Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Крокус" эшендә шикләнелгән тугызынчы кешене сак астына алды


Тикшерү комитеты Назримад Лотфуллои террорчыларны финанслау схемында катнашкан дип саный.

Мәскәүнең Басманный районы мәхкәмәсе Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" концерт залында булган терактка катнашы бар дип шикләнелгән тугызынчы кешене ике айга сак астына алды. Аның исеме - Назримад Лотфуллои. Ул Таҗикстаннан һәм аңа 24 яшь.

Аны тоткарлаулары турында кичә Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин хисап бирде. Аның фаразынча Лутфуллои террорчыларны финанслау схемында катнашкан.

Берничә көн өлек мәхкәмә Таҗикстанның дүрт ватандашын сак астына җибәрде, аларны терактны ясауда шикләнәләр. Далержон Мирзоев, Рачабализода Муродали (Саидакрами Рачабализода дип тә әйтәләр), Мөхәммәтсобир Файзов һәм Шамсидин Фаридунига гомерлек төрмә яный. Мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә узды.

Шулай ук дүрт кешене теракт оештыруда катнашуда шикләнеп сак астына алдылар.

Моннан тыш "Крокус Сити Холл"га һөҗүм итүчеләр белән элемтәләре булуда шикләнеп Таҗыкстанда тугыз кешенең тоткарлануы хәбәр ителде. Аларны җирле куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады.

  • 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде.
  • Соңгы рәсми мәгълүматларга күрә теракт нәтиҗәсендә 144 кеше һәлак булган, 382 кеше җәрәхәтләнгән. "База" Telegram-каналы 95 кешенең хәбәрсез югалуын җиткерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG