Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:40

20 август Кырымның Ак Кыя авылында полиция һәм ОМОН көчләре кырымтатарларны жыен буласы урынга уздырмады, юлны ябып куйды. Кырымтатарлар анда 1987 елда Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган протест акцияләренең 30 еллыгын искә алу чарасын үткәрергә җыелган иде.

Полиция белән кырымтатарлар арасында сүз чыкты. Имеш, “Ковбой” базасында корал бар дигән шалтырату булган, анда тикшерү үткәрергә кирәк, диде полиция хәзмәткәре. Чараны оештыручыларның берсе - Бекир Умеровны Белогорски районы полиция бүлегенә алып китеп, бармак эзләрен алганнар, кемлеген белешкәннәр. Бекир Умеров сорауга җавап бирмәгәч, аны җибәргәннәр. Чара исә юлны ябып торучы полиция хезмәткәрләре каршында догадан башланды.

Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Джелял ФСБ хезмәткәренең аны чакырып, чараны уздыру канунны боза дигәнен хәбәр итте. Бу вакытта күктә боралак та пәйда булды, ФСБ хезмәткәре халык алдына тавыш көчәйткеч белән чыгып, кырымтатарлар 15 минутта таралмаса, чараны дәвам итсә, канун буенча җәзаланачаклар дип җәза маддәләрен укып ишеттерде. Аның янындагылар чарага килгән кырымтатарларны видеога төшереп торды. Җыелган халык арасыннан “Нәрсә, хәзер урманда җыелыр өчен дә, һава сулар өчен дә рөхсәт алырга кирәкме?” дигән тавышлар ишетелде.

70нче елларда да кырымтатарларга тормыш юк иде, шул еллар кире кайтты сыман

Кырымтатар активисты Саре Абдураманова Азатлыкка: "Хәзер без үзебезне [Русия аннексиясеннән соң - ред.] 70нче елларга кайткандай хис итәбез. Ул чакта да кырымтатарларга тормыш юк иде, җыелырга рөхсәт ителми иде, митингларны куып тараталар иде. Шул еллар кире әйләнеп кайтты сыман", диде.

1987 ел чараларында катнашкан Бекир Умеров
1987 ел чараларында катнашкан Бекир Умеров

Билгеләнгән урынга җибәрелмәгәч, халык торган урынында чараны дәвам итте. Халык алдында Мустафа Җәмилевнең тормыш иптәше Сафинар Җәмилева, Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Ильми Умеров, Судак региональ мәҗләсе рәисе Ильвер Аметов чыгыш ясадылар.

Ильми Умеров
Ильми Умеров

“Безгә чараны үткәртмәскә тырыштылар, ләкин без әзерләгән урында булмаса, чарабызны менә бу җирдә үткәрәбез, үткәрәчәкбез һәм киләчәктә хәрәкәтебезне туктатмаячакбыз. Җәмәгать, бер теләгем бар. Бер нәрсәдән курыкмагыз. Тентүләр була, кулга алулар була, мәхкәмәләр була. Бер-берегезгә, күршеләрегезгә ярдәм итегез, хәрәкәтегезне дәвам итегез”, диде Ильми Умеров.

Җырчы Асие Саале “Яшә халкым!” җырын башкарды.

Болай барса, Русия Төньяк Корея дәрәҗәсенә төшәчәк

Моннан соң халык чараны Карасубазар районы мәчетендә дәвам итергә карар итеп, шул мәчеткә юл тотты. Полициягә алып кителгән Бекир Умеров, болай барса, Русия Төньяк Корея дәрәҗәсенә төшәчәк, диде Азатлыкка.

Кырымтатарлар Ак Кыя итәгендә
Кырымтатарлар Ак Кыя итәгендә

Чара дәвам иткән арада кырымтатар халкы лидеры Мустафа Җәмилев Украинадан җанлы элемтәгә чыкты. “Якын вакытта без Кырымга кайтачакбыз, үзебезнең дәүләтчелегебезне торгызачакбыз. Бу элеккеге Кырым булмаячак, бу башка Кырым булачак”, диде ул.

Белешмә

1987 елның 25 июлендә кырымтатарлар Мәскәү үзәгендә мәшһүр каршылык чарасын оештыра. Берничә йөз кырымтатар Кызыл мәйданга җыелып Кырымга кайту хокукын һәм милли автономия статусын таләп итә. Алар мәйданда төн уздыра һәм чараны икенче көнгә дәвам итә. Протестчылар совет түрәләре алар белән очрашырга килешкәч кенә тарала башлый. Шушы вакыйгадан соң кырымтатар мәсьәләсе бар дөньяга мәгълүм була. Кырымтатарларның ватанга озак елларга сузылган кайтуы башлана.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG