Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия басып алган җирләрдә мәктәп укучыларын гимннан соң Путинны мактаган җыр тыңларга мәҗбүр итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шулай ук алардан рәсем дәресләрендә"патриотик" рәсемнәр ясаталар. "Мондый рәсемнәрне балалар еш ясый. Алар миннән хәтта кайчан башка әйберләр дә ясый башлыйбыз инде, дип сорый", ди Русиядән Донецкига китеп эшләүче укытучы.

Русия Украинадан басып алган җирләрдә мәктәп укучыларын Z тамгалы рәсемнәр ясарга, гимннан соң Путинны мактаган җыр тыңларга мәҗбүр итәләр. Оккупацияләнгән җирләргә Русиядән китерелгән укытучылар шул рәвешле балаларда сугыш культы тәрбияли, дип яза "Можем объяснить" каналы.

Бу хакта каналга шундый мәктәпләрнең берсендә белем бирүче чыганагы сөйләгән.

2022 елның җәендә төбәк хакимиятләре Украинадан басып алынган төбәкләренә эшләргә җибәрү өчен укытучылар эзләде.

Июль ахырында "Медиазона" Русиянең 31 төбәгеннән кимендә 250 укытучы Украинаның оккупацияләнгән җирләрендәге мәктәпләрдә белем бирергә ризалашкан, аерым алганда Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, дип хәбәр итте. Украинада эшләргә теләк белдергән укытучыларның күпчелеге Русиянең авылларыннан, бистәләреннән һәм зур булмаган шәһәрләреннән диелде.

Украинага киткән укытучыларның берсе "Можем объяснить" каналы белән сөйләшкән. Басма аның исемен үзгәртеп, Ольга дип бирә. Ул Донецки өлкәсендә рәсем дәресе укыта диелә.

"Миңа яхшы гына премия тәкъдим иттеләр, хезмәт хакым белән аена 120 мең сум чыга. Ә монда укытучыларның хезмәт хакы үзе 25-30 мең сум тирәсе. Монда килергә ризалаштым, чөнки тумышым белән мин шушы яклардан. Әмма, белүемчә, башка укытучыларны факт алдына куйганнар. Эш сәфәребез күпме дәвам итәр - беркем әйтми, әгәр китәм икән, мине эштән куачаклар", дип сөйләгән ул.

Ольга да, аның хезмәттәшләре дә фронтка киткән укытучылар урынында эшли, ирләрне эштән җибәреп мобилизацияләгәннәр, дип яза канал.

Ольгага беренче көннән үк "патриотик" рәсемнәр ясату бурычы куелган. "Мондый рәсемнәрне балалар еш ясый. Алар миннән хәтта кайчан башка әйберләр дә ясый башлыйбыз инде, дип сорый", дигән укытучы.

Шулай ук ул каналга дәресләр башланыр алдыннан балаларны җыеп алып Русия гимнын һәм "Владимир Путин - молодец" дигән җыр тыңлаталар дигән. Укытучы әйтүенчә, балаларга "Көнбатышның начар булуы турында да" сөйлиләр.

"Сугыш пропагандасы эзсез узмый, мин балалар белән сөйләшкән идем, алар 14 яшьтә булсалар да сугышка барырга тели. Мәктәптә аларга ниләр сөйләүләрен исәпкә алганда, моңа гаҗәпләнәсе юк", дигән ул.

Укытучы каналга укучылары ясаган рәсемнәрне биргән, аларда "Рәхмәт, Путин" һәм "Рәхмәт, Кадыров" дигән язулар, Русиянең Украинага һөҗүме символына әйләнгән Z тамгасы, Һитлер свастикалары бар.

Мәктәптә мондый сәясәт алып барылуы белән канәгать булмаган укытучы – бер Ольга гына түгел, әмма калганнар бу хакта әйтергә курка, дип искәртә канал.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән былтыр 24 февральдә башланды. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.
  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады. Мәктәпләрдә һәм уку йортларында яңа дәресләр, яңа тәртипләр кертелде. Мәсәлән, балаларга "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән дәрес укыталар, ә уку елы башыннан мәктәпләрдә һәр яңа атна байрак күтәрүдән, гимн җырлаудан башлана.
  • Элегрәк Русия мәгариф министры Сергей Кравцов яңа уку елыннан Украинаның яулап алынган җирләрендә мәктәп укучылары "Русия стандартлары нигезендә" белем алачагын игълан иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG