Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси ачлыкка 20 ел: Татар фронты кирәк


Уңнан сулга: Илдус Әхмәтҗан, Галишан Нуриәхмәт, Фәүзия Бәйрәмова, Тәбриз Яруллин
Уңнан сулга: Илдус Әхмәтҗан, Галишан Нуриәхмәт, Фәүзия Бәйрәмова, Тәбриз Яруллин

Русиядә 2012 елгы президент сайлавында Татарстан катнашырга тиешме? Бу тема 1991 елда Татарстанда Русия президенты сайлавын үткәрүгә каршы оештырылган ачлыкны искә алу кичәсендә янә калкып чыкты.


Татар иҗтимагый үзәгендә “Сәяси ачлыкка 20 ел: тарих һәм бүгенге вазгыять” дип аталган түгәрәк өстәл оештырылган иде. Ачлыкның 20 еллыгында яздырып алынган түгәрәк өстәл сөйләшүендә Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова, язучы Зәки Зәйнуллин, Югары Советның элекке депутаты, бүген Түбән Кама татар иҗтимагый үзәге рәистәше Раиф Галиев, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин, “Азатлык” берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт, милли мәгариф өчен көрәш алып баручы Гөлфәния Җәләлева катнашты.

Саша Долгов. Сәяси ачлыкка 20 ел. Руслан, бүген аңа татар яшьләре нинди бәя бирә?

Руслан Айсин. Егерме ел элек без үзебезнең президент булырга тиеш икәнен аңладык. Егерме ел узды. Бүген бу мәсьәлә һаман да актуаль.

Руслан Айсин
Дәүләтебезне югалттык, президентлыкны югалттык. Татарстан элитасы үзенең байлыгын, урынын тотып калу өчен бәйсезлекне әкрен-әкрен Мәскәүгә сатып җибәрде. Хәзер без бәйсезлекне тарих итеп искә алабыз. Әмма-ләкин бу фикерләр, ул чорда булган кешеләр яши. Яшь буын вәкилләре өлкәннәргә карап, алар артыннан барырга ризабыз.

Наил Нәбиуллин. Сез – безнең өчен милли каһарманнар, безнең милләтнең үсеше өчен күп эшләгәнсез. Сез булмасагыз, безнең милләтне әллә кайчан таптаган булырлар иде.

Фәүзия Бәйрәмова. Халыкны ачлык рухы алып барды. Шунда уянып калган халык, шунда уянып калган балалар – бөтенесе милләтче булып китте. Шушы рух татарны яшәтте. Ул безнең милләтебезне дөньяга таратты. Ул безгә рух бирде. Менә ачлыкны яшьләр искә төшерде! Безнең исебездә дә юк иде. Алар бу чараны оештырды.

Без яшьләр чакырганга килдек. Һәм ачлыкны кайгы итеп түгел, җиңү итеп билгеләп үтәбез. Алга таба ачлыклар да булыр, пикетлар да булыр. Шуңа күрә, бөтен нәрсәгә әзер булыгыз. Безнең үзебезнең дәүләтебез юк һәм без дәүләтле булырга тиеш.

Бездән укырга-язарга өйрәнгән Урта Азия халыклары әллә кайчан дәүләт алып бетерде. Аны без беренче алырга тиеш идек. Милләтнең дәүләт алып бирүчеләре без. Алтмышка җитсәк тә, җитмешкә җитсәк тә, бездә рух бар. Шуңа күрә сезгә иман ныклыгы, милли рух, дәүләтле булуыбызны телим.

Саша Долгов. Зәки әфәнде, 2012 елда Русиядә тагын президент сайлавы. Татарстанга нишләргә?

Зәки Зәйнуллин. Егерме ел үтте. Бик күп нәрсәне оттырдык. Иркутскига барырга туры килде. Вагонда ике урыс белән кайттым. Берсе икенчесенә әйтә: “Олег, тынычлан. Ун елдан артык инде урыслар, өченче сортлы халыкка әйләндек. Безнең беркем түгел икәнне татарлар аңлый”.
Зәки Зәйнуллин

Унлап-унбишләп язучыга: “Әйдәгез, мәйданга ачлыкка чыгып утырабыз”, дип йөрдем. Берәү дә чыкмый. Минем яшьләргә бер үтенечем бар. Сайлау килеп җитеп бара. Безгә беренче сентябрьдә җыелырга һәм президент сайлавына каршы агитация башларга кирәк.

Путин 309 канун кабул итеп, безнең телне тыйды. Медведев: “Русиянең тарихы язылган, аны яңадан язарга кирәкми” дигән фәрман чыгарды. Карагыз әле, безгә үзебезнең тарихны язарга тыялар бит. Безгә Путин да, Медведев та кирәкми. Чөнки икесе дә юрист. Юристлар үзләре уйлый белми. Юрист бер вакытта да президент булырга тиеш түгел.

Раиф Галиев. Мин милли хәрәкәткә кереп, акылым белән дингә килдем. Аллага шөкер, Түбән Камада безнең татар иҗтимагый үзәге вәкилләренең 99 проценты исламда. Киләчәктә милли хәрәкәт элекке вакытына кайта алмый. Татар халкы массакүләм дингә кайтса, Аллаһ безне саклаячак. Бүтән вариант юк.

Раиф Галиев
Түбән Камада бер мәчет, бөтен сәдака шунда килә. Шушы кәнәфине җибәрмәс өчен, дини түрә бер атнада ике мең имза җыйды. Без Медведевның, Путинның кануннарына каршы имзалар җыябыз. Түбән Кама мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшингә: “Имамнарыңа бир, таратыгыз, имзалар җыегыз”, дидем. Өч атна вакыт узды. Бер имза да юк. Менә нинди безнең Диния нәзарәтендә утыручылар. Кызганыч. Әгәр дә халкыбызны массакүләм дингә чакыра алмыйбыз икән, безнең киләчәгебез юк.

Халык арасында күп йөрим. Кайда керсәм дә, йөрәгем әрни. Ашханәгә кердем, татар кызы урысча сөйләшә. 47 процент кызларыбыз башкаларда кияүдә. 43 проценты хәтта татар белән гаилә корса да, балаларның исемнәре Диана. Халәтебезне аңлыйк!

Саша Долгов. Фәүзия ханым, бүгенге сәяси вазгыять шактый четерекле. Татарстан өчен моннан чыгу юлы бармы?

Фәүзия Бәйрәмова. Яшьләр, без бөтен нәрсәне сезнең өчен сөйлибез. Безнең арабызда каршылыклар булса да, сезнең рухыгыз төшмәсен. Биш яшь егет әйткән сүзләребезне ишетеп калса да, без үзебезнең сүзебезне үтәдек дигән сүз. Чөнки теге елларда шушы дүрт-биш кеше халыкны күтәрә алды. Без бүген сезгә рухны тапшырдык. Сез хәзер шушы рухтан төшмәгез.

Бүгенге вазгыять турында бер тәкъдимем бар. Игътибар иткәнсездер, Путин "Халык фронты"н төзеде. Бу – беренче этап. Фронт кемгәдер каршы төзелә. Фронт – ул сугыш элементы. Бу сугыш кемгә каршы? Үз халкына, әлбәттә.

Хәзер бөтен оешмаларның хакимияткә мөнәсәбәтен тикшерәчәкләр. Бөтен халыкны көтү кебек шушы "Халык фронты"на җыялар. Сайлау килеп җиткәч, бу рус фронтына әйләнәчәк. Чөнки моның бөтен билгеләре бар.

Өченче этап – бу Тәре походына әйләнәчәк. Бу урыс булмаган милләтләргә каршы халык фронты. Бу фронтка, Алла сакласын, аяк та басарга тиеш түгелбез. Без Русия президенты сайлауларын өзү өчен эшләргә тиешбез.

Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый
Безне бик куркыныч әйберләр көтә бит. Әгәр дә Татарстанны бетерәләр икән, безне Йошкар-Ола, Мари Иле республикасының шәһәре белән кушалар икән, без икенче субъектка әйләнәбез. Һәм безнең туксанынчы елларда кабул иткән бөтен әйбер үз көчен югалта. Декларация дә, конституция дә. Иң куркынычы шунда, чөнки субъект үзгәрә.

Татарстанны саклау өчен бөтен көчне куярга кирәк. Әйтик, берничә елдан Татарстан юк. Без ничек көрәшә алырбыз? Без дә халык фронты төзибез. Татар фронты! Татар фронты дигән әйбергә әзер булырга кирәк. Татар оешмалары татар фронтына керергә тиеш. Бу бернинди ясалма булырга тиеш түгел. Бөтен татар милли хәрәкәтен татар фронты тирәсендә җыеп, милләтне саклап калырга кирәк.

Раиф Галиев. Русиядә бөтен милләтләргә каршы булган кануннар бар. 309нчы канун, башкалар. Бәлки, бу эштә башка милләтләр белән кушылырга кирәктер.

Фәүзия Бәйрәмова. Башта татар фронты итик, аннан башкаларны да җыярбыз. Белмим, беренче сентябрьгә халыкны чыгарып булмастыр. Ләкин Хәтер көненә минимум ун мең кеше чыгарырга кирәк. Әгәр дә ун мең чыгара алмыйбыз икән, безнең белән сөйләшеп тә тора алмаслар. Хакимият көчтән генә курка.

Сулдан уңга: Зәки Зәйнуллин, Әлмирә Әдиятуллина, Илдус Әхмәтҗан, Галишан Нуриәхмәт, Фәүзия Бәйрәмова
Гөлфәния Җәләлова. Федераль университет ясап, татар университетын бетереп ташладылар. Әйдәгез, милли мәгариф системасын булдыру эшендә бөтен халыкны күтәрик. Татар һуманитар университеты бинасында яңадан башлап, үзебезнең университетны булдыру мәсьәләсе турында уйлыйк.

Галишан Нуриәхмәт. Федераль университетта татфакны һәм һуманитар университетны берләштергәннән соң, татфакны ябып, анда филология сәнгать институты ачмакчылар.

Ректорга керә алмадык. Аның урынбасары Рияз Минзарипов белән сөйләштек. Ул: “Заманында Казан университеты милли хәрәкәт белән татар факультетын ачып, аннан институт ясап, университет эшләргә ризалашкан иде. Әмма Татарстан хөкүмәте ярдәм итми. Өстән боерык булса, милли университет ачабыз”, диде. Университетсыз милләт яши алмый.
XS
SM
MD
LG