Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Украина сөйләшүләренең икенче раунды төгәлләнде


Беларуста Украина һәм Русия делегацияләре очрашуы
Беларуста Украина һәм Русия делегацияләре очрашуы

Очрашу нәтиҗәләренә күрә, якын арада тыныч халыкны эвакуацияләү өчен һуманитар коридорлар оештырылачак. Тарафлар сөйләшүләрнең өченче раунды турында килешкән.

Беларусның Брест өлкәсендә Русия һәм Украина делегацияләре арасында сөйләшүләрнең икенче раунды узды.

Очрашу нәтиҗәләренә күрә, тарафлар якын арада тыныч халыкны эвакуацияләү өчен һуманитар коридорлар оештырырга килешкән, бу хакта Зеленский офисы башлыгының ярдәмчесе Михаил Подоляк белдерде.

Шул ук вакытта ул Украинаның очрашудан үзе исәп тоткан нәтиҗәләрне ала алмавын искәртте. Тарафлар сөйләшүләрнең өченче раунды турында килешкән.

Беловежскида очрашыр алдыннан, Киев кичекмәстән атышны туктатуны, солыхны һәм ачык һуманитар коридорларны үзенең өстенлекле бурычлары дип атаган иде.

Тыныч халыкны эвакуацияләргә кирәклеге турында кичә Русия президенты ярдәмчесе Владимир Мединский белдерде, ул Русия делегациясенә керә.

3 мартта Русия президенты Владимир Путин Франция президенты Эммануэль Макрон белән телефоннан сөйләшкәндә, махсус хәрби операциянең бурычлары Беловежскида сөйләшүләрнең нәтиҗәләренә дә карамастан, теләсә нинди очракта үтәләчәк, дип искәртте.

"Сөйләшүләрне сузу юлы белән вакыт отарга тырышу, бары тик сөйләшүләрдәге позициябездә Киевка карата өстәмә таләпләребез барлыкка килүгә генә китерәчәк", дип белдерделәр Кремльдә.

Телефон сөйләшүеннән соң Макрон, Путин бөтен Украинаны басып алырга ниятли һәм дөньяның ул куйган шартларны үтәвен көтә, дип фикер белдерде.

"Путин әйткәннәрнең берсе дә өметләндерерлек булмавын исәпкә алып, Республика президенты алга таба тагын да начаррак булыр дип көтә", дип белдерде Макрон хакимияте вәкиле.

Франция лидеры Русия президентын сивил халык арасында корбаннар булдырмаска һәм һуманитар ярдәм алуны тәэмин итәргә чакырды. Макрон ярдәмчесе сүзләренчә, Путин моны хуплавын белдергән, әмма үзенә бернинди бурычлар да алмаган.

Шул ук вакытта Русия президентының матбугат хезмәте белдерүенчә, Украинадан чит ил ватандашларын имин эвакуацияләүне тәэмин итүдә катнашырга Макронны Путин үзе өндәгән һәм бу мәсьәләдә ярдәм итәргә әзер булуын белдергән.

Мединскийдан тыш, Русиядән Беловежски урманындагы сөйләшүләрдә саклану министры урынбасары Александр Фомин һәм тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко, Русия думасының халыкара эшләр комитеты башлыгы Леонид Слуцкий һәм Русиянең Беларустагы илчесе Борис Грызлов катнашты.

Украина тарафыннан Беловежски сөйләшүләренә саклану министры Алексей Резников, президент офисы башлыгының киңәшчесе Михаил Подоляк, "Слуга народа" идарә итүче фиркасе фракциясе башлыгы Давид Арахамия, Донбасстагы җайга салу элемтә төркемендәге Украина делегациясе башлыгының урынбасары Андрей Костин, депутат Рөстәм Умеров һәм тышкы эшләр министры урынбасары Николай Точицкий килде.

Украина һәм Русия делегацияләренең беренче очрашуы Украина-Беларус чигендә, Припять елгасы ярында 28 февральдә узган иде. Шуннан соң тарафлар киңәшләшү өчен үз башкалаларына таралышты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG