Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Украинадагы сугышында кырымтатарлар ике яклап кырыла


Украин хәрбиләре Херсон тирәсендә Днепр ярында йөри, 2023 елның 15 октябре
Украин хәрбиләре Херсон тирәсендә Днепр ярында йөри, 2023 елның 15 октябре

Путин режимы Украинага каршы башлаган сугышта кырымтатарлар ике якта да сугыша. Кырымнан мобилизациягә әләгеп киткәннәре — Русия ягында, аннексиядән соң Кырымнан китәргә мәҗбүр булганнары — Украина ягында сугышып һәлак була. Нәтиҗәдә, бу сугыш бар кырымтатар халкына зур зыян сала.

Кырымның Акмәчет (Черноморское) районының ике авыл мәктәбендә Украинадагы сугышта һәләк булган Эмиль Казаков һәм Расим Девлетов хөрмәтенә истәлек такталары ачылды. Җирле халык әйтүенчә, бу районнан барлыгы 23 кырымтатар егете мобилизацияләнеп сугышка киткән.

Чарада район башлыгы Наталья Пискарева, хәрби комиссариат вәкилләре, мәктәп укытучылары, укучылар, мәрһүмнәрнең туганнары, имам катнашкан.

Эмиль Казаков 1986 елның 10 ноябрендә туган, Доңузлав (Красноярское) авыл урта мәктәбен, Акмәчет автотранспорт техникумын тәмамлап техник-механик квалификациясен алган. 2020 елда Мәскәү финанс-юридик академиясен тәмамлап юрист булган.

Евпатория шәһәренең эчке эшләр идәрәсендә җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә хезмәт иткән, полиция лейтенанты. 2022 елның 24 июненнән диңгез пехотасының 810нчы бригадасында хезмәт иткән. 2023 елның 11 июлендә окопка снаряд төшеп һәләк булган. Контракт нигезендә хезмәт иткән. Аны фронтның беренче сызыгына куйганнар ди авылдашлары.

Чарада катнашкан әтисе Шевкет Казаков: "Минем өчен аның сугышка китүе шок булды. Бер көн эштән кайткач, әти, шулай кирәк, дип китте" диде. Социаль челтерләрдә Эмиль Казаковның язмалары хәзер күренми.

Тагын бер истәлек тактасы Акмәчет районы Кызыл Чоңрав (Красная поляна) авылы мәктәбендә "махсус хәрби операциядә" һәләк булган Расим Девлетов хөрмәтенә ачылды.

Расим Девлетов 1988 елгы. 2023 елның 29 мартыннан Русия кораллы көчләренең күзләү батальонында хезмәт иткән. 18 июльдә һәлак булган. Аның хатыны, өч баласы калган. Сугышка үз теләге белән киткән дигән мәгъүлүмат бар.

Чарада катнашкан әнисе Лейла ханым: "Әйе, ул һәркем өчен каһармандыр, ләкин минем өчен бала иде, шулай булып калачак та. Мин улымны югалттым, ул мәрхәмәтле, ярдәмчел иде", диде.

Һәләк булучылар Батырлык өчен орденнар белән бүләкләнгән.

Шул ук районның Татар Чагъалтай (Далёкое) авылыннан тагын бер кырымтатар егете — Редван Османов һәләк булган. Бу хакта районның мөселман дини оешмасы вәкиле сөйләде. Редванның әти-әнисе вафат, апа-сеңелләре генә бар. Аның истәлегәнә дә такта куярга җыеналар, диде ул.

"Безнең районнан иң күп — 23 кырымтатар егете мобилизициягә алынды. Военкомат безгә бу мәгълүматны бирми, без моны авылларда халык арасында йөргән, догалар үткәргән имамнарыбыз аша беләбез", диде ул.

Бу районның Кара Аджы (Оленевка) авылында һәләк булган дүрт хәрбинең уртак каберлегендә мемориал төзеләчәген район башлыгы әйткән.

Кырымнан мобилизацияең беренче дулкынында 300гә якын кырымтатар егете алынганын Кырым хакимиятләре белән хезмәттәшлек иткән Кырым мөселманнары мөфтие Эмирали Аблаев Акъярда мобилизацияләнгәннәрне озату чарасында сөйләгән иде.

2022 елның сентябрендә Русиядә мобилизация башлангач, оккупацияләнгән Кырымда дистәләрчә мең кешенең мобилизацияләнгәне турында Украина президентының Кырым Автономияле Республикасындагы вәкиле Тамила Ташева сөйләде. Ул Кырымнан ир-атларны мобилизацияләү турында статистиканың "ябык мәгълүмат" булуын ассызыклады. Без контракт һәм мобилизация нигезендә хәрби хезмәтне аерым карыйбыз ди ул. Аның сүзләренчә, 2014 елдан бирле Кырымнан 40 меңгә якын ир-ат мобилизацияләнгән.

Аннексияләнгән Кырымда Украинага каршы сугышта һәлак булган кимендә 605 Русия хәрбие җирләнгән, диде Ташева. Шуларның 460ы Украина ватандашы диелә. Шул ук вакытта, вәкиллектә билгеләп үтелгәнчә, үлүчеләр саны күбрәк булырга мөмкин, чөнки аларның шактый өлеше җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмый.

Ташева халыкара һуманитар нормалар нигезендә аннексияләнгән җирләрдән кешеләрне сугышка җибәрү хәрби җинаять санала ди.

Украина ягында сугышкан кырымтатарлар

2016 елда Украинада АТО (терорчылыкка каршы операциядә) катнашкан кырымтатарлар аннексияләнгән Кырымга кайту мөмкинлегеннән мәһрүм булу сәбәпле Украинада калып саклану министрлыгы төркемнәрендә, ихтыяри батальоннарда хезмәтен дәвам иткән. Аларга Кырымга кайту — 10 ел төрмә җазасына тиң.

Украинадагы "Ярдәм" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ильяс Алимов Украина хәрби бүлекләрендә хәзер 300гә якын кырымтатар хезмәт иткәнен, аларның Кырымдагы гаиләләре ФСБ хезмәтләре басымы астында яшәве хакында сөйләгән иде.

Украина ягында сугышкан кырымтатарлар арасында һәләк булганнары да бар.

Украинаның Купянски шәһәре янындагы хәрби бәреләшләрдә һәләк булган сержант Аблязис Усеинов белән 3 декабрьдә Киев өлкәсе Чайки авылында хушлаштылар. Ул 1984 елның 16 сентябрендә Казакъстанда җиде балалы сөргендәге кырымтатар гаиләсендә туган. 2014 елдан Украина ягында сугыша бышлый. Аның әтисе Аблямит әфәнде кырымтатар милли хәрәкәте вәкиле. 1990 елда Усеиновлар туган якларына Кырымга кайта һәм Керич шәһәрендә яши башлый.

2023 елның июнь аенда Бахмутта сугышкан Эдем Алиев һәләк булды. Аңа 20 яшь иде.

2022 елның сентябрь аенда Херсон өлкәсендә җәмәгать эшлеклесе Рустем Аблятифов һәләк була.

Украина саклану министрлыгы карамагында 2021 ел ахырында оештырылган "Кырым" исемле махсус бүлекчә дә Украина ягында сугыша. Аны 13 бала әтисе Иса Акаев җитәкли.

Шулай итеп, бу сугышта кырымтатар егетләре ике якта да кырыла. Русия ягында сугышкан кырымтатарларның күпчелеге сугышка мәҗбүри алынса, Украина ягында аларның күбрәк үз теләге бәлән сугышканы мәгълүм. Ничек кенә булмасын, бу сугыш кырымтатар халкының сан ягыннан үсеш потенциалына тискәре йогынты ясаганы күренә.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG