Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларга яла ягучы тарих дәреслеген мәктәпләрдә куллану дәвам итә


"История Крыма" дәреслеге
"История Крыма" дәреслеге

Кырымтатарларга яла ягучы җәнҗаллы "Кырым тарихы" дәреслеге Кырым мәктәпләрендә бу уку елында да бернинди каршылыксыз кулланыла башлады. Кырымтатар җәмәгатьчелеге әлеге дәреслектә нәфрәт вә дошманлык хисләре уяту, кешене түбәнсетү кебек җинаять билгеләре ярылып ята дип саный.

"История Крыма" ("Кырым тарихы", 2018 ел) дәреслегенең "Оккупантларның милли сәясәте. Коллаборационизм" дигән бүлегендә кырымтатарлар язмышында иң фаҗигале вакыйга – Сталин сөргене тарихының бәян ителүе кырымтатарларда һәм кайбер тарихчыларда сораулар уяткан иде. Анда кырымтатарларның Икенче дөнья сугышы елларында "коллаборацион эшчәнлеге" башка милләт вәкилләре белән чагыштырганда имеш активрак булганы хакында язылган. Гәрчә моны хәзерге тарихчылар һәм тикшеренүчеләр инде берничә тапкыр кире какты.

Вернадский исемендәге Кырым федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, мәктәпләр өчен кырымтатар теле укытучыларын әзерләгән Айдер Меметов "үз ватаныбызда мондый кыргый башбаштаклык, милләтара дошманлык уятучы дәреслекләр белән очрашмабыз дип беркем дә әйтә алмый", диде Азатлыкка.

Айдер Меметов
Айдер Меметов

— Бу очракта кырымтатарларга каршы беренче чиратта урыслар һәм украиннар күтәрелгән. Димәк, бу кемгәдер кирәк. Безгә нишләргә? Без боларны вакытында күрергә һәм төзәтергә тиеш. Дәреслеккә килгәндә, бу өлешчә барып чыкты. Без аны мәктәпләрдә кулланудан алуны таләп иттек. Аны алмадылар, бары тик бераз шомарттылар, ягъни дәреслекләрдән берничә битне кисеп алдылар. Миңа калса, бу җитәрлек түгел. Уку йортларында гына түгел, барлык китапханәләрдә дә дәреслекләрдән бу битләрне алырга кирәк, йә аны яңадан бастырып чыгарсыннар. Бары шулай гына Кырымда гаделлек һәм милләтара татулыкка ирешеп булачак, - ди Меметов.

Этносәяси мәсьәләләр белгече Ленора Дюльбер фикеренчә, "коллаборационизм һәм Икенче дөнья сугышы — кырымтатарлар өчен җәрәхәтле темалар. Бу — геноцид, алар аны башкача кабул итә алмый", ди ул.

Ленора Дюльбер
Ленора Дюльбер

— Русиядә Икенче дөнья сугышы темасы — ул көчле "скреп". Биредә дәүләт тә, төбәк хакимияте дә яра һәм җиңүне берләштергән уртак нигезгә килә алмый. Каһарманнар да бар — һәр гаилә сугышта кимендә бер кешесен югалткан. Бу дәүләткә бәйле: чөнки беренче чиратта ресурска ия булган як җаваплы. Ә төбәк хакимияте мондый провокацияләр оештырганда һәм аны чагылдырганда, бу соңыннан тиражлана, ә яшь буын аны мәгълүмат буларак кабул итә, ди белгеч.

Әлеге дәреслекнең "җимешләре" мәктәпләрдә инде күренә дә башлады. Быелның апрель аенда Судак янындагы Таракташ (Дачное) авылы урта мәктәбенең 4нче сыйныф җитәкчесе һәм әдәбият укытучысы укучыларга Икенче дөнья сугышында катнашкан әби-бабайлары турында хикәя язарга кушкан. Укучы Самира Алиева бабасының фронтта ничек сугышканы, аның каты яраланып кайтуы турында сөйләгәндә укытучы аны туктатып, балаларга кырымтатарларның ярымутраудан ни өчен сөргенгә җибәрелүен аңлатырга булган. Сыйныфтагы 9 кырымтатар һәм 7 славян милләтеннән булган укучыга мөрәҗәгать итеп, укытучы "кырымтатарларны сатлык булганга куганнар, чөнки алар оккупантларга Кырымны алырга ярдәм иткәннәр", дигән. Бу вакыйга социаль челтәрләрдә таралгач җәнҗал башланды. Кырымтатар әти-әниләре, җәмәгатьчелек бу мәсьәләне күтәргәннән соң укытучы эшеннән алынды.

"Кырым тарихы" дәреслегендә Кырымда сугыш елларында, кырымтатарларга ишарә итеп, мөселман комитетлары да төзелгәненә акцент ясала. Ләкин Кырымда төзелгән һәм галимнәр исбатлаган әрмән, рус, болгар, украин, хәтта яһүд комитетлары турында бер сүз дә юк. Бу хакта Кырым тарихчысы Александр Неменко, "ни өчен кайбер намуссыз тарихчылар кырымтатарларның сугышта катнашуын инкарь итә?" ди. Бу хакта ул үзенең китапларында һәм "YouTube" каналында сөйли.

"Кырым тарихы" дәреслегендә, тау ягында урнашкан кырымтатар авыллары нацилар белән хезмәттәшлек итә дип, аларны бомбаларга чакырып Мәскәүгә хатлар юллаган, чынбарлыкта исә үзенең ялгышларын яшергән җитәкчеләрнең берсе — Алексей Мокроусов (ялган мәгълүматлар юллаган өчен соңыннан вазифасыннан алына — ред.) һәм башкаларның фотолары куелган. Шул ук вакытта Көньяк Кырым партизан хәрәкәте комиссары Мустафа Селимовның, 1944 елда Кырымда кулга алынып ерткычларча кыйнап үтерелгән, тик 2014 елда гына Русия каһарманы исеме бирелгән кырымтатар күзләүчесе Алиме Абденнанованың, Акмәчеттәге иң зур яшерен көрәш төркеме җитәкчесе Абдулла Дагджиның ("Дядя Володя") фотоларына да, исемнәренә дә урын табылмаган. Бер яклы мәгълүмат белән сугарылган "Кырым тарихы" дәреслеген әзерләүгә Кырым галимнәре җәлеп ителгән иде.

Кырымтатарлар белән бәйле җәнҗаллы бүлекне Вернадский исемендәге Кырым федераль университетының халыкара эшчәнлек һәм сәясәт проректоры, Кырым башлыгы каршындагы эксперт-киңәш шурасы әгъзасы Сергей Юрченко әзерләгән. Дәреслекне әзерләгән ун Кырым галиме арасында 1972 елда Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлаган Кырым федераль университеты укытучысы Элеонора Петрова да бар.

Кырымтатар җәмәгатьчелеге дәреслектә нәфрәт яки дошманлык уяту, кешене түбәнсетү кебек җинаять билгеләре бар дип, аны мәктәп китапханәләреннән алу таләбе белән чыккан иде.

Прокуратураның бу таләпләрне канәгатьләндермәве, дәреслекне тыймавы билгеле. Тик, җәнҗал дәвам итмәсен дип, Кырымның фән һәм мәгариф министрлыгы кырымтатарларга яла яккан дәреслекнең алты битен (153-158нче битләрен) кисеп алырга, ләкин дәреслекне мәктәп китапханәләрендә калдырырга куша. Унбер мең тираж белән чыккан дәреслек инде өченче ел кулланышта.

Битләре кисеп алынган дәреслек
Битләре кисеп алынган дәреслек

Бу дәреслеккә җавап буларак, "Йолдыз" әдәби-нәфис кырымтатар журналы 2020 елда сугышның 75 еллыгы уңаеннан рус һәм кырымтатар телендә кырымтатарларның ничек сугышулары хакында махсус сан чыгарган иде. Анда рус һәм кырымтатар галимнәре, фән докторлары мәкаләләре урын алган. Русиядәге архивлардан тыш, Германиядәге архивлар нигезендә әзерләнгән бу мәкаләләр Кырымда кырымтатарлар хакында таралган ялган һәм бозык мәгълүматны фаш итә. Дәүләт хисабына чыгарылган журналның бу саны мәктәпләрдә тарату өчен махсус зуррак тираж белән чыгарылган иде. Кырымның фән һәм мәгариф министры исеменә бу хакта язылган хатка уңай җавап килсә дә, министрлык төрле сәбәпләргә сылтап, инде ике елдан бирле журналны кабул итүдән баш тартып утыра, ә җәнҗал чыгарган "Кырым тарихы" дәреслеге бернинди киртәсез мәктәпләрдә 2019 елдан башлап үз "эшен" дәвам итә.

2014 елдан соң Кырымда яшь буында үзенчәлекле патриотлык хисләрен үстерү өчен мәктәпләргә аеруча игътибар бирелүе күзәтелә. Монда кадетлар, яшь армиячеләр һәм моңа охшаш сыйныфлар яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбә кебек тарала башлады. Алар өчен хакимият бюджет хисабына Кырымда ел дәвамында эшләүче хәрби–патриотик лагерьлар да оештыра. Галимнәр исә балалар психикасы мондый көчле пропагандага каршы тора алмавын искәртә.

Бюджет хисабына чыккан дәреслекләр аша кырымтатарларга яла ягу, аларга каршы коткы тарату очраклы түгелдер. Мондый дәреслекләр экстремистик, нәфрәт тудырган дәреслекләр дип танылмый. Шундый дәреслекләрнең берсе булган "Кырым тарихы"н дәресләрдә куллану 2021-2022 уку елында да дәвам итә. Әгәр бу дәреслектә кырымтатарлар хакында мәгълүмат чынбарлыкка туры килмәсә, хакимият аның алты битен ертып атмас иде.

Ярымутрауны аннексияләгәннән соң Мәскәүдән билгеләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов дәреслекнең кереш сүзендә Кырымда 1783 елгы һәм 2014 елгы вакыйгаларны "Кырымның Русиягә кушылуы" дип атый. Шулай ук ул Путинның "Русия өчен Кырым, борынгы Корсунь, Херсонес, Севастополь зур цивилизацияле һәм сакраль әһәмияткә ия" дигән сүзләрен китерә.

Ленора Дюльбер исә 1783 елда дәүләтчелеген, Кырым ханлыгын югалтуны кырымтатарлар Русия белән бәйли ди.

Русия институт буларак ышаныч уятмый

— Институция һәм дәүләт буларак, Русия кырымтатарлар өчен күбрәк куркыныч булган. Без тикшеренүләр үткәргәндә бу төп даталар булып чыкты. Хәтта яшь буын да Русияне дәүләт буларак генетик дәрәҗәдә кабул итмәве турында сөйләде. Без русияләр белән яхшы гына аралаша алабыз, тик институт буларак, үз аппараты белән Русия ышанычсызлык уята, ди алар, дип белдерде Дюльбер.

Сугыш чорындагы чынбарлыкны фальсификацияләү, яшерү, кырымтатарларны Кырымнан сөрүне аклап, "сатлыкҗаннар" коткысын тарату совет заманында җирле хакимият һәм үзәкнең төп сәясәтенә әверелгән иде. Украина заманында да мондый сәясәт дәвам итте. Хәзерге Русия аннексияләгән Кырымда бу күптән юлга салынган бер эш. "Кырым тарихы" дәреслеген куллану хәзер бу эшкә мәктәпләр дә җигелгәнен күрсәтә, укучыларның үзаңын коткы орлыклары белән агулау мәктәптән үк башлана.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG