Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанның йөзләгән ватандашын Внуково һава аланына очып килгәч кире ватаннарына кайтарып җибәргәннәр


Таҗикстан ватандашы Закриоло Саидов (уңда) Радио Озоди (Азатлык радиосының таҗык хезмәте) журналисты белән Дүшәнбе һава аланында аралашканда. Апрель, 2024
Таҗикстан ватандашы Закриоло Саидов (уңда) Радио Озоди (Азатлык радиосының таҗык хезмәте) журналисты белән Дүшәнбе һава аланында аралашканда. Апрель, 2024

Мәскәүгә очып килгән таҗикларны күп сәгатьләр буе һава аланында тоталар, тиешле шартлар тудырылмаган. Мәскәү Русиягә очып килгән чит ил ватандашларын тоткарлап тору "вакытлы күренеш", кешенең милләтенә карап эшләнми ди. Таҗикстан исә үз ватандашларына Русиядә тискәре мөнәсәбәт бар дип борчу белдерә.

Дүрт көн эчендә Мәскәүнең "Внуково" һава аланыннан Таҗикстанның 643 ватандашын депортацияләгәннәр. Бу хакта "Азия-Плюс" Telegram-каналына сылтама белән "Интерфакс" яза.

26 апрельдән 30 апрельгә чаклы аралыкта Внуковога 3101 таҗик очып килгән. Алар начар шартларда тотылган. Русия хакимиятләре 643 таҗикны депортацияләгән, тагын 117сенә карата депортацияләү карары чыккан.

Мәскәүнең башка һава аланнарында да шундый хәл күзәтелә дигән мәгълүмат бар.

Русия чигендә паспорт контроле үткән чакта чит ил ватандашларының тоткарлануы вакытлы күренеш, бу кешенең милләтенә карап эшләнми, дип ышандырган иде Русия тышкы эшләр министрлыгы. "Интерфакс" искрәтүенчә, "Русиядә террорчылык профилактикасы чаралары активлашканга" чит ил ватандашларын Русиягә кергәндә катырак тикшерә башлаганнар.

28 апрельдә Таҗикстан тышкы эшләр министрлыгы сайтында рәсми белдерү чыкты. Анда әйтелгәнчә, 27 апрельнең көн ахырына "Внуково һава аланындагы кешеләрне вакытлыча тоту зонасында тиешле санитар шартлар белән тәэмин ителмәгән килеш Таҗикстанның 954 ватандашы тотыла". Алар арасында студентлар да бар. Внуковода күп сәгатьләр көтеп, тоткарланып калганнан соң Таҗикстанның 322 ватандашын Русиягә керткәннәр.

Таҗикстан тышкы эшләр министрлыгы "Русиядә Таҗикстан ватандашларына тискәре мөнәсәбәт күрсәтү, аларның хокукларын һәм ирекләрен бозу очракларына җитди борчу" белдерде һәм 29 апрельдә Дүшәнбедәге Русия илчесе Семен Григорьевка протест нотасы тапшырды. Бу хакта Азатлыкның таҗик хезмәте хәбәр итте.

  • "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG