Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Русиянең тикшерү изоляторларында утыручыларны Украинадагы сугышка җибәрәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сугышка китәргә риза булучыларны ярты елдан соң акларга, ай саен 200 мең сум акча түләргә вәгъдә итәләр диелә.

Русиянең тикшерү изоляторларында шикләнелеп һәм гаепләнеп тотылучыларны Украинага каршы сугышырга җибәрә башлаганнар. Сугышка китүчеләрнең җинаять эшләрен туктаталар, дип хәбәр итә "Русь сидящая" фондына нигез салучы, хокук яклаучы Ольга Романова.

Романова әйтүенчә, аңа Мәскәү янындагы берничә тикшерү изоляторындагы очраклар билгеле. Gulagu.net проектына нигез салучы Владимир Осечкин да мондый тәҗрибә барлыгын раслый. Аның әйтүенчә, проектның кайнар элемтәсенә Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Петербурда, Рязаньда, Тверь һәм Брянскидагы шундый очраклар турында мәгълүмат килеп ирешкән.

Июль башында мәгълүмат чараларында Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинадагы сугышка җибәрүләре турында хәбәр итә башладылар. Аерым алганда, моның белән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте шөгыльләнә диелде.

"Вёрстка" басмасы һәм "Русь сидящая" фонды хисаплавынча, август уртасына "Вагнер" вәкилләре илнең 13 төбәгендәге 21 колониягә барып кайткан.

Барлык колонияләрдә дә тоткыннарга яллы хәрби буларак Украинадагы сугышка китәргә тәкъдим ителгән диелә. Моңа риза булучыларга 200 мең сум күләмендә айлык хезмәт хакы һәм ярты елдан соң аклау вәгъдә иткәннәр.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе. Ул хәрби оешмаларның балансында да тормый, юридик затлар исемлегендә дә теркәлмәгән, әмма күпсанлы журналист тикшеренүләрендә әйтелгәнчә, аның сугышчылары Русиянең Сүриядәге операцияләрендә һәм Украинага каршы сугышында катнаша.

Май башында Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров "Вагнер" хезмәткәрләре Украинада катнашмый, ә алар турында сөйләү Киевка "Көнбатышның яллы сугышчыларыннан игътибарны читкә юнәлтү өчен кирәк" дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG