Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иглинда үсмерләрне кыйнаган эшмәкәр изолятордан сугышка китәргә теләк белдергән


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Украинада сугыш башланганнан бирле мондый теләк белдерүчеләр турында даими хәбәр ителеп тора. Элегрәк Казан федераль университетының элекке ректоры Илшат Гафуровның да, үзен ярлыкасалар, Украинага каршы сугышырга китәргә ниятләве турында язганнар иде.

Башкортстанның Иглин шәһәре эшмәкәре Рәүф Габдуллин Украинадагы сугышка китәргә тели. Бу хакта Mash җиткерә.

Басма мәгълүматынча, уллары һәм дусты белән бергә 20 июньгә кадәр сак астына алынган Габдуллин моны үзе сораган. Mash эшмәкәрнең адвокаты Роман Петровка сылтана.

Рәүф Габдуллинга "хулиганлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Ул апрель ахырында боксчы уллары белән үсмерләрне кыйнаган иде.

20 апрель көнне якынча 10 кешедән торган үсмерләр төркеме урамнан барган. Яшьләрне джип машинасы кистерә. Аның машина йөртүчесе Рәүф Габдуллин имештер үсмерләрнең үзенә сүгенгәннәрен ишеткән.

Аспекты басмасы язуынча, Рәүф Габдуллинның төзелеш бизнесы бар, ул Иглин районы урман хуҗалыгы сәнәгатендә эшләүчеләр ассоциациясе рәисе. 2021 елда Иглин районы Иҗтимагый пулатына кергән.

Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Башкортстан тикшерү идарәсенә Иглиндагы үсмерләрне кыйнау белән бәйле җинаять эшен тикшерү ничек барганы турында җиткерергә кушты.

Украинада сугыш башланганнан бирле мондый теләк белдерүчеләр турында даими хәбәр ителеп тора. Элегрәк Татарстан Telegram-каналлары Казан федераль университетының элекке ректоры Илшат Гафуров даирәсендәге чыганакларга сылтама белән, үзен ярлыкасалар, аның Украинага каршы сугышырга китәргә ниятләвен язган иде.

Илшат Гафуровны, Алабугада мэр булып торган чагында, шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны яллап үтерүгә катнашы булуда шикләнеп, 2021 елның декабрендә тоткарлаганнар иде.

  • Күптән түгел Русиядә тикшерүчеләрнең гаепләнүчеләрне Украинадагы сугышка барырга кыстый башлавы билгеле булды.
  • Тикшерү барган чакта яки тикшерү эшләре беткәннән соң тәртип саклаучылар гаепләнүчеләргә "Аңлатма" ("Разъяснение") дип аталган махсус документ бирә. Анда гаепләнүченең белешмәләре язылган, шулай ук җаваплылыктан азат итү мөмкинлеге турында әйтелгән диелә. Риза булучылар белән контрактны хәрбиләр төзи. Педофилия, террорчылык, диверсия, дәүләткә хыянәт һәм башка шундый авыр җинаятьләрдә гаепләнүчеләрне сугышка алмыйлар диелә.
  • "Тикшерүчеләргә агитаторлар роле бирелде, алар "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны Русия хакимиятләре шулай атарга куша - ред.) шартларында шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр арасында контракт белән хәрби хезмәткә баруны агитацияли. Мин моны дөрес эш дип санамыйм, чөнки тикшерүнең бурычы - җинаять эшендә дәлилләр җыю, хәрбиләр туплау түгел", ди адвокат Роман Кандауров.
  • Быел мартта Русия думасы беренче укылышта контракт төзеп хәрби хезмәткә ялланганнарны җинаять җаваплылыгыннан азат итә торган канун өлгесен кабул итте. Аларны иректән мәхрүм итү урынына шартлы мөддәт бирәчәкләр. Канун өлгесе тикшерү астында булганнарга, хөкем ителүчеләргә һәм җиңел яки уртача авырлыктагы җинаять кылып, җәза мөддәтен үти башлаганнарга саклану министрлыгы белән контракт төзү мөмкинлеге бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG