Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сәяси ачлыкка 25 ел. "Бәйсезлегебез өчен үләргә әзер идем"


Сәяси ачлык 1991 ел. Уртада Фәүзия Бәйрәмова
Сәяси ачлык 1991 ел. Уртада Фәүзия Бәйрәмова

Татарстан бәйсезлеген яклаучыларның 14 көнгә сузылган ачлык тотуыннан соң 1991 елның 27 маенда Татарстанның Югары Советы Русия президентын сайлау карарын кире кага.

25 ел элек, 1991 елның 27 маенда Татарстан бәйсезлеген яклаучыларның 14 көнгә сузылган ачлык тотуыннан һәм бу сәяси гамәлнең башында торган Фәүзия Бәйрәмованың чыгышыннан соң Югары Совет депутатлары Русия президентын сайлау карарын кире кага.

Сәяси ачлыкны ул вакытта парламент депутаты, язучы Фәүзия Бәйрәмова башлый, аңа "Иттифак" фиркасе вәкилләре, язучылар, артистлар, зыялылар кушыла.

Бәйрәмова сүзләренчә, бу сәяси ачлык гамәле дистәләрчә мең халыкны мәйданга бер йодрык итеп туплый. "Майдан Украинада түгел, ә моннан 25 ел элек Татарстанда Ирек мәйданында башланды", ди Фәүзия ханым. Татарстан халкына бәйсез дәүләтчелеген ныгытыр өчен уңай көннәрнең киләчәгенә дә ышаныч белдерә ул. Сәяси ачлыкка 25 ел уңаеннан Азатлык Бәйрәмова белән сөйләште.

– Фәүзия ханым, ачлык башларга нәрсә төп этәргеч булды?

– 1990 елның 30 августында Татарстанның бәйсезлеге турында декларация кабул ителгәч республика җитәкчелеге аны ныгыту өчен берни дә эшләмәде. Шушы бер ел вакыт эчендә артка чигенү башланды.

1991 елның 13 маенда Татарстан Югары Советы Русия президенты Татарстанда сайлана дигән карар кабул итте. Бу декларациягә хыянәт иде. Ә безнең декларациядә Татарстанның Русиянеңме, әллә Советлар берлегенеңме субъекты икәнлеге күрсәтелмәгән. Бары тик Татарстан кануннары гына өстенлек итә дигән маддә дә бар.

Парламентта депутат буларак мин һәм тагы берничә кеше бу карарга каршы чыгып карадык, әмма нәтиҗәгә ирешә алмадык. Мин моны кич белән урамга җыелган халыкка чыгып әйттем. Ул вакытта сессия барганда мәйданга халык күп җыела иде. Халык ярсый, ризасызлыгын белдерә, әмма карарны үзгәртә алмый.

Болар президентны да сайлаячаклар, тагын Русия астына барып керәчәкләр. Нишләргә? Зиһенемне ярып, бер уй үтте – ачлык игълан итәргә! Татарстанда Русия президенты сайлаулары үтәргә тиеш түгел! Русия тарафыннан көчләп тагылган, Югары Совет тарафыннан мыштым гына кабул ителгән бу хурлыклы афәтне җиңәргә минем кулымда гаскәр дә, корал да, байлык та юк иде. Минем кулымда – үз гомерем генә. Ирек өчен мин бары тик үз гомеремне генә корбан итә алам.

Ул вакытларда Русиядә сәяси ачлык дигән әйбер бөтенләй юк иде. Өйдәгеләргә берни дә әйтмәдем. Әзерләндем, юындым, яхшы киемнәремне кидем дә, сәяси ачлык игълан итәм дигән текстымны яздым һәм 14 май көнне Дәрвишләр бистәсеннән ике-өч транспорт белән килеп, урындык алып Югары Совет каршындагы буш мәйданга чыгып утырдым. Аннан минем яныма берәм-берәм депутатлар чыга, журналистлар килә башлады, әмма халык тиз генә уянмады. Башта язарга да курыктылар, бер-ике көн утырыр да туктар әле дип уйладылар. Шуннан Алексеевскидан иттифакчылар агайлы-энеле Шәмсетдиновлар, Бөгелмәнең Карабаш бистәсеннән Фазыл Вәлиәхмәт килеп утырды. Без күбәя башладык.

Бәйрәмова бөркәүле машинада хәл җыя, янында Зөлфия Галим
Бәйрәмова бөркәүле машинада хәл җыя, янында Зөлфия Галим

Бик эссе көннәр иде. Мин чөгендер кебек кып-кызыл булдым, яндым-пештем. Абдулла хәзрәт Галиуллин башта миңа җиңел машинасын бирде. Төнлә шул машинада кундык. Аннан икенче көнне мәчеттән бөркәүле машина җибәрде. Менә шул бөркәүле машинада хәл кереп китте. Чаллылар килде һәм чын мәгънәсендә сәяси ачлык башланды. Миңа кушылучылар күбәйде, яздырырга, фильмнар төшерергә чит илләрнең журналистлары килә башлады. Чын мәгънәсендә Майдан башланды. Майдан Украинада түгел, ә 25 ел элек Татарстанда, Казанның Ирек мәйданында башланды.

– Ачлык тотучылар күпмеләп кеше булдыгыз һәм күпме дәвам итте бу протест чарагыз?

– Бу ачлыкка килеп кушылучылар күп булды. Кайберләрен кире җибәрдек, кайберләре провокатор булды, кайберләре түзә алмыйча үзләре китте. Әмма без 14-15ләп кеше ахыргача бардык. Биредә татар язучылары, татар зыялылары күп иде. Рәшит Әхмәтҗанов, Зәки Зәйнуллин, Газинур Морат, Әхәт Мушинскийлар... Камал театры артистлары бар иде, Бакулардан да килделәр. Бу сәяси ачлык 27 майга кадәр дәвам итте.

Ни өчен 27 майга кадәр? Чөнки Югары Советта сессиянең арасы 14 көн итеп куела иде. Депутатлар яңадан җыелып кына беренче карарны юкка чыгара ала иделәр. Безнең төп таләбебез: Русия президенты Татарстанда сайланырга тиеш түгел. Без 14 көн буе шушы таләп белән мәйданда кибеп яттык! Мәйдан тоттык!

27 майдагы сессиягә без сугышка әзерләнгән кебек әзерләндек. Төне буе мине киендерделәр, өшкерделәр, язуларымны язарга ярдәм иттеләр. Мәйданга 25 мең халык җыеллды. Утыра торган урындыгыма утыртып Югары Совет сессиясенә алып керделәр. Халык тәкъбир әйтеп, "Азатлык" дип кычкырып, җырлап һәм елап озатып калды. Урыс депутатларына, әгәр карарыгызны юкка чыгармыйсыз икән, моннан чыкмыйсыз дигән таләпләр куйдылар. Халык көне бу мәйдан тотты. Депутатларны хәтта ашарга чыгармадылар.

Бәйрәмованы урындык белән Югары Советка алып керәләр
Бәйрәмованы урындык белән Югары Советка алып керәләр

Мин Югары Советта алты сәгать буе сүз биргәннәрен көттем. Миңа сүз бирергә курыктылар, шушы алты сәгать эчендә депутатлар ике тапкыр ашарга киттеләр. Борчак ашы пешергән иделәр, аның исе бөтен бинага таралды. Мин беренче рәттә ачлыкка көеп, янып сүз биргәннәрен көтеп утырдым.

Алты сәгатьтән соң гына сүз бирделәр. Мин: "Туганнарым, кардәшләрем! Без бит бәйсезлек игълан иттек, безнең декларациябез бар. Русия президенты Татарстанда сайланырга тиеш түгел, безнең үзебезнең президент булырга тиеш, без бәйсез дәүләт бит", дип халыкка еларлык дәрәҗәгә җитеп мөрәҗәгать иттем.

Миннән соң бер марҗа депутат чыгып мине бөтенләй юкка чыгарырлык чыгыш ясады. Имеш, мин сугышка чакырам, халыкларны бутыйм, имеш, тегеләй, имеш, болай... Бу чыгышын алдан әзерләгән булган, минем чыгышым да шундый ярсулы булыр дип алдан ук аны юк итәргә план әзерләп куйган. Чиләкләп минем өскә пычрак атуын тыңлап торырга инде рәтем юк иде. Дөнья кинәт кенә кап-караңгы булды, мин оеп шул караңгылык эченә ава барганымны тойдым. Аның соңгы сүзләрен мин ишетмәдем, тизрәк үземне залдан алып чыгарга куштым. Миңа бу марҗа каршында егылырга ярамый иде, ә егыласымны мин сиздем. Үз аягым белән, башымны горур тотып, залдан чыгып киттем, зал белән фойе арасындагы кечкенә аралыкта мин сындым – аңымны җуеп, идәнгә аудым. Калганнарын кешеләр сөйләве буенча гына хәтерлим.

Русия президенты Татарстанда сайланмады. Бу – халыкның җиңүе иде

Татар депутатлары ул хатынга сөйләп бетерергә ирек бирмәгәннәр – трибунадан куып төшергәннәр. Шул ук татар егетләре, соң булса да, карарны үзгәрткәннәр, "Русия президенты Татарстанда сайланмый" дигән яңа карар кабул иттеләр. 12 июньдә Русия президенты Татарстанда сайланмады, ә киресенчә Татарстан президенты сайланды. Бу безнең җиңүебез иде. Бу – халыкның җиңүе иде! Бу – 1552 елдан соң беренче тапкыр татар халкының үз көчен күрсәтүе иде.

Карарны Русия танырга мәҗбүр булды һәм берничә ел дәвамында безнең эчке эшләребезгә катнашмады. Нефтьне дә үзебездә калдырдык, солдатларны кайнар нокталарга җибәрмәдек. Меңләгән татар мәктәбе, мәчет ачып калдык. Шушы бер-ике елда аякка басып кала алдык.

Әмма аннан соң китте шартнамә, китте Русия белән килешүләр. Бәйсезлек өчен көрәшебез сүнеп калды һәм Татарстан җитәкчеләре безгә, бәйсезлек тарафдарларына каршы көрәшә башладылар. Без дә аларга каршы көрәшергә мәҗбүр булдык, чөнки алар Татарстанның дәүләт бәйсезлеген адым-адым, калҗа-калҗа Мәскәүгә бирә башлады. Безнең 90нчы елларның икенче яртысы – алтын елларыбыз Татарстан җитәкчеләре белән көрәшеп үтте. Күпме гомерне суга салдык, күпме хезмәтләребез әрәм булды.

– Чигенергә ни сәбәп булды соң? Җитәкчеләр Мәскәүнең көченнән курыктымы, әллә үзләренең мәнфәгатьләрен кайгырттылармы?

– ГКЧПдан соң чигенү башланды. Ачлыкка өч ай үткәч Татарстан җитәкчелеге ГКЧПны яклады. ГКЧП җиңелгәннән соң Мәскәүдән Татарстанга көчле һөҗүм булды. Миңтимер Шәймиевне Мәскәүгә алып китәргә тиеш иделәр. Май аенда ачлык вакытында мәйданга чыгып чыныккан халык яңадан мәйданга чыкты. Бу юлы алар ачлык мәйданын сакларга түгел, ә Татарстан җитәкчелеген сакларга чыктылар. Тарихта шундый вакыйга да булды: Татарстан халкы, мәйдан Шәймиевне саклап калды. Әмма Мәскәү кулында Шәймиевкә каршы син ГКЧПны якладың, теләсә кайчан төрмәгә утырта алабыз дигән кәрт бар иде.

1991 елның октябрь аенда 15 меңнән артык халык бәйсезлек турында акт кабул итүне таләп итте. Халык таләбе белән 1992 елның 21 мартында реферндум үтте. Мәйдан таләбе белән Конституция кабул ителде. Татарстан җитәкчеләре үзләрен читлек белән алып китмәс өчен мәйданның да, референдумның да, Конституциянең дә кирәк булуын аңладылар.

Әмма бер аяк Татарстанда калды, бер аяк һәм бер күз барыбер Мәскәүдә булды. Мәскәү һәм Казан арасындагы шартнамәдән соң инде чигенү башланды һәм Татарстан җитәкчеләре безнең беребезне дә парламентка уздырмады. Бәйсезлекне яклаган, мәйданнарда ач яткан, "Татарстан" төркемендәге депутатларның 99%ы төшеп калды. Менә шуннан соң үз мәнфәгатьләрен кайгырту башланды, байлыктан күзләре тонды. Шул елларда хосусыйлаштыру башланды. Байлык һәм Мәскәүдән курку Татарстан җитәкчеләрен шушы юлдан китәргә мәҗбүр итте.

– Бүген җитәкчелек халык белән, милли мәнфәгатьләрне кайгыртып Татарстанның дәүләтчелеген ныгытып булганны аңлады дип уйлыйсызмы?

