Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның басып алынган җирләрендә русияләр балаларга бәйге игълан иткән, анда катнашучылар аннексияләнгән Кырымга ялга барачак


Украинаның баскынлыктагы Херсон һәм Запорожье өлкәсеннән аннексияләнгән Кырымдагы Кезлев (Евпатория) шәһәренә, "Здравница" шифаханәсенә чыгарылган украин балалары. Иллюстратив фото
Украинаның баскынлыктагы Херсон һәм Запорожье өлкәсеннән аннексияләнгән Кырымдагы Кезлев (Евпатория) шәһәренә, "Здравница" шифаханәсенә чыгарылган украин балалары. Иллюстратив фото

"Бәйге 14 яшьтән зуррак балаларга каралган. Аның шартларына күрә, катнашучылар оккупантларны яки Владимир Путинны мактаучы видео яздырырга, яки әсәр иҗат итәргә тиеш", диелә хәбәрдә.

Украинаның баскынлыктагы җирләрендә русияләр балаларга бәйге игълан иткән, анда катнашучылар аннексяләнгән Кырымга ял итәргә барачак. Бу хакта Украинаның Каршылык үзәге җиткерә.

"Бәйге 14 яшьтән зуррак балаларга каралган. Аның шартларына күрә, катнашучылар оккупантларны яки Владимир Путинны мактаучы видео яздырырга, яки әсәр иҗат итәргә тиеш", диелә хәбәрдә.

Элегрәк Украинаның Каршылык үзәге Русия аннексияләнгән Кырымда яшьләр өчен милитаризация оешмалары челтәрен актив үстерә, дип хәбәр иткән иде. Аерым алганда ярымутрауда Русия "Яшь армиячеләр" эшчәнлеген арттыра һәм "Авангард" хәрби-патриотик үзәге ачмакчы була, диелде.

Әле узган ел ук Русия Украинадан басып алган җирләрдә мәктәп укучыларын Z тамгалы рәсемнәр ясарга, гимннан соң Путинны мактаган җыр тыңларга мәҗбүр итәләр, дип хәбәр ителгән иде. Оккупацияләнгән җирләргә Русиядән китерелгән укытучылар шул рәвешле балаларда сугыш культы тәрбияли, дип язды журналистлар.

  • Аннексияләнгән Кырымда кырымтатар милли хәрәкәте вәкилләре балаларның Русия пропагандасына ныграк бирелүе турында борчыла. Кырымтатар ресурс үзәге җитәкчесе Эскендер Бариев 10 ел эчендә балалар Русия мәктәпләрен тәмамлап, русиячә уйлый башлый ди.
  • "Безнең буын, бездән өлкәнрәкләр Украина яклы булып кала, алар башка тормыш күргән, нәрсәдер ошамаса, аны әйтергә, митингка чыгарга, белдерү ясарга күнеккән, азатлык рухын белә. Ә менә яшьләргә килгәндә, пропаганда машинасы алардан бөтенләй башка төрле кешеләр ясый. Шушы 10 ел эчендә үскән балалар, паспортларында Украинада туган дип язылса да, Украинаны белми, азатлыкның кыйммәтен аңламый. Моннан тыш, бу буын меркантильрәк, без бит монда үстек, монда яшибез, тормышта үз урыныбызны табар өчен хакимияткә дә үрләргә тиешбез диләр. Алар Русиянең Кырым җирлегендә легитимлашу билгесе булып та тора. Русиянең бу яктан тәҗрибәсе зур, ничәмә йөз еллар башта җирләрне яулап ала, аннары аның халкын тагын яңа җирләрне басып алу сугышларында куллана", диде Азатлыкка Бариев.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG