Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сугыш көч куллануны легитим итә". Сугыштан соң җинаятьләр артырмы?


Социолог Искәндән Ясәвиев сүзләренчә, сугыш вакытында гаиләдә көч куллану да, башка җинаятьләр дә артырга мөмкин. Һәм бу сугыштан кайтучыларга гына бәйле түгел.

"Ачык социология лабораториясе" тикшеренүләреннән күренгәнчә, 2022 елның сентябреннән Русиядә депрессиягә зарланучылар саны арткан, кешеләр, аеруча хәрбиләрнең хатыннары шомлану, төшенкелек, курку хисе белән яши. Моннан тыш, җинаятьләр белән бәйле белешмәләрдә фронттан кайткан русияләрнең исемнәре дә ешрак телгә алына башлады.

Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләде.

— Сез сугыштан соң Русиядә көч куллану ни дәрәҗәдә булачагын тикшердегез. 2022 елда Русиядә күп еллар дәвам иткән тренд үзгәрде дип аңларгамы? Росстатның рәсми белешмәләрен генә алсак та, илдә үтерүләр саны арта башлавы күренә.

— Шәхсән мин сугыштан соң булачак көч куллануны тикшермәдем. Кайчандыр хокук яклаучы хезмәттәшләрем үтенече белән криминологик һәм социологик тикшеренүләргә аналитик күзәтү ясап бара идем. Бу нәтиҗәләрне җинаятьчелекнең рәсми статистикасы белән чагыштырып карасак, былтыр, 2022 елда чынлап та Русиядә үтерүләр саны соңгы 20 елда беренче тапкыр арткан. 20 еллык тенденция үзгәргән. Шунысын да әйтергә кирәк – 2023 елның беренче ике аенда да бу зур күләмдә дәвам итә. 2022 елда җинаятьчелек 2021 ел белән чагыштырганда, 4 процентка гына арткан булган. Ә 2023 елның беренче ике аенда исә былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда, 14 процентка арткан.


— Бу үтерүләргә генә кагыламы, башка җинаятьләргә дәме?

— Эчке эшләр министрлыгы сәламәтлеккә авыр зыян китерү очракларының да артуын теркәгән. Шунысын да әйтим, җинаятьчелекне өйрәнүче социологлар да, криминологлар да рәсми статистика мәгълүматына сак карый. Чөнки бөтен гамәлләр дә теркәлми. Кайберләрен полициягә хәбәр итмиләр, кайбер гамәлләрне полиция үзе теркәми. Ягъни криминологлар "латент җинаятьчелек" дип атый торган күренеш бар. Үтерү очракларында бу латентлык иң азы була. Ягъни башка төрдәге җинаятьләр белән чагыштырганда, үтерүләр күбрәк теркәлә. Шуңа күрә криминологлар һәм социологлар нәкъ менә үтерү турындагы белешмәләргә күбрәк ышана.

— Сез шуңа игътибар иткәнсез: гомум күзәтүләргә караганда, үтерүләр кораллы низаг төгәлләнгәч нык арта. Ә Русиядә башка хәл күзәтелә. Димәк, хәзер сугыштан кайткан кешеләр үтерә башлаган дигән сүзме?

— Әйе. Мин өйрәнгән тикшеренүләр сугыштан соңгы көч куллануларга йөз тота. Бу уңайдан танылган американ социологлары Дэн Арчер һәм Розмари Гартнер уздырган халыкара тикшерүне искә алырга була. Алар 110 илне тикшергән, сугышка кадәрге һәм аннан соңгы биш еллык чорлар өйрәнелгән. XX гасыр дәвамында булган ике дөнья сугышының һәм 12 башка төрле сугышларның йогынтысын өйрәнгәннәр. Бу тикшеренүләр сугышка кадәрге чор белән чагыштырганда, сугыштан соң үтерүләрнең шактый артуын төгәл күрсәткән. Әлеге тикшеренүчеләр әйтүенчә, кайбер очракларда үтерүләрнең саны сугыш барганда да арткан, әйтик Вьетнамда бу 60нчы елларның беренче яртысына ук туры килә. 1963 елда АКШта үтерүләр дәрәҗәсе 100 меңгә 4,5 булса, 1973 елга ул 100 меңгә 9,3 булган. Ягъни үтерүләр дәрәҗәсе сугыш барган чакта да артырга мөмкин. Шунсын әйтергә кирәк – югарыда телгә алынган очракларда да, хәзерге вакытта Русиядә дә үтерүләр артуы күзәтелә, әмма бу җинаятьне ешрак кыла торган социаль демографик төркем – 20-50 яшьләрендәге ирләрнең саны кими.

— Бу бәяләмәләргә карап, сугыш озаграк дәвам иткән саен, ул беткәннән соң, Русиядә үтерүләр саны да күбрәк булачагын фаразлый алабызмы?

— Мин фаразларны сак ясар идем. Әйе, тикшеренүләрнең күпчелеге җинаятьләр һәм үтерүләр генә түгел, өйдә көч куллануның, полициянең көч куллануы да артуы ихтималы зур булуын күрсәтә. Шул ук вакытта моның котылгысыз булмавын күрсәткән тикшеренүләр дә бар. Көчле социаль сәясәт, икътисади тигезсезлекнең кимүе, көч куллану проблемын күтәреп чыгып, хәл итү юлларын эзләү, хакимият оешмаларында хатын-кызлар санын арттыру – бу көч куллану үсешен киметергә яки бөтенләй булдырмый калырга мөмкин. Әмма, билгеле беренче чиратта сугышны туктату зарур.

— Хәзерге Русия турында сөйләсәк, сугыштан кайтучылар нинди очракларда үтерә? Чынлап та иң зур куркыныч аларның гаиләләренә яныймы?

— Әйе, минемчә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучының якыннары шундый куркыныч астындагы төркемнәрнең берсенә керә. Шулай ук хәрби хәрәкәттә катнашкан кеше белән бергә теге яки бу очракта спиртлы эчемлек эчүчеләр дә. Өйдә көч куллану белән бәйле кайбер тикшеренүләр бар – төрле илләрдә, 2001 елның 11 сентябрендә булган терактлардан соң төрле урыннарда сугышкан Америка хәрбиләре арасында уздырылган тикшеренүләр ул. Әлеге тикшеренүләр хәрби хәрәкәттә турыдан-туры катнашса да, катнашмаса да, бу кешеләрнең өйдә көч куллануга тартым булуын күрсәтә. Ягъни кораллы низаг барган урында булу өйдә көч куллану ихтималын арттыра. АКШ саклану министрлыгында ветераннарның гаилә әгъзаларын көч кулланудан яклаучы җитди програм эшләп килә. Сүз уңаеннан, балаларга рәхимсез мөнәсәбәт ихтималы да арта. Әмма шунысы да бар: сугыш турыдан-туры гына йогынты ясамый. Криминологлар Арчер һәм Гартнер да шундый нәтиҗә ясаган – сугыш көч куллануны канунилаштыра. Бу хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнарга гына түгел, бөтен җәмгыятькә дә шундый тәэсир бирә. Тулаем алганда бу – җәмгыятькә көндәлек низагларны хәл иткәндә көч кулланырга мөмкин дигән сигнал бирә. Кабатлап әйтәм, әлеге йогынты хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга булган йогынтыдан күпкә киңрәк.

  • 2022 елның 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Былтыр 4 ноябрьдә Русия президенты Владимир Путин авыр җинаятьләр өчен хөкем мөддәте тәмамланмаганнарны мобилизацияләргә һәм Украинадагы сугышка җибәрергә мөмкинлек бирүче канун имзалады.
  • Әле канун кабул ителмәгән килеш тә, моңа кадәр мәгълүмат чараларында Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинадагы сугышка җибәрүләре турында берничә тапкыр хәбәр ителде. Аерым алганда, моның белән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте шөгыльләнә диелде.
  • Медиа чаралары моңарчы берничә мәртәбә сугыштан әйләнеп кайткан русияләрнең кешеләргә утлы корал белән янавы һәм хәтта атуы турында язды. Әйтик, былтыр августта Смоленски өлкәсендә сугыштан кайткан хәрбинең Украинадан күчеп килүчеләргә һөҗүм итүе билгеле булды.
  • Дондагы Ростовта исә Украинадагы сугыш турында бәхәсләшкәннән соң, бер хәрби такси йөртүчене атып үтерде.
  • Быел марта Киров өлкәсендә пенсионер хатын-кызны үтерүдә шикләнелеп Украинадагы сугыштан кайткан тоткын - Иван Россомахин тоткарланган. Элегрәк җирле полиция ирнең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланганын, өенә ялга кайткан дип белдергән иде.

Язманың оригиналы: Настоящее время

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG