Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Крокус"тагы теракттан соң 8,5 мең мигрант кысрыклаулар турында хокук яклаучыга мөрәҗәгать иткән


Үзбәкстан мигрантлары. Иллюстратив фото
Үзбәкстан мигрантлары. Иллюстратив фото

"Кешенең патенты бар, теркәлгән урынында яши, рәсми рәвештә эшли, ә аны "рөхсәт ителгән вакыттан артыграк калуда" һәм "вак хулиганлыкта" гаеплиләр. Мәсәлән, янәсе кеше "җәмәгать урынында кычкырып сүгенгән һәм кулларын болгаган" диләр, әмма чынлыкта мондый хәлгә ишарә дә булмаган", ди Чупик.

"Крокус Сити Холл"да 23 мартта булган теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать булган - терактта Таҗикстан ватандашларын гаеплиләр. Бу хакта "Вёрстка" басмасына хокук яклаучы Валентина Чупик сөйләгән.

"26 марттан бирле көненә якынча 1-1,2 мең мөрәҗәгать алам. 24-25 мартта кыйнаулар турында нык күп хәбәрләр килде - көненә 60-70 мөрәҗәгать, ә 26 марттан азайды - көненә 20-25 хәбәр. Аның каравы кешеләрне җәфалап тотулары турында хәбәрләр күп: аларны күп сәгатьләр буе полиция бүлекчәләренең ишек алларында салкында, ризыксыз, сусыз, бәдрәфсез, телефонсыз тоталар, консул, тәрҗемәче һәм яклаучы турында әйтмиләр", дип сөйли Чупик.

Хокук яклаучы моңа кадәр гадәттә көненә 150-170 мөрәҗәгать, ә канунсыз илдән чыгару турында атнасына нибары ике-өч хәбәр генә була иде дигән.

Теракттан соң исә хокук яклаучы Русиядән мигрантларны канунсыз чыгарулары белән бәйле 600дән артык шикаять теркәгән. Аның әйтүенчә, миграцион хокук бозуларны уйлап чыгаралар.

"Кешенең патенты бар, теркәлгән урынында яши, рәсми рәвештә эшли, ә аны "рөхсәт ителгән вакыттан артыграк калуда" һәм "вак хулиганлыкта" гаеплиләр. Мәсәлән, янәсе кеше "җәмәгать урынында кычкырып сүгенгән һәм кулларын болгаган" диләр, әмма чынлыкта мондый хәлгә ишарә дә булмаган", ди Чупик.

Аның әйтүенчә, "полиция хезмәткәренең канунлы таләпләренә буйсынмау" дигән ялган гаеп ташлаулар да теркәлә. "Бу әгәр кеше үзен ни өчен тоткарлауларын аңлатуны сораса, һәм шулай ук полиция кыйнаган кешеләргә кагыла", ди хокук яклаучы.

Чупик сүзләренә күрә, килгән бөтен мөрәҗәгатьләрнең яртысы - Үзбәкстан мигрантларыннан. "Якынча 20шәр проценты - Кыргызстан һәм Таҗикстан ватандашлары, калган 10 проценты - "славян кыяфәтле булмаган русияләр", Әрмәнстан, Төркмәнстан, Вьетнам, Казакъстан, Филиппин, Азәрбайҗан ватандашлары. Кыскасы, гап-гади нацизм", ди ул.

  • Соңгы белешмәләргә күрә, "Крокус Сити Холл"да 144 кеше һәлак булды.
  • Узган атна ахырында "Крокус" эшендә шикләнелгән тугызынчы кешене сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Терактны башкаруда гаепләнүче дүрт кешене сорау алулар һәм тоткарлаулар барышында җәфаладылар.
  • "Ислам дәүләте" террорчы төркеме бу терактка катнашы булуын белдерде. АКШ һәм Көнбатышның башка илләре дә терактны ул оештырды дигән фикердә. Русия исә бу Украина эше булырга мөмкин дип шикләнә. Киев бөтен гаепләүләрне кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG