Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Вагнер" белән сугышта булганнан соң ярлыкау алган егет иптәш кызын урлап көчләгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

25 яшьлек Олег Михайловны 2022 елда кеше үтергән өчен 18 елга хөкем иткән булганнар. Аның аңарчы да урлашу, кешегә һөҗүм итү кебек җинаятьләр кылуы әйтелә. Егет төрмәдә озак утырмый - "Вагнер" белән сугышка китә. Быел апрельдә егеткә ярлыкау бирәләр. Берничә көн элек ул таныш кызын көчләгән.

Башкортстанда "Вагнер" белән Украинадагы сугышта булып кайткан егет үзенең таныш кызын көчләгән. Бу хакта үз чыганакларына таянып Baza һәм Astra Telegram-каналлары җиткерә.
Baza мәгълүматынча, 2022 елда 25 яшьлек Олег Михайловны кеше үтергән өчен 18 елга ирегеннән мәхрүм иткән булганнар. Озак та үтми, ул "Вагнер" белән контракт төзеп Украинадагы сугышка китә, 2023 елның апрелендә ярлыкау ала.
5 ноябрьдә ул үзенең 24 яшьлек таныш кызыннан ярдәм сораган, янәсе нык исерек булуын, үзе кайта алмавын әйтеп, өенә илтеп куюны сораган, дип яза Baza. Кыз ризалашкан. "Вагнерчы" аны өенә өстерәп керткән һәм пычак белән янап көчләгән диелә. Кызның полиция чакыра алуы һәм ике сәгатьтән соң гына азат ителүе әйтелә.
Baza язуынча, хәзер Михайловны тоткарлаганнар. Аңа "кеше урлау" һәм "җенси көчләү гамәлләре" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган.

Шул ук вакытта ASTRA Олег Михайловның әле мәктәптә укыган чакта ук кешеләргә һөҗүм итүен һәм урлашуын яза. Мәсәлән, 2012 елның 22 июнендә, 14 яшьлек чагында аны урамнан узып барган кызның кулыннан телефонын тартып алган өчен тоткарлаган булганнар диелә канал хәбәрендә.
Ә 2016 елның 25 декабрендә, 18 яшьлек вакытында егетне Уфада яшәүче Станислав Нәфыйковны кыйнаган өчен тоткарлаган булганнар. 2017 елда ул башка бер ирне чәнчегән өчен тоткарланган. 2022 елда исә үтергән өчен 18 елга хөкем ителгән, дип ачыклаган ASTRA.
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Күптән түгел генә Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
  • Брянски гарнизон мәхкәмәсе сугышта катнашкан ирне 10 яшьлек үги кызын көчләүдә гаепле дип табып 15 елга хөкем итте.
  • Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.
  • Июнь ахырында Казанда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән Украинадагы сугышта катнашкан Владимир Лернерны тоткарлаганнар иде, ул наркотиклар сатмакчы булуда гаепләнә.
  • Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG