Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең 250 укытучысы Украинаның оккупацияләнгән шәһәрләрендә эшләргә ризалашкан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу укытучыларның күпчелеге хәзерге вакытта Русия авылларында, бистәләрендә һәм зур булмаган шәһәрләрендә яши диелә. Аларга көненә җиде мең сум хезмәт хакы түләргә вәгъдә итәләр.

Русиянең 31 төбәгеннән кимендә 250 укытучы Украинаның оккупацияләнгән җирләрендәге мәктәпләрдә белем бирергә ризалашкан, аерым алганда Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, дип хәбәр итә "Медиазона".

Мондый игъланнарга җавап биреп, Украинада эшләргә теләк белдергән укытучыларның күпчелеге хәзерге вакытта Русиянең авылларында, бистәләрендә һәм зур булмаган шәһәрләрендә яши диелә. Сиксәннән артыгы – Дагыстаннан.

Укытучыларга эш урынына кадәр юл бәясен һәм Русия гаскәрләре оккупацияләгән җирләрдә яшәү чыгымнарын капларга, көненә җиде мең сум хезмәт хакы түләргә, шәхси иминлекләрен тәэмин итәргә сүз бирәләр. Аларның эш сәфәрләре 1 сентябрьдә башланырга тиеш диелә.

Элегрәк Русия мәгариф министры Сергей Кравцов яңа уку елыннан Украинаның яулап алынган җирләрендә мәктәп укучылары "Русия стандартлары нигезендә" белем алачагын игълан иткән иде.

Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән быел 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG