Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугыштан кайткан тоткын Нократ Аланында пенсионер хатын-кызны үтерүдә шикләнелә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу җинаять булганчыга кадәр җирле телевидениедә Иван Россомахин турында сюжет чыккан булган, анда ирнең туган авылын – Новый Бурецта яшәүчеләрне куркытып яшәве сөйләнгән.

Татарстанның күршесе - Киров өлкәсендә пенсионер хатын-кызны үтерүдә шикләнелеп Украинадагы сугыштан кайткан тоткын - Иван Россомахин тоткарланган. Элегрәк җирле полиция ирнең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланган булуын, өенә ялга дип кайтуын сөйләде, дип хәбәр итә "Baza".

Бу җинаять булганчыга кадәр җирле телевидениедә Россомахин турында сюжет чыккан булган, анда ирнең туган авылын – Новый Бурецта яшәүчеләрне куркытып яшәве сөйләнгән.

Сюжетта әйтелгәнчә, 28 яшьлек Иван Россомахин элегрәк берничә тапкыр хөкем ителгән булган, соңгы мәртәбә – үтергән өчен. Ул "Вагнер" белән Украинага каршы сугышкан.

21 мартта егет авылына кайткан һәм анда яшәүчеләргә проблемнар чыгарган диелә. Аның урамда балта һәм пычак күтәреп йөрүе, машиналарны җимерүе әйтелә, авылдашлары егетнең үтерү белән янавын сөйли.

Холыксыз ирне акылга утырту өчен авыл кешеләре җирле полиция башлыгын чакырткан. Җитәкче Россомахинны бу гамәлләре өчен әлегә административ маддә нигезендә ябуларын, әмма тиздән Кировтан ераграк - кабат хезмәт иткән урынына җибәрәчәкләрен әйткән.

"Россомахин дигән берәү бар. Ул "махсус хәрби операция"дән кайтты. Аның нәрсәдер майтарачагын көткән идек инде, чөнки проблемлы кеше булуы билгеле. Хәзер ул берничә тәүлек административ сак астында. Иртәгә аны җибәрәбез, полиция хезмәткәрләре озатуында әйберләрен җыячак, сишәмбе көнне без аны моннан олаксын өчен поездга утыртачакбыз", дип сөйләгән булган Нократ Аланы полициясе башлыгы Вадим Варанкин.

Әмма бу тапшыру чыккач, озак та узмаган – 29 март көнне күршедәге Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче бер ир үзенең өендә әнисенең мәетен тапкан. Хатынны кыйнаганнар һәм чәнчегәннәр диелә. Аның тәнендә киселгән яралары булган. Baza мәгълүматынча, бу үтерүдә шикләнелеп Иван Россомахин тоткарланган, ул гаебен танып үзе килгән.

Егет артыннан ни өчен күзәтмәүләре билгеле түгел, хәзер җирле полициядә тикшерү уза диелә.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Медиа чаралары моңарчы берничә мәртәбә сугыштан әйләнеп кайткан русияләрнең кешеләргә утлы корал белән янавы һәм хәтта атуы турында язды.
  • Әйтик, былтыр августта Смоленски өлкәсендә сугыштан кайткан хәрбинең Украинадан күчеп килүчеләргә һөҗүм итүе билгеле булды.
  • Дондагы Ростовта исә Украинадагы сугыш турында бәхәсләшкәннән соң, бер хәрби такси йөртүчене атып үтерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG