиннур Әһлиуллин булып китте. Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре белән очрашуда ул Чаллыдагы милли хәрәкәт, иминлек хезмәтләренең басымы, Татарстандагы сәяси вазгыять турында сөйләде.


“Гадәттә хакимнәр кемгәдер, нәрсәгәдер таяна. Кемдер икътисадка, армиягә таянса, Владимир Путин иминлек хезмәтләренә таяна. Чаллыдагы иминлек хезмәтләре бөтен бизнесны кулларына алып киләләр. Алар канун белән дә исәпләшми. Мәсәлән, миңа иминлек хезмәтләре тырышлыгы белән җинаять эше ачылган иде, мин беркая да китмәскә култамга куйдым.

Шәхси эшләрем белән Казанга барырга туры килгәндә мәхкәмәдән рөхсәт алган идем. Шул турыда иминлек хезмәтләре тикшерүчесенә ирештердем, ул мәхкәмәгә шалтыратып рөхсәтне гамәлдән чыгару белән куркытты.

Без авызны ачып торсак, болар демократиянең “д” хәрефен дә калдырмаячак. Ягъни, аларга мәхкәмә карары да берни түгел. Сездә әле чагыштырмача тыныч. Бездә милли хәрәкәткә көчле басым булды, башта Дамир Шәйхетдинне хөкем иттеләр, аннан Кашаповка, Фәүзиягә мәхкәмә булды. Хәзер миңа чират җитте. Без инде чыныккан кешеләр, алардан курыкмыйбыз”.

"Башка форматта эшли башладык"

Зиннур Әһлиуллин милли хәрәкәт вәкилләре сорауларына җавап бирде. “Сездә милли хәрәкәт ни өчен бүлгәләнгән?” дигән сорауга, ул шулай дип җавап бирде:

“Без башка форматта эшли башладык. Башка формат дигәнебез, вак-вак төркемнәрдән гыйбарәт. Сезнең кебек күпләп бер җиргә җыелсак, безне күзәтү җиңел була. Шуңа күрә вак-вак төркемнәргә бүлендек. Зур мәсьәләләрдә без бергә җыелабыз. Чебенне дә бит чүкеч белән үтереп булмый, безне дә берәм-берәм юк итү авыр”.

"Миңнеханов Шәймиевтән кыюрак"

Зиннур Әһлиуллин Татарстан президенты турында да фикерләрен әйтеп, Рөстәм Миңнехановны Миңтимер Шәймиевтән кыюрак дип атады. Аның сүзләренчә, Миңтимер Шәймиев милли хәрәкәткә каршы эшләгән, монысы тыкшынмый. Шәймиевнең мәчетләргә кергәне дә булмаган, Рөстәм Миңнеханов мәчетләргә керергә курыкмый. Зиннур Әһлиуллин моны Рөстәм Миңнехановның машинада узышчы булуы, кыюлыгы белән аңлатты.
XS
SM
MD
LG