– Әйе, мин шулай дип өметләнәм. Хәзер ни әйтсәң дә, Татарстан дөнья күләмендә күренә башлады. Икътисади яктан көчле икәнен аңладылар, спорттагы казанышлар да эзсез түгел. Мин боларны таныйм. Әмма әлегә кадәр бер генә халыкның да җырлап-биеп дөньяга чыкканы юк. Һәр халык үз хокуклары өчен көрәшеп кенә дөньяга чыга ала һәм исән кала ала. 90нчы елларда без бәйсезлек идеясе белән чыктык һәм дөнья безне таныды. Бөтен Европа илләреннән килеп, безне киноларга төшерделәр, татар халкының барлыгын шунда дөньяга таныттык.

Җырлау-бию озакка бармаячак, Мәскәү бер көнне кранны ябып куячак

Хәзер дөнья, беләсезме, кемнәрне таный? Кырымтатарларны таный. Кырымтатарлар аркасында Төркиядә дә безгә мөнәсәбәт яхшы, чөнки безне бер татар милләте дип кабул итәләр. Ни өчен кырымтатарларны таныйлар, чөнки алар хокуклары өчен көрәшә. Ә без хокуклар өчен көрәшүне икенче планга куйдык. Мәктәпләрне япсалар да Аллаһы әкбәр дип битне сыпырып куябыз. Лидерларыбызны төрмәләргә утыртсалар да, әйдә, ярар инде, тавыш кына чыкмасын диләр. Бу сүзләрне мин Татарстан җитәкчеләрен күз алдында тотып әйтәм. Үзенең бәйсезлеге өчен көрәшмәгән милләт белән беркем дә санлашып тормый. Җырлау-бию озакка бармаячак, Мәскәү беркөнне кранны ябып куячак. Татарстан җитәкчеләренә үзебезнең сәяси хокуклар өчен көрәшер вакыт җитте дип уйлыйм мин. Әмма Татарстан җитәкчелегендә моны аңлардайлар юк.

– Әгәр Татарстанның чигенешләрен алдан сизгән булсагыз, моннан 25 ел элек ачлык юлына барыр идегезме?

– Барыбер барыр идем. Чигенешләр буламы-юкмы, барыбер барыр идем! Хәтта үлеп калсам да. Парламентның 25 еллыгына җыелгач, Шәймиев минем хакта: "Бәйрәмова хәтта мәйданда үләргә әзер иде", дип әйтте. Димәк, ул аны таныган һәм күргән. Мин Татарстан өчен, татар милләтенең бәйсезлеге өчен үләргә әзер идем. Чигенү буламы, юкмы мин барыбер мәйданга ачлыкка чыккан булыр идем.

Ул вакытта татар милли хәрәкәте дә икегә бүленде. Җитәкчеләр әйткәнчә генә барсак, ул вакытта бина да була иде, төрмәгә дә утыртмый иделәр. Безнең күпмедер вакытыбыз әйткәләшеп-тарткаклашып та узды, әмма милли хәрәкәт соңыннан аңга килде һәм Татарстан җитәкчелеген бары тик мәҗбүр итеп кенә эшләтеп булганлыгын аңлады. Татар милли хәрәкәте бүген иң кискен, иң кирәкле сүзләрне әйтүче. Татарның сәяси йөзен бүген татар милли хәрәкәте саклап тора.

– Моннан 25 ел элек булган кебек милли хәрәкәт көчәер дип уйлыйсызмы? Халык күтәрелерме?

– Бу дөньядагы вазгыятьтән торачак. Дөнья болай бармаячак, Кырым мәсьәләсе кабыргасы белән куелачак. Кырым мәсьәләсе куелгач, Русия йә теге якны, йә бу якны сайлаячак. Дөньяда вазгыять үзгәрү белән, Русиянең хәле авыраю белән безнең дә хәлебез җиңеләергә мөмкин. Тарихта һәрвакыт шулай булган.

1905 елгы инкыйлабтан соң татарлар күтәрелгән, 1917 елгы февраль инкыйлабыннан соң Милли мәҗлесләр төзелгән, татарлар күтәрелгән, 90нчы еллардагы үзгәртеп корулардан соң беренче булып татарлар күтәрелгән. Русиядә ыгы-зыгы вакытта татар аякка басып кала. Әле без исән, безнең фикерләребез исән, дөньяда вазгыять үзгәрү белән без мәйданнарга чыгып үз сүзебезне әйтәчәкбез.

XS
SM
MD
LG