Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар театрының хәле халыкның бүгенге хәленә охшаш


Кырымтатар музыкаль-драма академия театры афишалары
Кырымтатар музыкаль-драма академия театры афишалары

Акмәчеттәге Кырымтатар музыкаль-драма академия театрының җитәкчелеге алышыну нәтиҗәсендә театрга яңа режиссер, иҗади җитәкче, мөдир килде. Яңа җитәкчелек театрның роле, аның алдында торган мәсьәләләр, планнар хакында Азатлыкка сөйләде.

Кырымның атказанган мәдәният хезмәткәре, театрның яңа режиссёры Эльмар Аблаев театр халыкка аның бүгенге хәлен аңлатырга тиеш дип белдерде.

Эльмар Аблаев
Эльмар Аблаев

"Кырымтатар театрының үзенчәлеге – уен аркылы, театр ярдәмендә халыкка бүгенге вазгыятьне аңлату. Бу – мөһим максатлардан беренчесе. Икенчедән, безнең милли театрыбыз өйрәтергә, халыкка юл күрсәтергә тиеш, чөнки әдәбият, сангәт, музыка – болар барысы да театрда бар. Шулар аша халыкның тормышын аның үзенә күрсәтергә кирәк. Кырымтатар театрының төп үзенчәләкләреннән берсе – кырымтатар музыкаль драмасыдыр. Чөнки безнең халыкны музыкасыз, биюсез, җырсыз күз алдына китерү бик авыр. Шуңа күрә безнең тормышта җыр, музыка билгеле бер урын алып тота һәм кырымтатар театрында кырымтатар музыкаль драмалары күбрәк булырга тиеш, әмма аерым драмалар да булырга тиеш", ди Аблаев.

Театрның сәнгать җитәкчесе, Кырымның атказанган артисты Эльдар Джелилов хәзер театрның үзгәрү мөмкинлекләре шактый зур дип исәпли.

Эльдар Джелилов
Эльдар Джелилов

"Сөргенлек фаҗигасе безнең тарихыбызны үзгәртте, дөньяга карашыбызны да үзгәртте, театрыбызны да үзгәртте, бу фаҗига язучыларыбызның әсәрләрендә, драмаларда да чагыла.

Безне кырымтатар әдәби телебезне белмәү мәсьәләсе бик борчый. Икенчедән, безгә үзебезнең милли драма әсәрләрен туплау, аларны сәхнәләштерү кирәк. Без кырымтатар милли театры икән, репертуарыбызда кырымтатар милли драматургиясе, спектакльләре, концертлар булырга тиеш.

Сөргенлек фаҗигасе безнең тарихыбызны үзгәртте, дөньяга карашыбызны да үзгәртте, театрыбызны да үзгәртте

Театр хәзер яңа фольклор концерт програмын әзерли. Безгә яңа җырчылар, балетмейстер килде. Аллаһ бирсә, яңа биюләр куелачак. Без хәзер композитор Ильяс Бахшышның "Исемең чыкканчы, җаның чыксын” пьесасын сәхнәләштерәбез, сугыш елларында кыйнап үтерелгән каһарман кызыбыз Алиме Абденнанова поэмасы нигезендә спектакль, Эдем Намазовның "Шау-шулы куршеләр", Эльмар Аблаевның моноспектаклен куярга җыенабыз", ди Джелилов.

Аның әйтүенчә, театрның киләчәге талантлы яшьләргә, актерларга, режиссерларга, җитәкчелеккә бәйле. "Без бердәм төркем булырга тиешбез. Бездә хәзер күбрәк яшьләр калды, алар консерватор түгел , алга китүебез аларга бәйле", ди ул.


"Алтын бишек" театрына сәхнә бирмәгәннәр

Кырымтатар музыкаль-драма академия театры мөдире Билял Биляловның август аенда вазифасыннан алынуына каршылык белдереп театрдан киткән артистлар исә "Алтын бишек" исемле яңа бәйсез театр булдырып спектакль әзерләгәннәр. Ләкин 8 декабрьдә Джанкой мәдәният йортында аның премьерасын күрсәтергә сәхнәне бирмәгәннәр. Мәдәният йорты спектакльне күрсәтергә риза булмаган. Моңа мәдәният министрлыгының ризалыгы һәм гастроль таныклыгы кирәк икән.

Билял Билялов
Билял Билялов

Яңа театрның җитәкчесе Билял Билялов бу хәлне басым һәм театрның эшен туктату өчен ясалган адым дип бәяләде. "Без министрлыкка кагылышы булмаган бәйсез театр. Бу – абсурд. Безне сәхнәгә җибәрмәү өчен төрле сәбәпләр табалар", диде Билялов.

Мәдәният министрлыгы исә Джанкой мәдәният йорты безнең карамакта, барлык чаралар безнең белән килешеп үткәрелә, үзен бәйсез дип танытучы театр министрлыкка гастроль таныклыгы алу өчен мөрәҗәгать итмәде, таныклык алу өчен безгә документларын тапшырсыннар, салымнарны һәм башка түләүләрне түләүне үз өсләренә алсыннар һәм эшләсеннәр дигән таләп куйган.

Мәдәният министрлыгында театрлар бүлеге җитәкчесе Ольга Привалова – Билял Биляловның хатыны, ләкин "Алтын бишек" театры премьерасына Джанкойда сәхнә бирмәү карары тагын да югарырак дәрәҗәдә чыгарылган булса кирәк.

XS
SM
MD
LG