Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәзер авыррак булачак". Кырымтатар оешмасы Русиядә "теләнмәгән" дип аталды


 Эскендер Бариев
 Эскендер Бариев

БМО Халыкара мәхкәмәсенең Украина Русия ягыннан кырымтатарларны раса дискриминацияләүләрен дәлилли алмады дип карар чыгаруы Русия өчен "уен кәрте" булды дип саный Кырымтатар ресурс үзәге җитәкчесе Эскендер Бариев.

6 февральдә Кырымтатар ресурс үзәге Русиядә "теләнмәгән" оешма дип танылды. Кырымтатар халкы хокукларын яклау һәм Кырымда кеше хокукларын бозуны күзәтүче әлеге үзәк 2015 елдан бирле эшләсә дә, моңа кадәр ул Русиядә чикләү исемлекләренә эләкмәгән иде. Оешма башлыгы, Кырымтатар халкы Мәҗлесе әгъзасы Эскендер Бариев моңа БМОның Халыкара мәхкәмәсендә Украинаның Русиягә каршы шикаяте каралу тәэсир иткәндер дип саный. БМО мәхкәмәсе Украина Кырымда кырымтатар һәм украиннарны раса ягыннан дискриминацияләүнең күпчелек фактларын дәлилли алмады диде. Карар чыгып берничә көн узуа, Кырымтатар ресурс үзәге "теләнмәгән" дип танылды.

Азатлык бу хакта Эскендер Бариев белән сөйләште.

— "Кырыматар ресурс үзәген" Русиядә "теләнмәгән" оешма дип танылуын ничек кабул иттегез?

— Безне тану дип кабул иттек, чөнки 2015 елда эшли башлаганнан бирле үзәк кеше хокукларын күзәтү белән генә шөгыльләнми, без шулай ук Кырымда кеше хокукларының бозылу сәбәбе — оккупация дип сөйләп торабыз. "Кырыматар ресурс үзәген" әлегә кадәр "теләнмәгән" оешма дип танымаулары гаҗәпләндерә дә иде.

— Ни өчен бу исемлеккә хәзер генә керттеләр дип уйлыйсыз?

— Бу, аерым алганда, БМОның Халыкара мәхкәмәсе күптән түгел чыгарган карарлар белән дә бәйледер дип уйлыйм. Украинаның Русиягә каршы эшендә ике Конвенция каралды: террорчылыкны финанслау һәм раса дискриминациясе турында. Украина, аерым алганда, Кырымтатар халкы Мәҗлесенең Русиядә экстремистик дип танылу һәм тыелуын да Халыкара мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Бу уңайдан 2017 елда мәхкәмәнең вакытлыча карары чыкты. Анда мәхкәмә Русиягә Мәҗлес эшчәнлеген торгызырга кушты. Русиянең "кырымтатар" сүзе кергән һәм асаба халыклар хокукларын яклау һәм торгызу белән шөгыльләнгән оешмаларны ябуы, тыюы Халыкара мәхкәмә өчен өстәмә материал булыр иде. 31 гыйнварда мәхкәмәдә кырымтатарларны дискриминацияләү юк дигән карары чыкты, ә 5 февральдә инде Кырымтатар ресурс үзәген "теләнмәгән оешма" дип таныдылар.

Кырымтатар ресурс үзәге 2015 елда барлыкка килә. Киевта эшли. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре: асаба халыкларның, беренче чиратта кырымтатар халкының хокукларын яклау; Кырымның экосистемы белән бәйле хәлләрне күзәтү; Кырым җирлегендә һәм яңа оккупацияләнгән җирләрдә кеше хокукларын бозуны күзәтү; Кырым белән бәйле кануннар кабул итүдә катнашу; Украинада асаба халыклар канунын эшләтеп җибәрү өчен документлар әзерләү, Кырымтатар халкы Мәҗлесенең хокукый статусын билгеләү; деоккупация һәм реинтеграция мәсьәләләре; мәгълүмати-агарту эшләре.

— БМО мәхкәмәсе Украина Кырымда кырымтатар һәм украиннарны раса ягыннан дискриминацияләүнең күпчелек фактларын дәлилли алмады диде. Русия хәзер моны җиңү кебек кабул итә. Украина ягыннан нинди хаталар булды?

— Монда берничә фактор күрәм. Беренчедән, чынлап та, кирәк кадәр материал җыелмагандыр. Бәлки, Украина бөтен дөнья Русиянең БМО низамәнәсен, халыкара кеше хокукларын бозуын, Украина җирендә украинннары үтерүен болай да күрә дип уйлагандыр. Ләкин хөкемдарлар бары тик документлаштырылган дәлилләр белән генә эш итә.

Икенчедән, мәхкәмәдә каралган темаларны ныгытыр өчен кайбер гамәлләр башкарырга кирәк иде дип уйлыйм. Әйткәнемчә, Кырымтатар халкы Мәҗлесе турында сүз барганда, чынлап та, 2017 елда Халыкара мәхкәмәнең уңай вакытлыча карары чыкты.

2017 елның 19 апрелендә БМОның Халыкара мәкхкәмәсе чыгарган вакытлыча карарда болай диелгән иде: "Русия кырымтатар җәмәгатьчелегенә үз оешмаларын, шул исәптән Мәҗлесне саклау мөмкинлеген чикләүдән туктарга һәм украин телендә белем алу мөмкинлеген дә булдырырга тиеш".


Моннан соң иркен суларга кирәкми иде. Соңгы карарда Мәҗлес асаба халыкның вәкаләтле оешмасы түгел, ә "сәяси оешма" дип бирелгән, ә бу икесе ике әйбер. Сәяси оешма үзенең сәяси карашларын белдерә, ә асаба халыкның вәкаләтле оешмасы бөтен халык исеменнән чыгыш ясый ала. Асаба халыклар хокуклары Декларациясенә ярашлы, мондый оешманы тыю тулы бер халыкның үз институтлары белән идарә итү хокукын боза. Бу раса дискриминациясен дәлилләү булып тора. Шушы чорда Украинада асаба халыклар турында канун кабул ителде. Бу шәп әйбер! Ләкин әлеге канунның мехнизмнары ахырга кадәр эшләп китә алмады. Алар бу мәсьәләдә ярдәм итә алыр иде. Укриананың үзендә Мәҗлеснең асаба халыкның вәкаләтле оешмасы буларак хокукый стасуы билгеләнмәгән. Кызганычка, бу да тискәре йогынты ясады. Бу уңайдан Украина ягы нәтиҗәләр ясарга тиеш дип уйлыйм. Халыкара мәхкәмәгә башка шикаятьләр дә бирелгән, башка мәхкәмәләрдә дә шикаятьләр ята, шуңа күрә бу әйберләр ахыргача хәл ителеп бетәргә тиеш. Мәҗлесне кырымтатар халкының вәкаләтле оешмасы дип күрсәтергә телибез икән, аның үз тавыш бирү документларын гына түгел, Украина хакимиятләренең Мәҗлесне асаба халыкларның вәкаләтле оешмасы буларак легальләштерүе кирәк.

— Халыкара мәйданда хәзер ни рәвешле эшләргә җыенасыз?

— Хәзер авыррак булачак. Дипломатик дебатлар вакытында үзебезнең саннарны күрсәткәндә, Русия аларны төрлечә кире кагарга, акланырга, үз материалларын бирергә тырыша иде. Хәзер уен кәрте барлыкка килде — кырымтатарларга карата дискриминация юклыгын таныган Халыкара мәхкәмә карары. Русиягә халыкара мәйданда акланасы юк.

Моңа карамастан, эшне дәвам итәргә кирәк, мәгълүмат җыярга, аларны бөтен мөмкин булган халыкара мәйданнарда күрсәтергә кирәк.

— Сезнең үзәк Кырымда кеше хокуклары бозылу турында мәгълүмат биреп тора. Ярымутрауда бүген кешеләр белән аралашу, аннан мәгълүмат алу авырмы?

— Елдан ел авырлаша, бигрәк тә Русиянең Украинага агрессиясе башланганнан соң. Чөнки кайбер активистлар китәргә мәҗбүр булды, кемдер болай ераклашты, дәшмәскә тырыша. Элемтә механизмары авырлаша. Елдан ел Русия хакимиятләре безнең активистларны эзәрлекләү, күзәтү өчен төрле ысуллар уйлап таба. Оккупациягә кадәр булган активистларны иләк аша уздыра, аларны тентү, куркыту, кулга алу өчен сәбәп эзли. Бу эшләрне алар системлы рәвештә алып бара. Шуңа күрә кешеләр үзләре, гаиләләре өчен курка. Шулай да эшне дәвам итәбез, яңа шартларга яраклашырга тырышабыз. Без халыкара оешмалар өчен дә мәгълүмат җыярга, каршы торуыбызны күрсәтергә тиеш.

— Русия инде икенче ел Украинага каршы сугыш алып бара һәм бу сугышка кырымтатарлар да җәлеп ителде. Украина ягында сугышучы кырымтатарлар да бар. Бер халык бер-берсенә каршы сугыша. Бу никадәр фаҗигале хәл кырымтатарлар өчен?

— Чынлап та, кырымтатарлар да, Кырымда яшәүче украиннар да шундый хәлдә калдырылды ки, энесе абыйсына каршы сугыша башлады. Әтисе Украина кораллы көчләрендә сугышкан, улы Русия гаскәренә көчләп мобилизацияләнгән гаилә бар, исемнәрен әйтәсем килми. Улымны үтерерменме дип әтисе, әлбәттә, борчыла. Без кырымтатарлар Украинага каршы сугышта катнашмасын өчен агитация алып барабыз. Чынлыкта кырымтатарлар Русия гаскәрендә ничек тә сугышмаска тырыша. Аерым очраклар бар, әлбәттә. Яки алар әсирлеккә төшәргә тырыша. Махсус төшүчеләр дә бар, акча эшләр өчен сугышып эләккән кешеләр дә бар. Без Украина җирлегендә сугышта Русия кораллы көчләрендә катнашуны кешелеккә каршы җинаять дип күрсәтергә тырышабыз.

— Мобилизация чорында күпме кырымтатарга повестка килүе турында мәгълүмат бармы?

— Без һәлак булучыларны, дөресрәге, Украинна кораллы көчләре юк иткән кырымнарны барлап торабыз. Алар арасында кырымтатарлар юк диярлек. Русияләр рейдлар ясап, мобилизациядән качкан "кырымтатар милләте затларын" (документта алар чынлап та шулай дип атала) эзләү бара. Кырымтатарларны максатчан эзлиләр.

— Кырымнан кешеләрнең күпләп китүе проблемы да бар. Алай гына да түгел, сезнең үзәк тә, Мәҗлес тә ярымутрауга Русиядән күпләп кешеләрне күчерү мәсьәләсен дә күтәреп килә. Бу уңайдан сездә ниндидер саннар бармы?

— Кырымнан китүчеләрнең ике дулкынын атарга була. Беренче дулыкыны — ул 2014 елдан соң эзәрлекләүләр белән бәйле. Беренче чиратта эзәрлекләнүчеләр яки аларның туганнары китте. Украина социаль сәясәт министрлыгы мәгълүматынча гына да, андыйлар саны 63 меңнән артып китте. Кырымтатарлар аларның өчтән берен тәшкил итә дип әйтергә мөмкин. Аннары 2022 елда сугыш башлангач һәм соңрак мобилизация игълан ителгәч, тагын күп кеше китәргә мәҗбүр булды. Күпләр өченче илләргә китте, кемдер Украинага килде. Бүген аларның төгәл санын әйтә алмыйбыз, Казакъстанга гына да, мәсәлән, 2 мең кеше китүен беләбез. Төркия, Европа илләренә китүчеләр күп булды. 2014 елдан башлап Кырымнан 100 меңләп кеше киткән дип әйтергә буладыр. Аларның 30 проценттан артыгы кырымтатарлар.

Кырымга Русия кешеләрен күчерү турында сөйләгәндә, Русия статистикасын карау мөһим. Алар җанисәп тә уздыра, төрле дәүләт хезмәтләреннән алынган саннар да бар. Кырымга шулай ук Үзәк Азия илләре кешеләрен дә чакыруларын исәпкә алырга кирәк. Бернинди теркәлүсез Төньяк Кавказдан да килүчеләр бар. Барысын бергә санап, кимендә 600 мең русияле Кырымга канунсыз килеп урнашкан дип әйтә алабыз. Бер миллион диючеләр дә бар, ләкин монда саннардан бигрәк, бу процессның даими баруы. Системлы рәвештә Кырымның Русиягә лояль булмаган җирле халкы бастырылып чыгарыла, ярымутрауның 2014 елга булган этник составын аралау өчен Русиядән яки башка илләрдән килүчеләргә төрле уңайлы шартлар тудырыла.

— Тиздән Кырым аннексиясенә 10 ел була. Сез бер әңгәмәдә 10 ел эчендә балалар Русия мәктәпләрен тәмамлап, русиячә уйлый башлый, әлеге мәсьәлә бик җитди дидегез. Бу интеграция никадәр көчле һәм деоккупация вакытында әлеге әйбер никадәр авыр һәм зур проблем булып торачак?

— Чынлап та, бу иң зур проблем булып тора. Оккупация вакытында 10 яшь булган балаларга бүген 20 яшь. Сигез яшьлекләргә - 18. Безнең буын, бездән өлкәнрәкләр Украина яклы булып кала, алар башка тормыш күргән, нәрсәдер ошамаса, аны әйтергә, митингка чыгарга, белдерү ясарга күнеккән, азатлык рухын белә. Ә менә яшьләргә килгәндә, пропаганда машинасы алардан бөтенләй башка төрле кешеләр ясый. Шушы 10 ел эчендә үскән балалар, паспортларында Украинада туган дип язылса да, Украинаны белми, азатлыкның кыйммәтен аңламый. Моннан тыш, бу буын меркантильрәк, без бит монда үстек, монда яшибез, тормышта үз урыныбызны табар өчен хакимияткә дә үрләргә тиешбез диләр. Алар Русиянең Кырым җирлегендә легитимлашу билгесе булып та тора. Русиянең бу яктан тәҗрибәсе зур, ничәмә йөз еллар башта җирләрне яулап ала, аннары аның халкын тагын яңа җирләрне басып алу сугышларында куллана. Шуңа күрә безнең төп бурыч - безнең кешеләр белән элемтәләрне саклау, демократик һәм тоталитар илләрдә яшәүнең нинди икәне турында мәгълүмат бирү, чагыштырып күрсәтү, кырымтатарларның үсеше бары тик демократик һәм хокукый дәүләттә генә булуын аңлату. Әлегә бу безнең кулдан килә, кырымтатарлар күпчелек өлкән буынга колак сала, өлкән буынның яшьләргә йогынты ясау мөмкинлеге бар. Һәм әлбәттә, кырымтатар үзбилгеләнүе саклау да безнең төп бурычларның берсе.

— Кырымда бүген кырымтатар үзбилгеләнүен, телен саклау, тарихын белү мөмкинлекләре бармы?

— Аннексиядән соң башта Русия ягыннан әлеге мәсьәләдә ярдәм итү омтылышлары сизелә иде. Соңрак бу үз телен, тарихын белмәүче маңкортлар тәрбияләүгә кайтып калды. Халыкара мәхкәмә барышында Русия Кырымда бернинди дә раса дискриминациясе юк, кырымтатарларны мичтә яндырмыйлар, күпләп атып үтермиләр, кырымтатар мәктәпләрен япмыйлар дип килде. Чынлыкта мәктәпләрне ябарга тырышулар да булды, кырымтатар сыйныфларын киметергә тырышулар да бар, кырымтатарларга карата дошман теле кулланылган дәреслекләр, мәкаләләр чыга. Бер яктан алар мәчет төзеделәр, ә икенче яктан дин ягыннан эзәрлекләүләрне күрәбез. Бер яктан кырымтатар дәүләт театрын япмадылар, ә кырымтатар әсәрләрен куючы альтерантив "Алтын бишек" театрын төрлечә тыйдылар. Менә шундый дәлилләр җитмәде Халыкара мәхкәмәдә.

Хәзер мондый карар кабул ителгәч, кырымтатарлар үзбилгеләнүен саклый алмасын өчен шөрепләр тагын да катырак борылырга мөмкин. Икенче яктан, кырымтатарлар тыюлар шартларында яшәргә күнеккән. Депортация ваытында да үзбилгеләнүен саклап кала алганнар икән бүгенге шартларда интернет ресурслар, түгәрәкләр аша яшьләр туган телендә тәрбияләнсен, туган тарихын, Кырымның объектив тарихын белсен, гаилә элемтәләрен югалтамасын өчен тырышабыз. Бу мөһим. Һәм ниндидер мәдәни, спорт, фәнни оешмаларга үзләре берләшсен иде.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG