Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә 1 май бәйрәме — пропаганданың кырыс үрнәге

Акмәчеттә 1 май бәйрәме
Акмәчеттә 1 май бәйрәме

Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май" шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды. Кырымтатарларның 18 май — сөргенлек көне матәм чараларына хакимият 2014 елдан бирле рөхсәт бирми.

Май бәйрәмендә яңгыраган кайбер җырларның сүзләре дә бу тынычлык бәйрәмендә тынычлыкка бер дә чакырмаган кебек тоелды.

"Камчаткадан Одессага кадәр бар мәнфәгате Мәскәүнең
Чөнки без илебезнең географиясен хәтерлибез.
Тывадан Днестр буенача. Донецкидан Кирмәнгәчә
Бу безнең илебез, бүләргә аны ярамый.
Бу безнең әниебез изге Русь һич бүленмәс..."

Җырда "Надымдан Кырымгача, Луһанскидан Кирмәнгәчә җирләр дә изге Русь җирләре" дип җырланды.

"От Камчатки до Одессы у Москвы есть интересы
Потому что помним мы географию страны.
От Тывы до Приазовья. От Курил до Приднестровья
От Донецка до Кремля это родина моя.
Это родина моя и делить ее нельзя,
Это матушка Россия это русская земля.
От Надыма и до Крыма. Русь святая неделима.
Необъятная страна богом свыше нам дана.
От Луганска до Кремля это родина моя".

Шуны әйтергә кирәк, Акмәчеттә үткән 1 май бәйрәмендә кеше аз түгел
иде, ләкин йөрештә катнашучыларның күпчелеге бюджет оешмаларында
эшләүчеләр, мәктәп укучылары булды. Кайбер бюджет оешмаларында
эшләүче кырымтатарлар аларга бер көн элек югарыдан күрсәтмәләр бирелгәнен сөйләде. Парадта кырымтатар театры, 60 процент кырымтатарлар укыган инженер-педагогия университеты ректоры Чингиз Якубов җитәкчелендәге колонна да күренде.

Кырым инженер педагогия университеты ректоры Чингиз Якубов (сулда) һәм аның әтисе, университет президенты Февзи Якубов колонна башында

2014 елдан соң мондый чараларга мәктәп укучыларының массакүләм рәвештә җәлеп ителүен быелгы 1 май чаралары кабат исбатлады. Мондый "тынычлык парадларына" укучыларның казак, полиция, хәрби, төрле куәт төркемнәре киемнәрендә чыгулары ешайды.

Казак киемендә Миша исемле 7нче сыйныф укучысы "без укудан соң хәрби күнегүләр үткәрәбез, йөрешләр оештырабыз, безнең мәктәптә дүрт казак сыйныфы бар. Аларның берсе кызларныкы. Ул мариин казак сыйныфы дип атала", дип сөйләде.

Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә хәрби киемнәр күп булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:39 0:00

Бу юлы парадта Акмәчеттәге барлык мәктәп укучылары да катнашкан кебек тоелды. Кырымтатар мәктәбе саналган 42нче һәм 44нче мәктәпләр дә катнашты, ләкин аларда хәрби киемдә кеше күренмәде, бары тик милли киемдә укучылар бар иде. Шулай ук 1 май чараларына үзешчән ансамбльләрне дә җәлеп иткәннәр. Шундый бер кырымтатар үзешчән ансамбле катнашучылары фотога төшергәндә йөзләрен күрсәтмәскә тырыштылар. Күрәсең, бу балалар бәйрәмгә бик үк шатланмый.

Акмәчеттә 1 май парады

Акмәчетнең үзәк ураманыр ябылды
1/18 Акмәчетнең үзәк ураманыр ябылды
Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май." шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Парад башы
2/18 Парад башы
Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май." шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Мәскәүдән куелган Кырым башлыгы Сергей Аксенов (уңда) һәм башка җитәкчеләр
3/18 Мәскәүдән куелган Кырым башлыгы Сергей Аксенов (уңда) һәм башка җитәкчеләр
Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май." шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Мәктәп укучылары полиция киеменә киендерелде
4/18 Мәктәп укучылары полиция киеменә киендерелде
Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май." шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Бала арбалары Кремльгә охшатып бизәлде
5/18 Бала арбалары Кремльгә охшатып бизәлде
Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май." шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Бердәм Русия рәтләре
6/18 Бердәм Русия рәтләре
Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май." шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Кадетлар сыйныфы
7/18 Кадетлар сыйныфы
Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май." шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Кадетлар
8/18 Кадетлар
Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май." шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Яшь казаклар
9/18 Яшь казаклар

10/18 Яшь казаклар

Акмәчеттәге 44-нче кырымтатар мәктәбе укучылары
11/18 Акмәчеттәге 44-нче кырымтатар мәктәбе укучылары
Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май." шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Кырымтатар театры
12/18 Кырымтатар театры
Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май." шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Кырымтатар үзешчән ансамбленең биюче малае
13/18 Кырымтатар үзешчән ансамбленең биюче малае
Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май." шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Мәдәният йортының үзешчан кырымтатар ансамбле балалары фотога төшергә теләми
14/18 Мәдәният йортының үзешчан кырымтатар ансамбле балалары фотога төшергә теләми
Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май." шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Мариин сыйныфларында укучы кызлар
15/18 Мариин сыйныфларында укучы кызлар
Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май." шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Натога каршы чыгучылар
16/18 Натога каршы чыгучылар
Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май." шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Полиция сыйныфларында укучылар
17/18 Полиция сыйныфларында укучылар
Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май." шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Хәрби киемдәге укучылар төркемең берсе
18/18 Хәрби киемдәге укучылар төркемең берсе
Акмәчеттә 1 май бәйрәмендә "Мир. Труд. Май." шигарләрен күтәреп чыксалар да, парадта хәрби, казак, полиция киемнәрендә мәктәп укучыларының йөрешләре күзгә ташланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Previous slide
Next slide

Тышкы яктан караганда үзәк урамда бәйрәм бара, җырлар яңгырый, Кырым җитәкчелеге, министрлыклар, бюджет оешмалары, "Бердәм Русия" әгъзалары шатланып шигарләрне кычкырып бара. Үзәк урамнан бераз читкәрәк чыксаң, бернинди бәйрәм хисе сизелми. Урамнарда кеше юк диярлек, бәйрәм тик бер урамда гына барган кебек.

Украина заманында 1 май бәйрәме инде юкка чыккан иде. Аны Ленин
һәйкәле янында картаеп беткән коммунистлар гына уздыра иде. Ә инде
хәзерге заманда узган бу чарада коммунистлар бөтенләй күренми. Бу бәйрәм дә җырда җырланган максатларга кулланыла сыман.

9 майда Акмәчеттә тагын бер бәйрәм була. Ә менә кырымтатарларның 18 май — сөргенлек көне матәм чараларына хакимият инде 2014 елдан бирле ризалык бирми.

XS
SM
MD
LG