Accessibility links

Украина саклану министры вазифасына кырымтатар Рустем Умеров билгеләнде. Ни өчен Зеленский аны сайлаган?


Рустем Умеров
Рустем Умеров

6 сентябрь көнне Югары Рада Украинаның саклану министры итеп Рустем Умеровны билгеләде. Аның намзәтен хуплап 338 депутат тавыш бирде. Бу вазифага Зеленский ник кырымтатарны куярга булган, Кырымның үзендә бу хакта ни уйлыйлар? Азатлык шул хакта белгечләр фикерен туплады. 

41 яшьлек Рустем Умеров — Украина хөкүмәтендәге беренче мөселман, кырымтатар министры. Белеме белән икътисадчы. Саклану министрлыгы вазифасына хәрби өлкәдә тәҗрибәсе булмаган икътисадчының билгеләнүе күпләрдә сорау тудырды. Ләкин Русиядән аермалы буларак, Украинада сугыш барышы өчен илнең кораллы көчләренең баш хәрби җитәкчесе Валерий Залужный һәм Украина хәрби баш штабы җаваплы — саклану министрлыгы исә хәрби боерык бирү эшләрен башкармый, җитәкченең хәрби булуы да шарт түгел.

Умеров, беренче чиратта, бюджет бүленеше, дәүләт сатып алулары — Украина кораллы көчләрен тәэмин итү, хуҗалык белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш булачак.

Аның бу вазифага билгеләнүен Умеровның моңа кадәр Украина Дәүләт милке фондындагы эшен коррупцион низагларсыз, уңышлы алып баруы белән бәйлиләр.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров Азатлыкка әйтүенчә, Украина президенты Владимир Зеленский аны лаеклы намзәт дип тапкан.

Илми Умеров
Илми Умеров

"Хакимияттә Умеровны яхшы беләләр. Ул бер елдан артык Украинанның дәүләт милке фондында эшләде. Шул вакыт эчендә үзен оешкан һәм системлы җитәкче итеп күрсәтте. Министр вазифасын аңа Зеленский үзе тәкъдим итте.

Ул — чагыштырмача яшь кеше. Соңгы елларда Умеров кырымтатар милли хәрәкәтендә актив катнашты. Ул кырымтатарларның лидеры Мостафа Җәмилевнең киңәшчесе иде. Безнең барыбызның да кырымтатарларның киләчәге турында фикере бер. Бу — Украина составында кырымтатарларның милли-территориаль автономиясен булдыру. Әлеге фикер беркемдә дә каршылык, бәхәс тудырмый. Рөстәм Умеровның карашлары да шундый", ди ул.

Илми әфәнде сүзләренчә, Умеровка министр булырга тәкъдим ителгәч, Кырымда кырымтатарлар арасында күтәрелеш күзәтелә.

Русия хакимиятенә бәйле медиада Рөстәм Умеров турында пычрак мәгълүмат ату башланды

"Хәтта битараф булган кешеләр дә бу вакыйганы горурлык дип саный. Тарихта кырымтатарның хөкүмәт әгъзасы булганы юк иде. Русия хакимиятенә бәйле медиада Рөстәм Умеров турында пычрак мәгълүмат ату башланды. Янәсе, Украина хакимиятендә кырымтатарлар ишәйгән. Мин беренче тапкыр кырымтатарның хөкүмәт әгъзасы — министр булуын әйтәсем килә. Бу дәрәҗәгә әле беркем күтәрелгәне булмады.

Зеленский аңлы рәвештә кырымтатарны билгеләп куйды. Ул кырымтатар халкы һәм Кырым мәсьәләсендә чигенеш ясау мөмкин булмаячагын аңлый. Саклану министры кырымтатар икән, димәк, Украина һич кенә дә Кырымнан баш тарта алмаячак.

Русия белән Украина арасында элекке сөйләшүләр вакытында Русия "Кырым мәсьәләсен күтәрмибез, ул — безнеке" дип әйтә иде. Хәзер бу мәсьәлә җитди куелачак. Монда символик мәгънә дә бар: бу сугышта Украина җиңү яулаячак дип ышанам һәм Русиянең капитуляциясен нәкъ менә кырымтатар кабул итеп алачак", диде Илми Умеров.

Саклану министры вазифасына Умеров тәкъдим ителгәч үк, аннексияләнгән Кырымга Русия тарафыннан куелган җитәкчелек шундук тәнкыйть фикерләрен яңгырата башлады.

Кырым дәүләт шурасы рәисе Владимир Константинов элекке саклану министры Алексей Резниковның эшеннән җибәрелүен Украин гаскәрләренең контрһөҗүме уңышсыз булуын күрсәтә дип әйтте.

"Умеровны мин бөтенләй белмим... Зеленский белән хәзер намуссыз кешеләр генә хезмәттәшлек итәргә ризалаша ала", дип китерә аның сүзләрен "Новости" агентлыгы.

Кырымтатар мәҗлесе вәкиле булган, әмма Кырым басып алынганнан соң Мәскәү ягына авышкан, 2014-2017 елларда Кырым милләтләр эшләре рәисе вазифасын башкарган Заур Смирнов шул ук агентлыкка Умеровны "төрек оппозиционеры Фәтхулла Гүләннең рухи тарафдары һәм АКШ махсус хезмәтләренең марионеткасы" дип атады.

Сәясәт белгече Владимир Фесенко "Настоящее время"га әйтүенчә, Умеровның кырымтатар булуы да, Дәүләт милке фондында үзен яхшы менеджер буларак танытуы да яңа вазифага билгеләнгәндә истә тотылган.

"Умеров — абруйлы шәхес. Ул Дәүләт милке фондында эшләгәндә, үзен яхшы менеджер, администратор булуын исбатлаган дип ишеттем. Ә бу гади фонд түгел, ришвәтчелеккә кереп бату да ихтимал. Умеровка кадәр эшләгән кеше белән проблемнар чыкты — җинаять эше ачылды. Бу яктан Умеров — җәнҗаллар, низаглар тудырмаган кешеләрнең берсе. Шуңа ул саклану министры вазифасына — бик тә туры килгән намзәт", диде Фесенко.

Белгеч әйтүенчә, Умеров өчен бу сәяси баскычтан күтәрелү һәм ул аны яхшы аңлый.

"Президент такымының да, Умеровның да ихтыяҗлары туры килде, ул хәзер үзе өчен югары дәрәҗәгә ирешә алуын аңлый. Күрәсең, амбицияле кеше, һәм аның өчен бу сәяси күтәрелеш", ди Фесенко.

Белгеч әйтүенчә, Умеров өчен бу — сәяси баскычтан күтәрелү, һәм ул аны яхшы аңлый.

"Президент такымының да, Умеровның да ихтыяҗлары туры килде, ул хәзер үзе өчен югары дәрәҗәгә ирешә алуын аңлый. Күрәсең, амбицияле кеше, һәм аның өчен бу — сәяси күтәрелеш", ди Фесенко.

  • Рустем Умеров төрек телендә иркен сөйләшә. 2022 елның 3 февралендә Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Киевка рәсми сәфәр белән килгәндә, Борисполь һава аланында каршы алучылар арасында Украина Югары Радасы депутаты Мостафа Җәмилев, Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров, Украина Югары Радасы депутатлары Ахтем Чийгоздән тыш Умеров та бар иде. Шунда алар белән очрашу да оештырылды, Кырым һәм кырымтатарлар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү стратегиясе хакында сөйләшенде. Украинада сугыш башлангач та, Төркия кырымтатарларны кабул итте, аларга яшәү рөхсәте кәгазьләрен алу мәсьәләсен җиңеләйтте.
  • Рустем Умеров — кырымтатар халкы лидеры Мустафа Җәмилев соңгы елларда үстереп килгән яшь кырымтатар кадрлары төркеме вәкилләренең берсе. Алар арасында Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева да бар. Бу төркемдә, шулай ук, Украинаның тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Эмине Джеппарова һәм башкалар бар.
  • Умеров 2019 елгы Парламент сайлауларында беренче тапкыр "Голос" ("Тавыш") фиркасеннән Украина Югары Радасының халык депутаты итеп сайлана. Радада эшләгәндә, башка хезмәттәшләре белән йөзгә якын канун өлгесен әзерли. Алар арасында "Кырымдагы асаба халыклар турында"гы канун да бар.
  • 2022 елның язында Украина ягыннан Русия белән солых килешүе турында сөйләшүчеләр төркеменә керә.
  • 2014 елдан бирле — Кырымның сәяси тоткыннары һәм хәрби әсирләре алмашу мәсьәләләрендә төп сөйләшүчеләрнең берсе. Аның сүзләренчә, ул бу юнәлешне Мәҗлес исеменнән алып бара.
  • 2022 елның сентябрендә Украинага 215 әсирне, шул исәптән "Азов" командирларын кайтарганда, ул бу алмашуга ярдәм итүчеләрнең берсе була.
  • 2022 елның сентябрендә Украина Дәүләт милке фондының яңа рәисе итеп билгеләнә. Быел җәй аның җитәкчелегендә Русия олигархларыннан алынган активларны хосусыйлаштыру башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG