Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cугышта катнашкан өчен җинаять җаваплылыгыннан азат итә торган канун өлгесе хупланды


Думаның утырышлар залы
Думаның утырышлар залы

Шул ук вакытта документта әйтелгәнчә, әгәр җәзадан азат ителгән кеше хәрби хезмәте башлангач кабат җинаять кылса, мәхкәмә аны алданрак чыгарылган карарларны да исәпкә алып ирегеннән мәхрүм итәчәк.

Русия думасы беренче укылышта контракт төзеп хәрби хезмәткә ялланганнарны җинаять җаваплылыгыннан азат итә торган канун өлгесен кабул итте. Аларны иректән мәхрүм итү урынына шартлы мөддәт бирәчәкләр. Элегрәк бу тәкъдим белән "Бердәм Русия депутатлары" Павел Крашенинников һәм Андрей Картаполов, шулай ук Федерация шурасы әгъзасы Андрей Клишас чыккан иде.

Канун өлгесе тикшерү астында булганнарга, хөкем ителүчеләргә һәм җиңел яки уртача авырлыктагы җинаять кылып, җәза мөддәтен үти башлаганнарга саклану министрлыгы белән контракт төзү мөмкинлеге бирә.

Террорчылык, балигъ булмаучыларга каршы җенси җинаятьләр кылганнарга, дәүләтнең конституцион корылышына һәм иминлегенә каршы җинаять кылучыларга бу кагылмый.

Контракт төзеп сугышка киткәннәрне дәүләт бүләге алсалар, сәламәтлеге яки яше белән бәйле хәрби хезмәттән азат ителсәләр, шулай ук мобилизация чоры яки сугыш хәле бетсә шартлы рәвештә азат итәчәкләр яки хөкем карарлары гамәлдән чыгарылачак.

Документта әйтелгәнчә, әгәр җәзадан азат ителгән кеше хәрби хезмәте башлангач кабат җинаять кылса, мәхкәмә аны алданрак чыгарылган карарларны да исәпкә алып ирегеннән мәхрүм итәчәк.

Хәзерге вакытта сугышта катнашучы тоткыннарга Русия президенты ярлыкау бирә.

  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең төрле җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Ноябрь башында Башкортстанда "Вагнер" белән Украинадагы сугышта булып кайткан егет үзенең таныш кызын көчләде.
  • Аңарчы Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар.
  • Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG