Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Пригожин Ростов өлкәсендәге меңләгән тоткынны Украинадагы сугышка җибәрәчәк


Евгений Пригожин
Евгений Пригожин

Медиа чаралары Петербур эшмәкәре Евгений Пригожинны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручы дип атый. "Вот Так" язуынча, ул сугышка киткән тоткыннарны ярты елдан аклаячакларын әйткән. Украиннар белән "ни теләсәгез шуны эшли аласыз, сезгә моның өчен берни булмаячак" дип тә әйткән.

Владимир Путинга якын Петербур эшкуары Евгений Пригожин (медиа чаралары аны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте оештыручысы һәм иганәчесе дип атый), Ростов өлкәсендәге ике төзәтү колониясеннән Украинадагы сугышка меңләп тоткынны җибәрәчәк. Бу хакта колонияләрнең берсендә – Батайски шәһәрендәгесендә утыручы тоткыннарга сылтама белән "Вот Так" басмасы хәбәр итә.

Басма чыганаклары сүзләренчә, Пригожин колониягә шәхси боралагында килгән, аның белән "Вагнер"ның тагын бер җитәкчесе Дмитрий Уткин да булган. Алар килгәнче 15нче төзәтү колониясе хакимияте хезмәткәрләренең шәхси видеокамераларын сүндергән.

Тоткыннарны плацта тезеп бастырганнар. "Вот Так" язуынча, алар каршында чыгыш ясап, Пригожин Украинадагы сугышка барырга риза булучылар ярты елдан азат ителәчәк, ә хәрби хәрәкәтләр барганда украиннар белән "ни теләсәгез шуны эшли аласыз, сезгә моның өчен берни булмаячак" дип әйткән. Шул ук вакытта ул качып китәргә яки әсир төшәргә теләүчеләрне атып үтерү белән янаган диелә.

"Вот Так" чыганаклары әйтүенчә, нәтиҗәдә 15нче колониядәге 1500 тоткынның 700ләбе Пригожинның тәкъдименә ризалашкан. Басма язуынча, Ростовның тагын бер колониясендә 1000 тоткынның 300ләбе Украинага каршы сугышырга риза булган.

Моңа кадәр мәгълүмат чараларында Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинадагы сугышка җибәрүләре турында берничә тапкыр хәбәр ителде. Аерым алганда, моның белән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте шөгыльләнә диелде.

"Вёрстка" басмасы һәм "Русь сидящая" фонды хисаплавынча, август уртасына "Вагнер" вәкилләре илнең 13 төбәгендәге 21 колониягә барып кайткан.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе. Ул хәрби оешмаларның балансында да тормый, юридик затлар исемлегендә дә теркәлмәгән, әмма күпсанлы журналист тикшеренүләрендә әйтелгәнчә, аның сугышчылары Русиянең Сүриядәге операцияләрендә һәм Украинага каршы сугышында катнаша.

Bellingcat тикшеренүендә әйтелгәнчә, "Вагнер" сугышчылары Украинада күп санлы сугыш җинаятьләре кылган булырга мөмкин.

Евгений Пригожин исә хосусый хәрби ширкәткә катнашы булуын да, тоткыннарны Украинага каршы сугышырга җибәрүен дә кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG