Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа янындагы Иглин шәһәрендә эшкуар үсмерне кыйнаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кыйнаучы кеше - Рәүф Габдуллинның төзелеш бизнесы бар, ул Иглин районы урман хуҗалыгы сәнәгатендә эшләүчеләр ассоциациясе рәисе. 2021 елда Иглин районы Иҗтимагый пулатына кергән.

Башкортстанның Иглин шәһәрендә җирле эшкуар Рәүф Габдуллин һәм аның боксчы уллары үсмерне кыйнаган. Бу хәл турында кыйналган Егор Филипповның йөргән кызы сөйли, аның видеосын "Поздняков 3.0" Telegram-каналы чыгарды.

Кыз 20 апрель көнне якынча 10 кешедән торган төркем белән урамнан бара идек дип аңлата. Яшьләрне джип машинасы кистерә. Янәсе машина йөртүчесе үсмерләрнең үзенә сүгенгәннәрен ишеткән.

"Без Егор белән арттан бара идек, ишетмәдек. Бөтенебез туктадык. Машинадан аның уллары очып чыкты һәм әтиләре Рәүф Габдуллин кушуы белән безнең төркемдәге бер малайның битенә сукты. Рәүф үзе Егорга таба килә башлады, аңа уллары булышты, алар өчәүләп Егорны кыйнады", ди ул.

Кыз Рәүф Габдуллинның хатыны да бу сугышуда катнашуын әйтә, хатын видеога төшереп торуын күргәч кызның телефонын тартып алмакчы булган, аның чәчләрен йолкыган.

Шулай ук кыз әйтүенчә, аларны машинага утырырга мәҗбүр иткәннәр, шәһәр үзәгенә кадәр алып барганнар һәм кыйнауны дәвам иткәннәр. "Соңрак безне Ислом исемлесенең машинасына төяделәр һәм тукталышта калдырып киттеләр", ди ул.

"Честно говоря" журналистлары кыйналган үсмер Егор Филиппов белән сөйләшкән.

"Алар мине бишәүләп кыйнады" дигән ул. Егор хәзер Уфа хастаханәсендә, нейрохирургия бүлекчәсендә ята, аның кан сауган урыннары күп, ике теше бәреп төшерелгән, бөтен тәне күгәргән һәм сыдырылган, күңеле болгана, башы авырта, дип яза басма.

Кичә, 21 апрельдә Сhange.org-та бу хәлләрне халыкка булдыралганча ныграк таратуны сораган петиция чыкты. Хәзергә аны 2200дән артык кеше имзалаган.

Аспекты басмасы язуынча, Рәүф Габдуллинның төзелеш бизнесы бар, ул Иглин районы урман хуҗалыгы сәнәгатендә эшләүчеләр ассоциациясе рәисе. 2021 елда Иглин районы Иҗтимагый пулатына кергән.

Бу хәлдән соң Иглин районы хакимият башлыгы Гүзәл Насыйрова видео чыгарды. Ул да сугышуга җирле эшмәкәр Рәүф Габдуллинның катнашы булуын раслады.

"Мин шок кичердем. Бу хәл белән бәйле материаллар теркәлгән. Полиция һәм тикшерү комитеты тикшерү үткәрә", ди түрә.

Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Башкортстан тикшерү идарәсенә Иглиндагы үсмерләрне кыйнау белән бәйле җинаять эшен тикшерү ничек барганы турында җиткерергә кушкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG