Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл мәйдан каршылыгына 33 ел. Кырымтатар көрәше дәвам итә


Кырымтатарларның 1987 елда Мәскәүнең Кызыл мәйданында оештырган каршылык чарасы

Кырымтатарларның 1987 елда Мәскәүнең Кызыл мәйданында оештырган каршылык чарасына бу атнада 33 ел тула. Кырымтатар язучысы Певат Зети, халык үз хокукларын яулаганга кадәр көрәш дәвам итәчәк, ди. Мәскәү вакыйгаларына 33 ел тулу уңаеннан Азатлык язучы Певат Зети белән сөйләште.

Кырымтатарларның Мәскәүдә каршылык чарасы. 1987 ел

1987 елның 25 июлендә кырымтатарлар Мәскәү үзәгендә мәшһүр каршылык чарасын оештыра. Берничә йөз кырымтатар Кызыл мәйданга җыелып Кырымга кайту хокукын һәм милли автономия статусын таләп итә. Алар мәйданда төн уздыра һәм чараны икенче көнгә дәвам итә. Протестчылар совет түрәләре алар белән очрашырга килешкәч кенә тарала башлый. Шушы вакыйгадан соң кырымтатар мәсьәләсе бар дөньяга мәгълүм була. Кырымтатарларның ватанга озак елларга сузылган кайтуы башлана.

— Певат әфәнде, Мәскәү вакыйгаларыннан соң утыз өч ел узды, ләкин кырымтатарларга төрле яктан басым һаман туктамый. Сәбәбе нәрсәдә?

— 1937 елда репрессияләнгән галимебез, шагыйрь Бекир Чобан-заде узенең 1928 елда чыккан "Кырымтатар әдәбиятының соңгы дәвере" китабында "безнең дин әһелләребез совет хакимияте корылышы белән килешмәгән өчен аларны чүпләп утыртып башладылар. Аларның бер өлеше Кырымнан Азәрбайҗанга, Башкортстанга, Татарстанга качып, анда кешеләр арасына сеңеп, ул якларда мөгалимлек иттеләр", дип яза.

Певат Зети: "Кырымтатарларның көрәше дәвам итәчәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:41 0:00

30нчы елларда кулаклар мәсьәләсе, аннан соң 37нче еллар башланды, болар безгә мәгълүм. Инде сугыштан соң Үзбәкстанга барып төшкән кешеләребез арасыннан "син староста булдың, син алманнарга хезмәт иттең" дип, кешеләрне җыеп алып 20-25 елга утыртулар булды.

Инде 1956 елда башлаган яшерен милли хәрәкәтебез вакытында төрле өлкәләрдә хәрәкәттә катнашучыларны алып утырта башладылар. Ташкент тирәсендәге кешеләрнең мәхкәмәләре Ташкентта була иде. Мин мәхкәмәләрнең 70-80 процентында катнаштым, хәттә Казакъстанда безнең кешеләребезне мәхкәмә хөкем иткәндә анда да бара идем. Мондый мәхкәмәләрне даими үткәреп, ике-өч кешене утырту аз булган күрәсең, бер җирдә бердән ун, икенче җирдә унике кешенең мәхкәмәләрен үткәрә башладылар, ләкин халык барыбер туктамады. Максатыбыз — Кырымга кайту иде. Бу хәрәкәттә мин үзем дә катнаштым, "Сырдарьяда милли хәрәкәт" китабымда да бу хакта бар.

Кырымтатарларның 1987 елда Мәскәүнең Кызыл мәйданында каршылык чарасы
Кырымтатарларның 1987 елда Мәскәүнең Кызыл мәйданында каршылык чарасы

Мин үзем Кырымга 1975 елда Карасубазарга кайтып килдем. Монда да халкыбыз пропискасыз иде (ул заманнарда Кырымга кайткан кырымтатарларны сатып алган йортларына пропискага кертмиләр иде — ред.) Пропискага кертмәгәннәрне төзелеш эшләренә алалар иде.

Берсен башына таш төшереп үтерделәр, икенчесен башка төрле үтерделәр, кемнедер утырттылар, кемнеңдер йортын бульдозер белән сөрделәр. Ул безгә булган басым бер вакытта да туктамады.

Инде 2014 елдан утырта башлаган балаларны экстремист диләр, ләкин алар хакимияткә каршы бернәрсә эшләмәгәннәр, беркемне үтермәгәннәр, беркемгә тимәгәннәр. Халкыбызны алып-алып буалар һәм телебезгә балта чабалар, аларның максатлары шул. Бүген дә бу дәвам итә, чөнки элек булганнар кабатлана, ел саен кабатлана һәм тагын дәвам итәчәк.

Кырымтатарларның 1987 елда Мәскәүнең Кызыл мәйданында каршылык чарасы
Кырымтатарларның 1987 елда Мәскәүнең Кызыл мәйданында каршылык чарасы

— Кырымтатар милли хәрәкәте 1987 елда Мәскәүдә үткәргән акцияләре белән иң югары нокталарының берсенә ирешкән иде. Бүген милли хәрәкәт бу дәрәҗәгә күтәрелә аламы?

— Безнең милли көрәшебез әкрен барган чаклардан соң бердән күтәрелеп киткән заманнар булды һәм хәрәкәтнең мондый әкренәю-күтәрелү дулканнары кабатланып барды. Безнең көрәш бервакыт туктамаячак. Хәтерлим, Мәскәүдә 1987 елда Кызыл мәйданда башланган хәрәкәт вактында мине безнекеләр бер урынга чакырдылар һәм бу кайчанга кадәр дәвам итәчәк дип сорадылар.

"Әгәр дә безнең хокукларыбыз торгызылса, безнең Мәскәүдә ни эшебез бар, безгә Мәскәү кирәкми", дип әйткән идем.

Көрәш туктамаячак, ул дәвам итәчәк. Бездән соң балаларыбыз, балаларыбыздан соң оныкларыбыз, оныкларыбыздан соң киләчәк нәселләребез мотлак көрәшәчәкбез, тахетебез, иншалла, мотлак торгызылачак.

Кырымтатарлар делегациясе Мәскәү Кирмәнендә. 1987 ел
Кырымтатарлар делегациясе Мәскәү Кирмәнендә. 1987 ел

1987 елның июнь-июль айларында кырымтатарлар халыкны сөргеннән Кырымга кайтару, Кырымда сөргенгә кадәр булган милли-территориаль җөмһүриятне яңадан торгызу таләпләре белән Мәскәүнең Кызыл мәйданына чыга. 23 июльдә кырымтатарларга кабат яла яккан "ТАСС белдерүе" чыкканан соң 25 июльдә кырымтатарларның мәйданда иң көчле акцияләре уза.

27 июльдә егерме бер кырымтатардан торган делегацияне Совет берлегенең Югары шурасы президиумы рәисе Андрей Громыко кабул итә. (Очрашуда аның урынбасары Петр Демичев, эчке эшләр министры Александр Власов катнаша.) Ләкин Громыко кырымтатарларга канәгатьләндерерлек җавап бирми, комиссия карарын көтергә, таралырга куша. Моннан соң милиция көчләре кырымтатарларны тоткарлап, Мәсәкәүдән конвой белән мәҗбүри чыгара башлый.

Мәскәү вакыйгалары кырымтатар мәсьәләсен бар дөньяга яңгыратты. ТАСС белдерүеннән соң кырымтатарлар хакимият мәсьәләне хәл итмәячәген аңлап, бар каршылыкларга карамастан, үз көчләре белән Кырымга агыла башлый. Монда аларның йортларында Русиянең төрле төбәкләреннән 1944 елда китерелгән инде башка кешеләр яшәгән була. Кырымтатарларга йортларын кайтармыйлар, җирле хакимият йорт төзү өчен җир дә аермый. Кырымтатарлар җирләрне басып алып, үзбашына урнаша башлый.

1987 елда булган Мәскәү вакыйгалары кырымтатарларның Кырымга массакүләм кайта башлавына көчле этәргеч була. Бүген Кырымда кырымтатарларның саны, рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, 300 мең чамасы. Сөргенлек урыннарында тагын 70-80 мең кеше кала бирә.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG